Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Йөрәкләр бергә типсен, Гомерләр матур үтсен!

Йөрәкләр бергә типсен, Гомерләр матур үтсен!
30.03.2018 / 2018 – Гаилә елы

Йөрәкләр бергә типсен, Гомерләр матур үтсен!Дүртөйле районында “Гаилә учагы” конкурсы кысаларында “Яшь гаилә” бәйгесе үтте.

Нурлы язның иң ямьле вакыйгалары­ның берсе булган “Яшь гаилә” бәйгесе башта авыл биләмәләрендә уза, аннары район күләмендә оештырыла. Район бәй­гесендә җиңү яулаган гаилә бөтен республика алдында туган төбәгенең данын яклап чыгыш ясый. Әлеге күркәм чара анда катнашучыларга да, тамашачыларга да онытылмас якты тәэссоратлар бүләк итә.

Узган шимбәдә Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы һәм Дүртөйле районы хакимияте ярдәме белән Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте тарафыннан оештырылган “Яшь гаилә” бәйгесе Дүртөйле районы Мәдәният сараенда гөрләде.


Биредә иртән-иртүк бала-чаганың шат авазлары, күңелле көйләр яңгырый иде. Өч катлы мәдәният сараеның берсеннән-берсе күркәмрәк залларының барысы да диярлек бу көнне бәйгечеләр карамагына тапшырылган, аларда кызыклы ярышлар, викториналар оештырылган иде. Һәр пунктта балалар әти-әниләре белән бергәләп теге яки бу биремне башкарырга тиеш. Урыс, татар, башкорт халык әкиятләре геройлары, мультфильм персонажлары, табыш­маклар, мәкаль-әйтемнәр өлкәсендәге белем­нәрен күрсәтү белән бергә, бәйгечеләр биш минут эчендә җиләк-җимешләрдән табын өчен матур композиция эшләүдә, әйтелгән темага рәсем төшерүдә, туган як тарихындагы истәлекле даталарны барлауда көч сынашты. Ә Мәдәният сараеның иркен, якты спорт залында һәр гаиләгә үзенең спорт белән никадәр дус булуын йөгереп, озынлыкка, биеклеккә сикереп, туп уйнап, аркан тартышып дәлилләргә туры килде.
Бәйгенең икенче өлешендә, төштән соң, гаи­ләләр хөкемдар­ларны һәм тамашачыларны үзләре белән якыннанрак таныштырды. “Визит карточкасы” дип аталган биремдә чара герой­лары үзләренең һөнәрләре, тормыш-көнкүреше, мавыгулары, гаиләләренең матур йолалары хакында бәян итте, моңлы итеп җырлады, тыпырдатып биеде. Финалга чыккан ун гаиләнең һәрберсе соклануга лаек иде. Чагу, шул ук вакытта тыйнак сәхнә киемнәре, зәвыклы чыгышлар иң таләпчән тамашачының да күңеленә хуш килерлек булды.
Йөрәкләр бергә типсен, Гомерләр матур үтсен!— Мин дә, тормыш юлдашым Лиана да сәхнәгә, биюгә мөкиббән­без. — Нәкъ менә сәхнә безне таныштырды, кавыштырды, — ди жирәбә буенча гаиләсенә беренче булып чыгыш ясау бәхете елмайган Ринат Байморатов. — Җиде яшьлек кызыбыз Әмирә дә, өч яше тулган улыбыз Әмирхан да безнең сукмактан атларга охшаган: алар да биергә, җырларга ярата.
Байморатовларның татулыгы, бердәмлеге шуннан да күренде: яшь гаиләгә бәйгедә рухи көч биреп торыр өчен залга бихисап туганнары, дуслары, ике якның да әти-әнисе җыелган иде. Яраткан апасы һәм җизнәсенә ярдәм итәр өчен Октябрьский музыка көллиятендә белем алучы, бихисап җыр бәйгеләре җиңүчесе Ленар Шәй­мөхәммәтов та килеп җиткән. Аның башкаруындагы моңлы җыр Байморатовлар чыгышының бәсен тагын да күтәреп җибәрде.
Шунысы күңелгә аеруча хуш килде: бәйгечеләр татар-башкорт халыкларының гасырлардан-гасырларга күчеп килүче гүзәл йолаларын, матур гореф-гадәт­ләрен дә пропагандаларга, аларның үз гаилә тормыш-көнкүрешендә ничек чагылыш табуын күрсәтергә онытмады. Бу җәһәттән Галия һәм Алмаз Ибраһи­мовларны телгә аласы килә. Чыгышларының зур символик мәгънәгә ия атрибуты булган гаилә сандыгында ир белән хатын­ның бер-берсенә булган җылы хис-тойгылары, балаларга карата чиксез сөю, өлкән буын вәкилләренә ихтирам, ярдәмчеллек, киң күңел­лелек, инсафлылык кебек гүзәл сыйфатлар саклана, дип, мавыктыргыч бәян итте алар. Гаилә башлыгы Алмаз өздереп баянда уйнады, гаилә әгъза­лары бергәләп җырлады. Ибраһимовлар икесе дә Дүртөйле шәһәренең Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәгендә хезмәт сала, димәк, алар яшь буынны тәрбияләү эшенең алгы сызыгында.
Күккуян авыл Советы биләмә­сеннән килгән Гөлсара һәм Вадим Вайметовлар да, Чишмә авылы Советы данын яклаган Лилия һәм Раушат Кашаповлар да саф татар телендә матур итеп сөйләшүләре, ихласлыклары белән күңел түренә үтеп керде. Әсән авылы вәкил­ләре Фируза һәм Наил Садретди­новларның вальсы, ут бөрчәсе кебек өч малай тәрбияләүче Юлия һәм Самат Байгускаров­ларның (алар Суккул авыл Советы билә­мәсе һәм Дүртөйле электр һәм җылылык челтәрләре предприятиесе исеменнән чыгыш ясады) дәртле бию композициясе көчле алкышларга күмелде.
Һөнәрләре буенча икесе дә нефтьче булган Розалия һәм Ирек Хәсәнбәков­ларны районда үткәре­лүче һәр мәдәни чарада, һәр спорт ярышында диярлек күреп була. Җиде яшьлек кызлары Энҗе һәм ике яшьлек уллары Арслан да үзләрен сәхнәдә иркен, кыю тота. Хәсәнбәковларның барысы да каратэ белән шөгыль­ләнә, ә гаилә башлыгы спортның бу өлкәсендә зур уңышларга ирешкән.
Кичен бәйгечеләрнең җыр-биюләреннән төзелгән гала-концертка халык дәррәү җыелды. Тамашачылар арасында мәртә­бәле кунаклар: Дәүләт думасы депутаты Зөһрә Рәхмәтуллина, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөх­тәрияте” Советы рәисе Римма Үтәшева, Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Милана Скоробогатова, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов һәм башка шәхесләр бар иде. Алар тәбрикләү чыгышларында җәмгыятебезнең нигезен ныклы, тату гаиләләр тәшкил итүе, дәүләт сәясә­тендә дә әлеге юнәлешкә зур игътибар бүленүе һәм киләчәктә дә бүле­нергә тиешлеге турында сөйләде, Дүртөйле районы хаки­миятенә гаилә инсти­тутының абруен күтәрү өстендә һәрдаим эшләгәне өчен рәхмәт белдерде.
Гала-концертта бәйге җиңүче­ләренең исемнәре билгеле булды. Быел районның иң матур яшь гаиләсе дип Хәсәнбәковлар танылды.
— Былтыр “Яшь гаилә” район бәйгесендә өченче урын алган идек, үз өстебездә эшләү бушка китмәгән, быел Гран-прига ия булдык, — диделәр Ирек һәм Розалия.
Гран-придан тыш, янә беренче, икенче, өченче урыннар билге­ләнде. Беренче урын — өч бала тәрбияләүче, район Мә­дәният сараенда хезмәт салучы Миләүшә һәм Денис Әбдрәшитовларда, икенче урын – шулай ук өч бала үстерүче Әсән авылы вәкилләре Фируза һәм Наил Садретдиновларда. Өченче урынга ике уллы Галия һәм Алмаз Ибраһимовлар лаек булды.
Бәйгедә катнашучы гаиләләрнең берсе дә бүләксез калмады, ә җиңү­челәргә, истәлекле бүләк­ләр белән беррәттән, гаилә казнасын тулыландырырга саллы гына конвертлар да тапшырылды.

Миләүшә ЛАТЫЙПОВА.
Дүртөйле районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Казаннарга барам әле...
Вчера, 15:05 :: Җәмгыять
Казаннарга барам әле...
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!
Вчера, 14:48 :: Җәмгыять
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»