Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Тәвә кошлары асрарга хыялланам!”

“Тәвә кошлары асрарга хыялланам!”
02.08.2018 / 2018 – Гаилә елы

“Тәвә кошлары асрарга хыялланам!”Бәхетсезлеккә тарыган Фаил Зарипов бәхетен гаиләсендә таба.

Халыкта “Безне сындыра алмаган нәрсә безне көчлерәк итә” дигән әйтем бар. Әйе, тормыш авырлыкларына очрап, югалып калганнар, яшәүнең тәмен югалтучылар да аз түгел. Әмма бәхетсезлеккә тарыганнар арасында тагын да тырышыбрак яшәргә омтылучылар да күп.


Уфа районының Нөрле авылында яшәүче Фаил Зарипов яшәгән йорт күркәмлеге, матурлыгы белән игътибарны әллә кайдан җәлеп итеп тора. Өй алдында үскән агач-куаклар, тезелеп киткән яшелчә, чәчәкләр түтәлләре, ихатадагы кош-корт, сарайдагы мал-туар – болар барысы да Фаил абый һәм аның хатыны Миләүшә апаның дөньясы. Мондый гүзәллекне күргәч, биредә яшәүчеләрнең булдыклылыгынна сокланасың.
Фаил абый 1947 елның 1 гыйнварында шушы авылда туып-үскән. 10нчы сыйныфны тәмамлагач, Уфадагы нефть-химия училищесына укырга керә. Аннары армиягә алына, хәрби десант гаскәрләрендә хезмәт итә ул. Ил алдындагы бурычын намус белән үтәп кайтканнан соң, гомер буе водитель булып эшли Фаил абый. Берникадәр Себер якларында да яшәргә туры килә Зариповлар гаиләсенә. Шунда бәхетсезлеккә тарый да инде ул. Үзе һәм тагын ике дусты белән машинада барганда авариягә очрый. Сигез тапкыр әйләнгәннән соң исән калуына әле дә гаҗәпләнә Фаил абый.
– Тугыз ай Мәскәү дәваханәләрендә үлем белән көрәштем. Авырлыклар белән булса да, бу хәлне җиңеп чыга алдым, кызганычка каршы, кулларым гарип калды. Машина белән әйләнгәч, бик озак чатлама суыкта җәяү кайтырга туры килде. Шул вакытта мин – кулларымны, иптәшем аякларын туңдырды. Ә өченчебезнең, кызганычка каршы, гомере дә шул сәбәпле өзелде, – дип искә ала ул коточкыч көнне Фаил абый.
Бу хәлләрдән соң аңа операцияләр кичерергә туры килә. Яшь ир-егетнең әле балалар тәрбиялисе, бик күп хыялларны чын итәсе бар. Сәламәт кешегә дә боларны тормышка ашыру кыенлыклар тудыра. Ә яшь гаилә башлыгы ул чакта ниләр кичергәнен үзе генә аңлыйдыр. Шулай итеп, тормышка гашыйк, ут чәчрәтеп торган актив ир-егеткә тормышка яңадан яраклашырга туры килә.
Чит җирдә берникадәр яшәгәннән соң, 1987 елда Зариповлар Нөрлегә әйләнеп кайта.
– Кайда гына яшәсәң дә, туган як үзенә тарта бит ул. Минем дә туган авылыма, туып-үскән җиргә кайтасым килде, – ди ул.
Бүген Зариповларның күркәмлеге, зәвыклыгы белән әллә кайдан аерылып торган өе урынында кайчандыр басу булган. Өйгә нигез салу да берникадәр авырлык китерә аларга, чөнки бу җирләр сазлы була. Тырыш, бердәм гаилә, күрше-күләннәр белән берләшеп, бирегә агачлар утырта, җирне эшкәртә.
Әйткәндәй, Фаил абыйның хатыны да уңганлыгы белән тирә-якта билгеле. Кушнаренко районының Әсән авылы кызын кунакка баргач очрата Фаил абый. Бер ел очрашып йөргәннән соң, 1971 елда туй үткәрә яшьләр. Озакламый бер-бер артлы ике уллары туа. Илшат белән Ришат икесе дә Башкортстан дәүләт авиация техник университетын тәмамлаган. Бүген инде икесе дә гаиләле, балалар тәрбиялиләр. Икесенең дә җитәкче вазыйфасын башкаруына да гаҗәпләнәсе түгел, чөнки Фаил абый аларны гадел, таләпчән булырга өйрәтеп үстергән.
– Бер улым төрле якларга командировкаларга йөреп эшли, икенчесе Кырымда яши. Билгеле, анда татар телендә сөйләшүчеләр аз. Әмма кайда гына яшәсәк тә, туган телебезне онытырга тиеш түгелбез. Улларым да сүзләренә урысча кыстыра башласа, шунда ук искәрмә ясыйм. Ә кайбер чакта: “Татар-урыс сүзлеге сатып алыгыз, булмаса”, – дип шаяртам, – дип көлә гаилә башлыгы.
Чыннан да, Фаил абыйның тормышка гашыйк булып, инде өлкәнәеп баруына карамастан, актив тормыш алып баруына сокланмый мөмкин түгел. Ихатадагы берничә машинасы артык гаҗәпләндерү тудырмаса да, бүген сәламәт кеше абзарында да сирәк очраган ат, чыннан да, сораулар тудырды.
– Безнең халык элек-электән ат асраган. Гореф-гадәтләребезне сакларга тиешбез. Кышкылыкка печәнне дә үзебез хәзерлибез. Кош-кортларга азык та җитәрлек тупланды. Киләчәктә тәвә кошлары алырга хыялланам. Аны асрау да кыенлык тудырмас, дип уйлыйм, чөнки бүген җитеш тормышта яшисе килгән кешегә барлык мөмкинлекләр дә бар, – ди ул.
Фаил абый “тимер ат” яратучы да булып чыкты. Машинасы белән ел саен илнең төрле почмакларында була ул. Сочида, Тулада, Мәскәүдә һәм башка җирләрдә яшәүчеләрнең көнкүреше, гореф-гадәтләре кызыксындыра аны. Бүген исә үз машинасында Кырымга бару теләге белән яна ул.
“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, диләр. Бу әйтем нәкъ Фаил абыйга карап әйтелгән кебек. Югарыда телгә алынган шөгыльләрдән тыш, ул оста бильярдчы да әле. Тренер булып эшләгән әңгәмәдәшем үзе дә зур җиңүләр яулаган, илнең төрле почмакларында үткән ярышларда катнашкан. 1996 елда әлеге спорт төре буенча “Русия чемпионы” исеменә лаек булган.
– Шундый хуҗалыкны тотар өчен күп көч түгәргә кирәк. Сезгә бу җиңел түгелдер, – дип сорыйм.
– Мине күбрәк башка нәрсәләр борчый. Нөрле авылында дәүләт дәваханәсе ябылды, авыруларга Уфага барып йөрергә кирәк. Биредә бала-чагалар, өлкән яшьтәгеләр күп. Аларга шәһәргә йөрү кыенлыклар тудыра.
Шул ук вакытта урманнарыбызның, яланнарыбызның чүп-чар белән тулы булуы тынгы бирми. Халык та мәдәниятле булса, бу проблемага җитәкчеләр дә күбрәк игътибар бирсә, яхшы булыр иде. Без яшәгән төбәкнең табигате искиткеч. Ә без аны шундый хәлгә китерәбез, – ди ул.
Үз хәленә яраклашып, актив тормыш алып баручы Фаил абыйның киләчәк өчен борчылуы соклануга лаек. Үз-үзенә бикләнеп, урында ятучы инвалидлар да юк түгел арабызда. Әлбәттә, андыйларга яшәү күпкә авыррак. Әмма язмышы белән килешеп, ул куйган сынауларга баш ими, киресенчә, башкалар өчен дә борчылып яшәүче Фаил абый хатынына да бик рәхмәтле.
– Әлбәттә, янымда Миләүшә булмаса, мондый нәтиҗәләргә ирешә алмас идем. Янымда таянырлык кеше барлыгын һәрвакыт тоеп яшәдем. Балаларыбызны лаеклы итеп үстердек, дип уйлыйм. Чыннан да, ныклы гаилә, янәшәдә ышанычлы кеше булганда гына барлык авырлыкларны җиңәргә була, – ди ул, җәмәгатенә сөю тулы карашын юнәлтеп.
Тормыш, чыннан да, бик үзенчәлекле. Берәүгә язмыш бәхетне, байлыкны өеп бирә, икенчегә бер-бер артлы авырлыклар яудыра. Ә кеше аны төрлечә кабул итә. Бәхетен танымый яшәүчеләр дә бар, авырлыкларда сыналганнар да җитәрлек. Ничек кенә булмасын, шул сынауларга бирешмәскә кирәк.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Вчера, 15:39 :: Мәгариф
"Соңгы кыңгырау" 25 майда була
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?
Вчера, 12:50 :: Сәламәтлек саклау
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»