Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Туймазыда гаилә белән җырлыйлар да, уйныйлар да

Туймазыда гаилә белән җырлыйлар да, уйныйлар да
13.06.2018 / 2018 – Гаилә елы

Туймазыда гаилә белән җырлыйлар да, уйныйлар даРайонда яшәүче 12 гаилә “Гаилә ансамбле” бәйгесендә катнашты.

Беренче дәрәҗә лауреат исеменә Райман авылы мәдәният йорты исеменнән чыгыш ясаган Әбсәләмовлар гаиләсе лаек булды. Курайчы Рәмзин Рәфкать улы ике улы һәм бер кызы белән башкорт көйләреннән попурри башкарды. Әбсәләмовларның гаилә ансамбле курай, кубыз, барабан, дунгур, шөлдер кебек уен коралларын яңгыратты.


Илчембәт мәдәният йортын тәкъдим иткән Регина һәм Раил Исламовлар, шулай ук, беренче дәрәҗә лауреат булды.
Гран-прины Ярмөхәммәт авылыннан Әхмәтҗановлар гаиләсе яулады. Вәкилә һәм Ингел Әхмәтҗановлар мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә 40 елдан артык хезмәт сала. Аларның гаилә коруына да шулкадәр вакыт үткән.
Бәйгедә Әхмәтҗановлар Вәкилә Дилмөхәммәт кызы сүзләренә кызы Гөлназ Белголова көй язган “Гаилә бәхете” дигән җырны башкарды. Гаилә башлыгы Ингел Габдрахман улы – мандолинада, оныклары Динислам белән Гөлия баянда уйнады, 3 яшьлек Алия кашык кагып торды.

Резеда НУРТДИНОВА.
Туймазы районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 21:37 :: Социаль өлкә
"Чүп-чар ул керемле!"




Новости русской версии сайта



Яңа номер

48 (25352) от 25 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»