“Нур” театрында – яңа проект!
19.04.2018 / 2018 – Гаилә елы

8 апрельдә театр фойесында проектны ачу тантанасы үтте. Кичәне “Нур” театры артисты Ленария Хаҗиева алып барды. Чарага килүчеләрнең күпчелеге Уфа мәктәпләрендә белем алучы татар балалары иде. Алар, нигездә, урыс телле булганлыктан, кичә ике телдә алып барылды. Уфаның 2нче Татар якшәмбе мәктәбе балаларының “Ләйсән” бию төркеме, “Тере чишмәләр” фольклор ансамбленең чыгышлары алкышларга күмелде.
Фойеда балалар өчен берничә осталык дәресе үтте. Кемнәрдер рәсем төшерү серләренә төшенде, икенчеләр кул астындагы гади генә әйберләрдән төрле сыннар, җиһазлар ясарга өйрәнде. Шунда ук балаларның кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылган иде.
Вакытлы матбугат чаралары да бәйрәмнән читтә калмады. “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләре, “Әллүки”, “Тулпар” журналлары балаларны үзләре белән таныштырды. Ахырда өлкәннәр һәм балалар бергәләшеп Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” әсәре буенча куелган спектакльне карадылар.
Киләчәктә әлеге проектның географиясе тагын да киңәер дип көтелә.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Новости русской версии сайта

15.02.2019 :: Экономика

Яңа номер
Безгә кушылыгыз
Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Игътибар итегез
Рубрикалар
Материаллар архивы
- Февраль 2019 (462)
Январь 2019 (999)
Декабрь 2018 (993)
Ноябрь 2018 (934)
Октябрь 2018 (865)
Сентябрь 2018 (705)

«Республика Башкортостан»