Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Алтмыш елга сузылган сөю

Алтмыш елга сузылган сөю
07.08.2018 / 2018 – Гаилә елы

Алтмыш елга сузылган сөюВахитовлар аны гомер буе кадерләп саклаган.

Заман кырыс, аның усал җилләре нечкә җирдән өзә. Иң якты өметләр, саф хисләр белән төзелгән гаиләләрнең таркалуы аеруча аяныч. Ничек туктатырга ил буенча елдан-ел киңрәк таралган бу “кизү чирен”... Шушы җәһәттән өлкән буын тәҗрибәсенә күз салыйк.


Уфа шәһәрендә яшәүче Мө­сәвәмә һәм Мирсат Вахитовлар икесе дә “чакматашлар” – тумышлары белән Чакмагыш районыннан. Моннан алтмыш ел элек аларның туе кыз ягында, Аблай авылында бер атнага сузыла. Яңа Биккенә авылыннан килгән кодаларны шулай сыйлыйлар монда.
Яшьләр Уфада төпләнә. Авыр хезмәттән йөз чөермиләр, батырып эшлиләр дә, матур итеп ял да итәләр. “Син – гармунчы, мин – җырчы”, – дип, алар турында да җырлыйлардыр. Ул замандагы бик хөрмәтле “табын караучы”лар, хәзерге тамадалар була алар. Туганнар, дусларның бер тантанасы да алардан башка үтми. Карап торырлык матур пар араларына ятлар кертми, сөю хисләрен күз карасы кебек саклый.
Ә инде ул хисләр җимешләнә башлагач, аларны көенечләр көтеп тора – бер кызлары сырхау туа. Аны шунда ук дәваханәдә калдырырга дигән тәкъдимне алар бер­авыздан кирек кага. 3-4 яшьлек бала аңы булган кызлары 30 елдан артык яши. Әлбәттә, тәрбияләү, яшәтергә тырышу булмаса, аның гомере күпкә кыскарак булыр иде. Оҗмах кошы булып күкләргә ашкан бу җан, бәлки, ата-анасына шундый озын, тигез гомер телидер дә...
Мирсат ага гомер буе водитель булып эшли, 85 яшенә кадәр юллар гизә, үз гомерендә бер генә юл һәлакәтенә дә тарымый. Бүген инде ул “штурвал”ны кызы Лилиягә ышанып тапшырган.
Лилия Вахитова – ике республикада да билгеле композитор, автор-башкаручы, республикада, башка өлкәләрдә билгеле “Тургай”, “Сәләт” проектларының авторы һәм тормышка ашыручыларының берсе. Төс-кыяфәте белән әнисенә бик охшаган.
– Холык-фигылем – әтинеке, – ди ул. – Ул – артыгы белән ихлас, дуслыкта тугры кеше. Үз ышанычын акламаган кеше белән араларны кискен өзә дә, башкача аның ягына борылып та карамый. “Гармун җене” дә миңа аннан бирел­гәндер, димен.
Хезмәт, сөю, кешеләргә изгелек кылу... Шушы сыйфатларны маяк, юлдаш итеп бара Вахитовлар. Аларның уртак тормыш юлы алтмыш елга сузылган. Сөюләренең гәүһәр таҗын кигән бу соклангыч парга тагын гомер бир, Ходам! Тигез, тыныч, бәрәкәтле гомер бир!

Резида ВӘЛИТОВА.
(Фото гаилә архивыннан).






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сез бүген дә сафта!
Сегодня, 17:55 :: Яңалыклар
Сез бүген дә сафта!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Сегодня, 16:11 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Калдыклар да файдага ярарлык
Сегодня, 14:15 :: Яңалыклар
Калдыклар да файдага ярарлык
Бирешмә, Сибай!
Вчера, 21:44 :: Җәмгыять
Бирешмә, Сибай!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»