Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Яраланган аккошны пары калдырып китми. Кешеләр дә шулаймы?

Яраланган аккошны пары калдырып китми. Кешеләр дә шулаймы?
17.08.2018 / 2018 – Гаилә елы

Яраланган аккошны пары калдырып китми. Кешеләр дә шулаймы?Борай районында яшәүче Фәнзил Бакиров 37 ел сырхау хатынын тәрбияли.

Дөрзия апа белән алар 1968 елда таныша. Яңа гына югары белем алган егетне авылга эшкә юллыйлар, кыз исә монда эш башлаган була инде.


Беренче караштан мәхәббәт була ул. Танышканның өченче көнендә алар бергә булырга дигән карарга киләләр. Гомер буе күтәреп йөртергә, үлгәнче бергә булырга дип ант сулары эчмиләр, әмма тормышта нәкъ шулай килеп чыга. Дөрзия апаны 32 яшендә генә авыр чир урынга ега. Япь-яшь ир өч баласы, чирле хатынының бердәнбер терәге булып кала. Авыл тормышы - бакчасы, мал-туары бар... Барлык мәшәкатьне дә күтәрә Фәнзил абый.

Беркем белән дә чагыштырасы килми аны, чын ир-егетнең күләгәсенә дә тап төшерәсе килми. Әмма шуны әйтеп китмичә булмый, әгәр гаиләдә чирле бала туса, сау-сәламәт хатыннарны ташлап киткән ирләр илдә 85 проценттан артык диләр.

Бүген Бакировлар гаиләсе парлы тормышта җайлы гына яшәп яталар. Йортта күз карашын иркәли торган пөхтәлек, тәрәзә төпләрендә, ишек алдында гөлләр чәчәк ата, бакчада җиләк-җимеш уңган. Балалар кайтып тора, көн дә шалтыратып хәл белә. Барысы да - Фәнзил абый тырышлыгы. Ә үзе бу хакта беләсезме ни ди ул?

- Безнең тормышта барысы Дөрзиям акылы белән эшләнә, мин аның аяклары гына!

Кырык елга якын урында яткан сырхау хатынның дәрәҗәсе шундый югары, аңа булган сөю шундый кайнар монда.

...Күптән түгел Кандракүлдә аккошлар гаиләсендә әнкә кош яраланган әткә кошны каравы, моның өчен бала чыгарган күлдән очып килеп йөрүе турында язган идек. Бәхеткә, кош сәламәтләнде, гаилә җылы якка бергә очып китәчәк. "Их, кешеләр арасында да шундый мөнәсәбәтләр турында да язарга иде", - дигән идек. Менә бит, сукырның теләгәне ике күз, дигәннәре дөрестер! Күпләрнең күңел күзләре дә ачылып китәр, борын төбендәгесен генә түгел, офыклар артындагысын да күрә башларбыз дигән өмет тә юк түгел...




Фото: Bazh.News



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Вчера, 15:39 :: Мәгариф
"Соңгы кыңгырау" 25 майда була
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?
Вчера, 12:50 :: Сәламәтлек саклау
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»