Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Таркатмаска, сакларга!

Таркатмаска, сакларга!
15.03.2018 / 2018 – Гаилә елы

Таркатмаска, сакларга!Русиядә һәм Башкортстанда үткәрелүче дәүләт сәясәте шуңа юнәлтелгән.

Федераль дәүләт статистикасы хезмәте агымдагы елның гыйнварында теркәлгән никахлар һәм таркалган гаиләләр турындагы мәгълүмат белән бүлеште. Елның беренче аенда республикада 1319 яңа гаилә барлыкка килгән. Шул ук вакытта, гыйнварда 1305 пар аерылышкан...


­Чыннан да, аерылышу — кеше гомерендә була торган катлаулы, психологик яктан авыр вакыйга. Балаларны аерым тәрбияләү, туп­лаган милекне бүлү һәм башка проблемалар белән беррәттән,
бу — кешенең эчке дөньясы өчен дә зур сынау. Аерылышуга нинди сәбәпләр китерсә дә, кем генә гаеп­ле булса да, һәр ике якка да яңадан яшәргә өйрәнергә кирәк, ди бел­гечләр.
Шулай да гаиләне таркалудан коткарып булуын әйтә психологлар, әмма моның өчен ир дә, хатын да зур уртак көч салырга тиеш.
Беренчедән, һәр гаиләдә дә конфликтлар, катлаулы чорлар була. Әмма моңа һәрвакыт кире карашта булу дөрес түгел. Бер-берегезгә ка­рата ачу, яисә үпкә барлыкка кил­гән икән, димәк, мөнәсәбәт­лә­регез сезгә кадерле. Сез конфликт­ка карата фикерегезне белдерә­сез, аннан чыгу юлын эзлисез. Бу җәһәттән, психологлар гүзәл зат­ларга түбәндәгеләрне киңәш итә.
Хатын-кыз шәхес булып калганда гына иренә кызыклы. Өйдәге проблемаларга чумган гүзәл зат беркемдә дә соклану тудырмый. Аның үзенә, ниндидер шөгыльгә, дуслары белән аралашуга да вакыты калырга тиеш. “Үзегез турында онытмагыз, матур, сөйкемле шул ук вакытта яшәвегездән канә­гать була белегез”, — ди белгечләр.
Таркатмаска, сакларга!Элек-электән гаиләнең тыныч­лыгы, рухи ныклылыгы хатын-кыз иңендә булган. Аңа гаиләдә барлыкка килгән проблемаларны аңлау җиңелрәк, чөнки ул тоемлый белә, төрле шартларга тиз яраклаша. Өйдәге психологик торышны да ул тизрәк үзгәртә ала.
“Ир-егетләр, хатын-кызлар кебек, күп сөйләшми, әмма алар белән аралашуны өзәргә ярамый”, — ди психологлар. Көчле затлар ишарә ясауны да аңламый. Шуңа да алар ачыктан-ачык сөйләшүне хуплый. Үзегезнең үпкәләвегез, нәрсәдәндер куркуыгыз турында да аларга әйтергә кирәк. Проблемаларны уртага салып сөйләш­кәндә генә аннан чыгу юлын табарга була. Бер-берегезне бүлдер­ми, киресенчә, аңларга, ишетергә өйрәнгән очракта сөйләшүләр нәтиҗәле булачак.
Әрләшүдән котыла алмыйсыз икән, моны мотлак икәү генә бул­ганда башкарыгыз, ди белгечләр. Әти-әниләр, туганнар, дуслар алдында тавыш куптару проблеманы хәл итүгә булышлык итми, киресен­чә, кешенең берникадәр дәрәҗәсен төшерә. Аеруча балалар алдында әрләшү тыела. Сабый әти-әнисе ара­сындагы конфликтта һәрвакыт үзен гаепли һәм ничек тә аларны татулаштырырга тырышачак.
Ә бу — ныгып җитмәгән бала психикасы өчен зур сынау. Ир белән хатын арасында булган ачулар тиз арада онытылачак, ә бала аны гомере буена хәтерендә йөртергә мөмкин.
Таркалу алдындагы гаиләне саклап калу өчен, психологлар ир-егетләргә берничә киңәш бирә.
Беренчедән, игътибар һәм кайгыртучанлык һәр хатын-кызга кирәк. Гүзәл затның күп вакытын һәм кө­чен балалар тәрбияләү, өй эшләрен башкару, аш-су әзерләү ала. Көн саен башкарылган бу эшләр, га­дәт­тә, ир-егет күзенә ташланмый. Әгәр дә йорт мәшәкать­ләренең берникадәрен үз иңнәре­гезгә алсагыз, хатыныгызның сезгә багышланган вакыты артачак.
Икенчедән, гаиләнең матди ягын тәэмин итү, башлыча, көчле затлар иңендә. Әмма көнкүреш эшләренә тулысынча бирелмәгез. Һәр ир-егетнең хатынының күңелен тулысынча биләп аласы килә. Бу җәһәттән сәбәпсез бүләк ителгән гөлләмә, аңа әйтелгән назлы сүзләр һәрвакыт арагызны җылытып торыр.
Тормышта нинди генә авырлыклар барлыкка килсә дә, хатыныгыз һәрвакыт беренче урында булырга тиеш. Шушы авырлыкларны җиңәр­гә дә ул беренчеләрдән булып яр­дәмгә килә бит. Әгәр дә аның белән каядыр барырга, нәрсәдер эшләргә уйлагансыз икән, эш, туганнар, дусларны икенче планга күчереп тору урынлы булыр. Гүзәл зат ничек кенә гаиләсен саклап калырга тырышса да, әгәр дә ул үзенең кирәк­леген, кадерле булуын тоймый икән, аның бу өлкәдә салган көче юкка булачак.
Чыннан да, беренче карашка гади генә булып тоелган бу ки­ңәш­ләрнең асылына никадәр зур мәгънә салынган. Әйе, гаилә тормышындагы ир белән хатын роле дә көн саен җиренә җиткереп үтәүне таләп итә. Әмма барыннан да өстен күргән балаларыбызга үз әти-әнисеннән дә кадерле кеше юк. Алар тулы гаиләдә генә тиешле тәрбия алып, чын шәхес булып үсә ала.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Фаҗигаләр булмаска тиеш!
Сегодня, 12:54 :: Көнүзәк
Фаҗигаләр булмаска тиеш!
Дүрт көн эчендә - миллион ярым штраф!
Сегодня, 12:49 :: Яңалыклар
Дүрт көн эчендә - миллион ярым штраф!
Сегодня, 12:43 :: Көнүзәк
"Җәй үтәчәк, көз җитәчәк!"
Хезмәт хакы бурычлары - 594 миллион сум!
Сегодня, 12:40 :: Яңалыклар
Хезмәт хакы бурычлары - 594 миллион сум!
33 сәгать... таганда атынган
Сегодня, 12:25 :: Кызыклы яңалыклар
33 сәгать... таганда атынган
Аерылам, дигәч, хөкемгә тарттырган...
Сегодня, 10:47 :: Җәмгыять
Аерылам, дигәч, хөкемгә тарттырган...
Харап бит, чын булса!
Сегодня, 09:56 :: Тормыш
Харап бит, чын булса!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»