Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Синең ярың, дип, фәрештәләр пышылдады...”

“Синең ярың, дип, фәрештәләр пышылдады...”
17.08.2018 / 2018 – Гаилә елы

“Синең ярың, дип, фәрештәләр пышылдады...”Стәрлетамак шәһәреннән Суфия һәм Наил Гомәровлар 60 ел кулга-кул тотынышып яши.

Стәрлетамакның иң өлкән һәм иң матур парларының берсе алар. Тәүге карашка гади генә булып тоелган гаилә бәхетендә күмпе сынаулар, балкышлар һәм, әлбәттә, табышлар да чагыла.


– Без волейбол уйный идек. Каршыда торган өйдән бер туганын җитәкләгән, икенчесен күтәргән кыз чыгып килә. Шундый чибәр һәм булдыклы зат шунда ук күңелемә ятты. Әйтерсең дә, колагыма фәрештәләр: “Ул синең ярың, гомерлек юлдашың”, – дип пышылдады. Шул көннән без аралаша башладык, – дип хәтерли Наил абый туган авылы Карагоштан Стәрлебашка укырга барып, кәләшле булганын.
Бу очрашуга күп тә үтми, егет солдатка алына һәм өч ел буена ике гашыйк җанны тик сагыну хатлары гына тоташтырып тора. Хәрби хезмәтен тәмамлагач, мәхәббәт тәүге сынауны үткәч, матур гаилә тарихы башлана. Гомәровларның – кызлары, уллары туа, аннан соң берничә елдан Ходай төпчек кыз бүләк итә. Сәламәтлек, озын гомер һәм бәхет-тәүфыйк теләп, әти-әни балаларына Лилия, Фәнил һәм Әлфия дигән матур исемнәр сайлый.
Гомәровлар икесе дә Стәрлетамакның синтетик каучук заводында зарарлы цехта эшли. Шуңа күрә хаклы ялга да иртә чыгалар. Наил Насыйр улына хезмәт урынында, партия әгъзасы буларак, йөкләмәләр биреп торалар. Совет чорында КПССның шәһәр комитеты бюросы әгъзасы, өлкә комитеты конференциясендә делегат була. Хезмәттә чыныккан Наил абый хаклы ялга чыккач, өйдә түзеп ятамы соң? Җәмәгать эшләрендә кайный, заводта берничә ел аппаратчы йөген тарта, предприятие бакчачылары оешмасын җитәкли, хәтта дәүләт иминлеге органнарында төнге каравылчы булып хезмәт итә.
Алар икесе дә хөрмәт казанган кешеләр. Төрле бүләкләргә ия булганнар. Гаилә башлыгы өчен “Нефть һәм химия сәнәгате отличнигы” исеме, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены аеруча кыйммәт.
“Синең ярың, дип, фәрештәләр пышылдады...”Наил Гомәровның дәү­ләт иминлеге органында эшләве дә зур мәгънәгә ия. Тәүге карашка әллә ни мәшәкатьле булмаган бу эштә Мәскәү белән төнге бәйләнешләр, кыйммәтле һәм серле документлар өчен җаваплылык бар бит әле! Бу җәһәттән күпмедер дәрәҗәдә аның балачак хыялы тормышка ашкан, дияргә дә буладыр. Чөнки ул малай чагында хәрби булырга хыяллана һәм, мәктәпне тәмамлагач, институтка бара. Тик, бә­хетсезлеккә каршы, аның документларын уку йортына алмыйлар. Сәбәбе – әтисенең Бөек Ватан сугышында әсирлектә булуы. Ә аның әтисе сугышка кадәр авыл балаларын укыта, парторг була. Сугышның иң хәлиткеч чорында, куркыныч алышларда катнаша. Тик дошманга әсирлеккә эләгүе аркасында үзе дә, гаиләсе дә шик астына алына.
– Башта “Хәбәрсез югалды” дигән кәгазь килде, аннан соң үлеме турында хәбәр иттеләр, – дип хәтер җебен сүтә Наил абый.
– Әмма, берничә ел үткәч, әти кайтып төш­мәсенме! Бу вакытта без сеңлем белән әнидән ятим калып, аның сеңлесе карамагында яши идек. Әткәй белән күрешкән мәлне һич онытасы түгел...
Суфия Гомәрова – күпбалалы гаиләдән. 5 малай арасындагы 3 бөртек кызның берсе ул. Күмәк бала, сугыштан соңгы авыр заман... Нинди михнәтләр аша үтәргә туры килгәнен ул үзе генә белә.
– Әткәй белән әнкәй илне тергезә. Без, үзебез дә өлкәннәр җылысына мохтаҗ балалар, кечерәк­ләрне карыйбыз. Ач булсак та, энекәш, сеңелкәшләрне ашатырга тиеш идек, – дип күз яшьләрен сөртеп ала Суфия Газиз кызы.
Наил абый белән Суфия апа ятимлекне, ачлык-ялангачлыкны үз җилкәләрендә татып үскәннәр. Шуңа күрә дә алар ул-кызларына тормыш кадерен кече яшьтән үк сеңдерә.
Гомәровлар гаиләсендә хез­мәткә карата хөрмәт тә изге төшенчә буларак ныклы урын алган.
– Эш – кешенең юлдашы, ул ашата да, киендерә дә, – ди Суфия апа белән Наил абый бертавыштан. Бу хакыйкатьне балалары да үзләштергән: бер кызлары танылган табиб, икенчесе – музыка укытучысы, уллары җаваплы вазыйфада – сәнәгать предприя­тиясендә җитәкче урынбасары.
– Тормышта төрле хәлләр була, – ди Суфия апа. – Ачуланышып та куясың, үпкәләшәсең дә, әмма шундый чакта арытаба мөнәсә­бәтләрне бозмаска кирәк, бабай ут булса, мин су кебек, аның кызулыгын сүндерә дә куя идем, – ди ул.
Ут, су... Гаилә учагының алтмыш елга якын дөрләп януының сере шундадыр. Алдагы көннәрдә дә дөрләсен ул!

Рамил МАНСУРОВ.
Стәрлетамак шәһәре.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Вчера, 15:39 :: Мәгариф
"Соңгы кыңгырау" 25 майда була
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?
Вчера, 12:50 :: Сәламәтлек саклау
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»