Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Уфа “Нур” татар дәүләт театрында – яңа проект!

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында – яңа проект!
09.04.2018 / 2018 – Гаилә елы

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында – яңа проект!
Быелгы ел Башкортстанда “Гаилә елы” дип игълан ителде. Шуның кысаларында Уфа “Нур” татар дәүләт театры “BabyNur” проектын башлап җибәрде. Аның төп максаты – Уфада яшәүче татар гаиләләрендә милли мохитне, халкыбызның традицияләрен саклау, ата-ана һәм балалар арасында бәйләнешләрне ныгыту.


Уфа “Нур” татар дәүләт театрында – яңа проект!


8 апрельдә театр фойесында проектны ачу тантанасы үтте. Кичәне “Нур” театры артисткасы Ленария Хаҗиева алып барды. Чарага килүчеләрнең күпчелеге Уфа мәктәпләрендә белем алучы татар балалары иде. Алар, нигездә, урыс телле булганлыктан, кичә ике телдә алып барылды. Уфаның 2нче Татар якшәмбе мәктәбе балаларының “Ләйсән” бию төркеме, “Тере чишмәләр” фольклор ансамбленең чыгышлары алкышларга күмелде.

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында – яңа проект!


Фойеда балалар өчен берничә мастер-класс эшләде. Кемнәрдер рәсем төшерү серләренә төшенде, икенчеләр кул астындагы гади генә әйберләрдән төрле сыннар, җиһазлар ясарга өйрәнде. Шунда ук балаларның кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде.

Вакытлы матбугат чаралары да бәйрәмнән читтә калмады. “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләре, “Әллүки”, “Тулпар” журналлары балаларны үзләре белән таныштырды.

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында – яңа проект!


Ахырда өлкәннәр һәм балалар бергәләшеп Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” әсәре буенча куелган спектакльне карады.

Киләчәктә әлеге проектның географиясе тагын да киңәер дип көтелә.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сез бүген дә сафта!
Сегодня, 17:55 :: Яңалыклар
Сез бүген дә сафта!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Сегодня, 16:11 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Калдыклар да файдага ярарлык
Сегодня, 14:15 :: Яңалыклар
Калдыклар да файдага ярарлык
Бирешмә, Сибай!
Вчера, 21:44 :: Җәмгыять
Бирешмә, Сибай!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»