Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Хыялларыгыз һәрвакыт чынга ашсын!

Хыялларыгыз һәрвакыт чынга ашсын!
12.07.2018 / 2018 – Гаилә елы

Хыялларыгыз  һәрвакыт чынга ашсын!Балтач районында яшәүче Галләмовлар тормышның һәр мизгеленә куанып яши.

Бүгенге яшьләр тизрәк карьера эшләргә, йортлы булырга тырышып, өйләнешергә ашыкмый, дисәләр дә, арада тиз арада дөнья корып, йортларын бала тавышына күмүчеләр дә аз түгел. Шундыйларның берсе – Балтач районының Көмьязы авылында яшәүче Галләмовлар гаиләсе.


Фәрит 1988 елда Көмьязы авылында туып үскән. Ә Светлана Янактай авылы кызы. Яшьләр кич клубка чыккач танышкан. 2010 елда гаилә корганнар. Бүген инде Галләмовлар 7 яшьлек Ридальне, 6 яшьлек Ризатны һәм 2 яшьлек Фларисны тәрбияли. Яшь кенә булуларына карамастан, 3 малайга гомер биргән бу гаилә, чыннан да, тормышка зур максатлар куеп яши.
– Әлеге вакытта картәтием салган йортта яшибез. Берничә буын тәрбия­ләнгән бу җирне ташлыйсы килми, шуңа да яңа йортның нигезен монда салдык. Озакламый төзелешне дәвам итәчәкбез, – дип шатлыгы белән бүлешә гаилә башлыгы.
Гаилә ел ярым элек кенә торак шартларын яхшырту өчен субсидия алырга чиратка баскан булган. Күптән түгел бәхет аларга да елмайган. 1 миллион 200 мең сумнан күбрәк акча төзелешнең бик зур өлешен тәмам­ларга җитәчәк, ди алар.
Чыннан да, Хөкүмәтнең мондый ярдәме күп гаиләләргә алыштыргысыз. Яңа гына тормыш корган, балалар тудырган яшьләргә өй төзисе дә, дөнья кирәк-яракларын туплыйсы да, балаларны барьяклап тәэмин итәсе дә бар.
Фәрит бүген Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эшли. Нинди генә эш йөкләтсәләр дә, җиренә җиткереп башкарырга тырышам, ди ул. Чыннан да, авыл хуҗалыгында эшче куллар артык түгел. Фәрит тә ферма мөдире дә бул­ган, тракторчы да, башка эшләр дә башкара.
– Уңыш җыю вакытында күп вакыт басуда үтә. Әлбәттә, 3 кечкенә бала белән Светланага җиңел түгел. Әмма аның тормышка аек карашы, һәрвакыт миңа ярдәмче булуы ышаныч бирә, - ди ул.
Светлана үзе дә “Усманов. И.” хуҗалыгында савучы булып эшли.
– Балаларны тәрбияләүдә әниләр һәрвакыт ярдәм итә. Алар безгә ныклы терәк. Әлбәттә, балаларны иркен йортта тәрбиялисе килә. Шушы субсидия бүленәчәген белгәч, яңа сулыш алып, алга тагын да зуррак максатлар куеп яши башладык, – ди хуҗабикә.
Чыннан да, кечкенә куанычны зур итеп шатлана белгән Галләмовларга күпләр соклана. Бүген алар шушы дәүләт ярдәмен алуларына бик сөенә. Яшьләрнең киләчәктә кыз алып кайтырга хыялланулары да тормышка ашар, дигән теләктә калабыз.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Вчера, 15:39 :: Мәгариф
"Соңгы кыңгырау" 25 майда була
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?
Вчера, 12:50 :: Сәламәтлек саклау
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»