Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кул эшләрендә - гаилә кыйммәтләре

Кул эшләрендә - гаилә кыйммәтләре
19.04.2018 / 2018 – Гаилә елы

Кул эшләрендә -  гаилә кыйммәтләре Декоратив-гамәли сәнгать – мәңгелек саф, изгелек чишмәсе ул. Ул кешенең сәнгатькә бул­ган тәэссоратларын үстерә, күңелен баета. Декоратив сәнгать белән очрашкан кеше яхшылык турында уйлый башлый, хыял диңгезенә чума, үз куллары белән дә матурлык тудырырга омтыла.

Күптән түгел Гаилә елына багышланган “Кул эшләре планетасы” республика конкурсына йомгак ясалды. Анда республиканың һөнәри белем алучы яшьләре катнашты. Чараны оештыру максаты – талантлы яшьләргә ярдәм итү, гаилә, мәдәният сәнгатьнең кыйммәтен арттыру, кул эшләрен үстерүне пропагандалау, Башкортстанда яшәүче халыкларның тарихи һәм милли традицияләрен тергезү.
Конкурста 24 уку йортыннан килгән 170 эш катнашты. 70тән артык экспонатны “Ата-бабаларыбыз традицияләре һәм яңа гасыр” номинациясе берләштерде. Беренче урынны яулаган Нефтекама нефть колледжы студенты Айзат Галиев киездән тартмачык эшләгән иде. Жюри әгъзалары эшнең кызыклы уйланылышына һәм пөхтә башкарылганлыгына игътибар итте. Салават шәһәренең механика-төзелеш колледжы студенты Кристина Сисенбаева да беренчелекне яулады. Ул теккән ир-егетләр һәм хатын-кызлар күлмәгендә милли үзенчәлекләргә басым ясалган иде.
Уфаның дәүләт технология һәм дизайн колледжы укучысы Вероника Федорова бу бәйгедә икенче урынга лаек булды. Ул эшләгән матрешкаларда, халык традицияләре белән беррәттән, заманча алымнар чагылуы сокландырды.
“Милли курчак календаре” композициясе белән Ишембайдан Анастасия Андреева һәм Кристина Ядренникова өченче урынга чыктылар. Алар, елның һәр фасылына багышлап, курчаклар һәм алар өчен киемнәр теккән иде. Шулай ук, бу номинациягә караучы кәгазь тартмачыклар, кәрзиннәр, сувенирлар күп булу жюри әгъзаларының игътибарын җәлеп итте.
“Курчаклар һәм уенчыклар парады” номинациясендә катнашучылар, тәү чиратта, эшләренең яңача башкарылышына, аның сыйфатына игътибар итәргә тиеш иде. Яшь осталар тукымалар, киез, кәгазь, хәтта мунчаладан курчакларга киемнәр теккән. Туган якның матурлыгына, гүзәллегенә багышланган эшләрне дә жюри әгъзалары югары бәяләде. Аларның һәркайсында Туган илгә мәхәббәт, хөрмәт, аның тарихы чагыла иде.
Конкурста катнашучыларны тәбрикләргә Укучы яшьләр республика мәдәният үзәге директоры Владимир Аристархов, республиканың Мәгариф министрлыгының баш белгеч-эксперты Альмира Крылова килгәннәр иде. Алар да бу чараның яшьләргә никадәр файдалы, гореф-гадәтләребезне саклауның әһәмияте турында әйтте.
Конкурста җиңүчеләргә дипломнар, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Рәмилә Ситдыйкова.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Фаҗигаләр булмаска тиеш!
Сегодня, 12:54 :: Көнүзәк
Фаҗигаләр булмаска тиеш!
Дүрт көн эчендә - миллион ярым штраф!
Сегодня, 12:49 :: Яңалыклар
Дүрт көн эчендә - миллион ярым штраф!
Сегодня, 12:43 :: Көнүзәк
"Җәй үтәчәк, көз җитәчәк!"
Хезмәт хакы бурычлары - 594 миллион сум!
Сегодня, 12:40 :: Яңалыклар
Хезмәт хакы бурычлары - 594 миллион сум!
33 сәгать... таганда атынган
Сегодня, 12:25 :: Кызыклы яңалыклар
33 сәгать... таганда атынган
Аерылам, дигәч, хөкемгә тарттырган...
Сегодня, 10:47 :: Җәмгыять
Аерылам, дигәч, хөкемгә тарттырган...
Харап бит, чын булса!
Сегодня, 09:56 :: Тормыш
Харап бит, чын булса!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»