Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Буыннарны берләштерүче бәйрәм

Буыннарны берләштерүче бәйрәм
26.03.2018 / 2018 – Гаилә елы

Буыннарны берләштерүче бәйрәм Узган шимбәдә Дүртөйле районы Мәдәният сараенда “Яшь гаилә” бәйгесенең район финалы гөрләде. Биредә иртән-иртүк бала-чаганың шат авазлары, күңелле көйләр яңгырый иде. Өч катлы Мәдәният сараеның берсеннән-берсе күркәмрәк залларында кызыклы ярышлар, викториналар оештырылган иде.


Һәр пунктта балалар әти-әниләре белән бергәләп теге яки бу биремне башкарырга тиеш. Ә Мәдәният сараеның иркен, якты спорт залында һәр гаиләгә үзенең спорт белән никадәр дус булуын йөгереп, озынлыкка, биеклеккә сикереп, туп уйнап, аркан тартышып дәлилләргә туры килде.
Бәйгенең икенче өлешендә гаиләләр хөкемдарларны һәм тамашачыларны үзләре белән якыннанрак таныштырды. “Визит карточкасы” дип аталган биремдә чара геройлары үзләренең һөнәрләре, тормыш-көнкүреше, мавыгулары, гаиләләренең матур йолалары хакында бәян итте, моңлы итеп җырлады, тыпырдатып биеде. Финалга чыккан ун гаиләнең һәрберсе соклануга лаек иде.
Гала-концертта бәйге җиңүчеләренең исемнәре билгеле булды. Быел районның иң матур яшь гаиләсе дип Хәсәнбәковлар танылды.
- Былтыр “Яшь гаилә” район бәйгесендә өченче урын алган идек, үз өстебездә эшләү бушка китмәгән, быел Гран-прига ия булдык, - дип шатлыгын уртаклаштылар Ирек һәм Розалия.
Гран-придан тыш, янә беренче, икенче, өченче урыннар билгеләнде. Беренче урын - өч бала тәрбияләүче, Дүртөйле район Мәдәният сараенда хезмәт салучы Миләүшә һәм Денис Әбдрәшитовларда. Икенче урын – шулай ук өч бала үстерүче Әсән авылы вәкилләре Фируза һәм Наил Садретдиновларда. Өченче урынны ике уллы Галия һәм Алмаз Ибраһимовлар алды.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 21:14 :: Җәмгыять
"Роддом сатам! Кем ала?"
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?
Вчера, 20:26 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?
207 пассажир һәм экипаж исән
Вчера, 19:11 :: Җәмгыять
207 пассажир һәм экипаж исән




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»