Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Өлкән яшьтәге әти-әниләребезне онытмыйк!

Өлкән яшьтәге әти-әниләребезне онытмыйк!
02.08.2018 / 2018 – Гаилә елы

Өлкән яшьтәге  әти-әниләребезне онытмыйк!Буыннар бәйләнешен саклап калу өчен бер-беребезгә игътибарлы булу зарур.

Без еш кына буыннар бәйләнеше турында сөйләргә яратабыз. Бер йортта берничә буын кешесенең тату яшәвен үрнәк итеп куябыз. Ата-аналарның балалары, оныклары белән даими аралашып яшәве һичшиксез, матур күренеш. Әмма гаиләдәге һәркем мондый тормыштан канәгатьме? Яшь буынга советлар чорында тәрбияләнгән кешеләрнең яшәү рәвешенә ияләшү җиңелме?


Яшь гаиләнең ата-аналары белән бер өйдә яшәве еш күзәтелә. Монда яшьләрнең үз йортлары булмау гына сәбәп түгел. Фатирларын башка кешегә яшәргә биреп, үзләре әти-әниләре янына кайтучылар, яисә, киресенчә, сәламәт әниләрен үзләре янына алып китүчеләр дә аз түгел. Сер түгел, бүген яшь хатын-кызлар да ирләре кебек үк карьера эшләргә, җитеш тормышта яшәргә тырыша. Шуңа да гаиләдә тәрбияләнүче сабыйны калдырырга урын булмый. Күпләргә балалар бакчасында урын сабыйга 3 яшь тулгач кына була. Инде сабый бакчага йөри башлагач та авырып, яшь ата-ананы борчуга сала. Шул вакытта өлкән әти-әниләр ярдәмгә килә дә инде.
Әмма бергә яшәүнең икенче атнасында ук аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Өлкән яшьтәге ата-ана тыныч картлыгында яшәү урынына тиктормас оныгын тәрбияләргә мәҗбүр, ә яшь ир белән хатын үзләрен өлкәннәр тарафыннан даими контрольдә дип хис итә. Берникадәр вакыттан соң өлкән яшьтәге әниләрнең мондый ярдәмен вакытлыча итеп түгел, ә шулай тиеш кебек кабул итә башлый яшь гаилә. Ә балага үз әти-әнисенең тәрбиясен берни дә алыштыра алмый. Өлкәннәр үз мәшәкатьләренә чорналып, тыныч картлыкларын каршы алу урынына яшьләр ритмы белән яшәргә мәҗбүр була.
Бүгенге яшь гаиләләр өлкәннәрнекеннән күпкә аерыла. Хәзерге яшьләрнең тормышы заманча технологияләр белән тыгыз бәйле. Аларның үзара аралашу стиле башка. Гомумән, алар тормышны башка төрле күрә. Әлбәттә, өлкәннәргә аларны аңлау кыен. Балаларның тормышын аңларга тырышу, аларны элеккечә кирәгеннән тыш курчалау – болар барысы да көтелмәгән конфликт китереп чыгара.
Өлкән яшьтәге ата-аналар белән бергә яшәүнең тагын бер сәбәбе – аларның авыруы. Өлкән, авыру кешенең балалары белән яшәве шулай ук ике як өчен дә авыр. Алар һәрвакыт тәрбия таләп итә, шул рәвешле балалар үз тормышларын җайга сала алмый. Алар һәрвакыт өйдә булырга мәҗбүр.
– Өлкән кешенең кулыннан эш китсә, ул шәхес буларак та акрынлап юкка чыга. Шул рәвешле ул үзен тәрбияләгән кешеләргә мөнәсәбәтен үзгәртә. Ул элекке кебек тулы тормыш белән яши алмый, шуңа да аның үз-үзен тотышы сабыйныкын хәтерләтә. Монда тагын бер үзенчәлеккә игътибар итәргә кирәк: ничә генә яшьтә булсак та, ата-ана исән чакта без үзебезне бала итеп тоябыз. Ә өлкән кешенең “сабыйга әверелүе” рольләрнең алышынуын таләп итә. Моны ике як та җиңел генә кабул итә алмый, – ди психологлар.
Яшерен түгел, арада дистә еллар авыру ата-анасын тәрбияләп, үз тормышын җайга сала алмаучылар да бар. Бер яклап карасаң, ата-аналар безне үз канаты астында үстергән. Без аларга гомер буе бурычлы. Әмма һәркем тулы тормыш белән яшәргә хаклы. Балалык рәхмәте хакы өчен генә яшәү дөресме икән?..
Социологлар тикшеренүе буенча, бүген илдә 30 миллион өлкән кеше яши. Шуның 1,5 миллионы 75 яшьтән дә олырак. Һәр өченче өлкән кеше үз-үзен тәрбияләү өчен кыенлыклар кичерүе турында белдерә. Ә 80 яшьтән өстәгеләрнең күбесе психологик авырулардан интегә.
Бездәге картлар йортларының күбесе – социаль учреждениеләр. Аларны финанслау кирәкле дәрәҗәдә башкарылмый. Шуңа да картлар йорты биналарының авария хәлендә булуы, анда яшәүчеләргә уңайлыклар тиешенчә тудырылмавына гаҗәпләнәсе түгел. Соңгы вакытта илнең кайбер зур шәһәрләрендә хосусый картлар йортлары төзелә башлады. Алар Көнбатыш илләрендәге картлар пансионатыннан һич тә калышмый. Әмма безнең җәмгыять, балаларың булып, картлар йортында яшәүчеләрне аңламый... Балалы өлкән кеше, берүзе җәфаланып яшәсә дә, дәүләт органнарына мөрәҗәгать итми. Яшьләрнең күбесе шулай ук балалары, гаиләсе, карьерасы турында онытса оныта, әмма әти-әнисен дәүләт кулына тапшырмый.
Әйе, бу четерекле мәсьәләне тиз генә хәл итеп булмый. Чөнки ул ниндидер тормыш вакыйгаларына гына бәйле түгел, ә кешенең әхлакый сыйфатларына, холкына, тормышка карашына барып тоташа. Ничек кенә булмасын, ата-аналар да, балалар да бер-берсенә түзем булган, бер-берсен аңлаган очракта гына конфликтлардан котылып була. Шуңа да бер-беребезгә игътибарны кызганырга тиеш түгелбез.

Өлкән яшьтәге әти-әниләр белән ничек аралашырга?


1. Игътибарыгызны арттырыгыз! Бәйрәм саен телефоннан шалтыратып котлау гына аларга җитми. Ешрак яннарында булырга, күбрәк аралашырга тырышыгыз. Гомерләренең санаулы гына калуын, кайчандыр шау-шу килеп уйнаган балаларының бүген үз гаиләсе булуын һәм анда аларның чит кеше икәнлекләрен алар яхшы аңлый. Шунлыктан, аларның юктан гына күңеле кителә, юктан гына ачуланалар.
2. Бер-берегезгә ирек бирегез. Безнең халыкта “Ерактагы кояш ныграк җылыта” дигән әйтем бар. Әгәр бер түбә астында яшисез икән, алар сезне элекке кебек үк тәрбияләргә тырышачак. Әлбәттә, үз гаиләсе булган кешегә бу ошамый. Шуңа да еш аралашсагыз да, бер-берегезгә артык бәйләнмәгез.
3. Өлкәннәрнең сезгә әле дә кирәк булуын күрсәтегез. Ата-аналарны барлык мәшәкатьтән азат итеп, аларның тормышын тулысынча контрольгә алу дөрес түгел. Әгәр бергә яшисез икән, атнаның бер көнендә алар ашарга әзерләсен яисә оныкларның өй эшен тикшерүне аларга йөкләтегез. Алар үзләренең сезгә кирәк булуын аңларга тиеш.
4. Бианай белән әрләшмәгез! Ирегезне тәрбияләгән кеше улы янында идеал хатын-кызны күрергә тели. Әлбәттә, камиллеккә һәркемнең үз карашы. Ничек кенә булмасын, ирегезнең әнисе – сезгә ят кеше. Әгәр дә сез туганнарыгыз белән ачуланышасыз икән, туганлык хисе барыбер сезне дуслаштырачак. Ә бианай белән бер ачуланышып, гомер буе аралашмаска да мөмкинсез. Бу сезнең гаилә тормышыгызга, балаларыгызга да уңай тәэсир итмәячәк.
5. Киңәшләшегез! Яшьләргә өлкәннәр белән аралашу, чыннан да, кыенлыклар тудыра. Алар бүтән чорда тәрбияләнгән, башка принциплар белән яши. Әгәр дә аралашырга тема тапмыйсыз икән, киңәшләшегез! Хәтта үзегез белгән нәрсәне алардан сорау да артык булмас. Алар шулай үзләренең сезгә кирәк булуын аңлаячак.
6. Уңайлыклар тудырыгыз. Безнең өчен өй – эштән кайтып, ял итү урыны. Ә өлкәннәр үз йортларына бик тыгыз бәйләнгән. Алар яшәгән урыннарын ташлап китә алмый. Шуңа да биредә чисталык кына түгел, уңайлы, өй эче матур булырга тиеш. Әгәр ата-аналарыгызның өендә уңайлы атмосфера булдырасыз икән, алар моны үзләрен тәрбияләү кебек кабул итәчәк.
7. Өлкәннәрне яратыгыз! Өлкән яшьтәге әти-әниләрне үзегезчә тәрбияләргә тырышмагыз. Бу беркайчан да уңай нәтиҗәләргә китерми. Алар сезгә тәрбия биргән, һәм бу тәрбия үз балаларыгызга да җитәчәк. Шуннан да кыйммәтрәк нәрсә бар? Шуңа да аларга рәхмәтле була белегез, аларны яратыгыз!






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Вчера, 15:39 :: Мәгариф
"Соңгы кыңгырау" 25 майда була
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?
Вчера, 12:50 :: Сәламәтлек саклау
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»