Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Гаилә – җылы учак

Гаилә – җылы учак
03.07.2018 / 2018 – Гаилә елы

Гаилә –  җылы учакУфа “Нур” татар дәүләт театрында “Ихлас сүз” бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы узды.

Республикада игълан ителгән Гаилә елына багышланган бәйгене Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы ярдәме белән “Гаилә кыйммәтләре – изгелек, мәхәббәт һәм акыл чыганагы” дип аталган программа кысаларында Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе оештырды.


Республика Башлыгы Хакимияте иҗтимагый-сәяси үсеш идарәсенең милли сәясәтне гамәлгә ашыру советнигы Гөлчәчәк Мөхәммәтҗәнова, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтәшева, Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатова, Халыклар дуслыгы йорты директоры Азат Ибрагимов һәм башкалар бәйрәмнең абруйлы кунаклары булды.
Жюри “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләрендә, “Тулпар”, “Әллүки” журналларында гаилә кыйммәтләрен саклау, аталар һәм аналар мәсьәләләре, бәхетле балачак темаларына багышлап язылган илледән артык мәкаләне тикшерде. Җиңү­челәр дип 15 журналист табылды. Рәдиф Фаткуллин, Миләүшә Латыйпова, Зөһрә Исламова, Венера Мәҗи­това, Гөлия Гәрәева, Лира Гәрәева, Гөлнара Гыйлемханова язмалары “Бер гаилә тарихы” номинация­сендә иң яхшылары дип табылды. “Буыннар бәйлә­неше – вакыт бәй­ләнеше” номинация­сендә – Фәрит Фаткуллин белән Галимә Вәлиуллина, “Бә­хетле балачак” номина­ция­сендә – Зөлфия Фәтхет­динова, Юлия Төхбәтуллина, “Гаилә һәм җәмгыять” номинация­сендә – Руфина Таҗиева, “Гаилә: проблема һәм перс­пектива” номинация­сендә – Зәйфә Салихова, Резеда Фәттахова, Язгөл Сафина җиңү яуладылар. Җиңүчеләргә дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.

Гаилә –  җылы учакГаилә –  җылы учак


Бәйрәм кичәсен популяр артистлар Эльмир Газизуллин белән Гөлназ Биктимерова алып барды. Башкортстанның халык артисты Рәсимә Гайфуллина, Альберт Шәйхетдинов Н. Асанбаев пьесасы буенча куелган “Су юлы” спектак­леннән өзек күрсәтте.
Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе шулай ук ел башыннан Борай, Дүртөйле, Бәләбәй районнарында “Гаилә учагы” бәйгеләре оештырган иде. Бу кичне аларда җиңү яулаган гаиләләр чыгышы да ямь өстенә ямь булды. Шулай ук Уфа сәнгать училищесы студентлары, яшь җырчылар Кадрия Исламова белән Азат Кадый­ровның чыгышлары да килгән кунак­ларның күңе­ленә хуш килде.
Гаилә – җылы учак ул. Уча­гында утыны янамы, димәк, ул гаилә тату, дус, бердәм. Һәммәбезгә гаи­ләсе шифалы ял бирсен. Әби-бабай, әти-әни киләчәк буынга – сабыйларга үрнәк, ә без өлкәннәргә ихтирамлы мөнәсәбәттә булыйк. 

Зөһрә Галиева.

Динар Кәлимуллин фотолары.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сез бүген дә сафта!
Сегодня, 17:55 :: Яңалыклар
Сез бүген дә сафта!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Сегодня, 16:11 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Калдыклар да файдага ярарлык
Сегодня, 14:15 :: Яңалыклар
Калдыклар да файдага ярарлык
Бирешмә, Сибай!
Вчера, 21:44 :: Җәмгыять
Бирешмә, Сибай!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»