Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Туганнар һәм дуслар белән байбыз”

“Туганнар һәм дуслар белән байбыз”
14.09.2018 / 2018 – Гаилә елы

“Туганнар һәм дуслар белән байбыз”Матур гомер үрен каршылаган Хәйретдиновлар гаиләсенең тормыш юлы һәркемгә үрнәк булырлык.

Гаиләдәге ун баланың төпчеге ул. Юморга бай кеше, калган-посканны кырып-себереп юнәтелгән, дип авыз ерыр иде. Бу очракта алай түгел. Гали Галәветдин улы гаиләдә иң белемлесе, иң туган җанлысы, тормышта зур уңышларга ирешеп, халык ихтирамын иң казанганы да дияргә мөмкин. Юкка гына аңа Гали исеме кушылмаган инде. Гарәпчәдән ул “бөек, олы, югары дәрәҗәле, көчле” дигәнне аңлата.


Ул туганда сугыш инвалиды булган әтисенә — 57, әнисенә 45 яшь була. Моңа кадәр әтисе Күгәрчен районының күп авылларында мәктәп директоры, авыл Советы, колхоз рәисе булып эшләп, гаилә Юлбаш авылына килеп төпләнә. Гали шушы татар авылын­да дөньяга килә. Бу вакытта кайбер өлкән апа-абыйлары үзаллы дөнья көткән була инде. Кызганычка каршы, әтисе төпчегенең зур тормышка аяк басканын күрми гүргә керә. 7 яшьтән әнисе һәм өлкән апа-абыйлары карамагында кала Гали. Ләкин әтисенең үгет-нәсыйхәтләре, теләк-та­ләпләре аның колагында бүген дә яңгырагандай...

“Туганнар һәм дуслар белән байбыз”


Әйе, яхшы тәрбия алып үсә Хәйретдиновларның балалары. Һәркайсы тормышта үз урынын таба, араларында укытучылар, тренерлар, төзүчеләр һәм башка һөнәр ияләре бар. Моның өчен бигрәк тә әниләренә рәхмәтле алар.
— Безнең әни үзенә бик күп яхшы сыйфатларны туплаган, бик зыялы, мәгъ­рифәтле, нурлы кеше иде. Бер яктан, ул таләпчән, принципиаль, икенче яктан аннан да шәфкатьле, изге күңелле кеше юк. Беркайчан да вак-төяк мәсьәлә­ләргә артык игътибар бирми, бөтен булмышын безне чын кеше итеп тәрбия­ләүгә багышлады. Ходай үзенә озын гомер бирде, моннан өч ел элек 101 яшенә җитеп үлде газизебез, — ди Гали Галә­ветдин улы.
Әйе, озын гомерлелек тыныч, матур, намуслы яшәгән кеше­ләргә генә бирелә торган олуг бүләк­тер ул. Тормыш сукмак­ларыңны ничек саласың, ничек үтә­сең, бары тик үзеңә генә бәйле. Төпкел авылда балалары тарафыннан онытылып, үлемен ялгызлыкта ач-ялангач каршылаучылар да аз түгел. Ә менә Миң­лесрур апа ун баласына дөрес тәрбия биреп, аларны үзе сызган туры юлдан атлата алган. Олыгайгач та, урыны һәр­вакыт түрдә була. Бәләкәче гаиләсендә 26 ел яши ул. Гали Галәветдин улы Салават районы хакимияте башлыгы итеп күче­релгәч кенә Стәр­лета­мактагы кызы янына урнаша.
Әйе, аның төпчеге бөтен бер район хуҗасы булырлык абруй казанды. Ә аңа кадәр? Мәктәптән соң Мәскәү технология инсти­тутының Уфадагы филиалын тәмамлаган егетне Мәләвез районының “Арслан” совхозына эшкә тә­гаенлиләр. Совхоз директоры Малик Вахитов аның бик яхшы остазы була. Аннары партиянең шәһәр комитетында, халыкны көнкү­реш хезмәт­ләндерүе комбинатындагы онытылмас хезмәт еллары... Болар берсе дә бушка үтми, әлбәттә. Егет көч, тәҗрибә туплый, халык белән аралашырга, идарә итәргә, җаваплылык алырга, үз артыннан ияр­тергә өйрәнә.
Шушы комбинат җи­тәкчесе булып эшлә­гәндә, 1993 елда, инвалидлар җәмгыяте белән ки­лешү төзеп, мөм­кинлекләре чикле 150 кешене эшкә урнаштыра ул. Ул елларда бу катламга әллә ни игътибар бирелми иде әле. Биш елдан, 40 яшендә, Гали Галәветдин улы инвалидларны тернәкләндерү буенча күрсәткән хезмәтләре өчен республиканың Почет грамотасына лаек була.
Гомумән, аның бу савап­лы эше игътибарсыз калмый. Изге күңелле җитәк­чене район хакимияте баш­лыгының социаль мәсьә­ләләр буенча урынбасары итеп тәгаен­лиләр. “Коллегалар арасында техник белемле бердәнбер кеше идем мин”, дип елмая ул бүген. Ләкин кимсе­тел­гәннәрне яклау, мохтаҗ­ларга ярдәм күрсәтү, шәфкатьлелек кебек сыйфатлар белем белән генә би­релә микән? Әнә шул гаилә тәрбия­сеннән килә торган изге ядкарьдер алар.
Халык белән эшли, бик четерекле мәсьәләләрне дә салкын акыл һәм кайнар йөрәк белән хәл итә белүче җитәкченең уңышлы эш­ләрен югарыда да күреп-белеп торалар. Респуб­ликаның төньяк-көнчы­гы­шында урнашкан Салават районы хакимияте башлыгы вазыйфасына да юкка гына тәкъдим ител­мәгәндер ул. Шөкер, анда узган сигез елга якын гомеренең бер көне өчен дә йөзе кызарырлык түгел.
Әлбәттә, Башкорт­стан­ның бер почмагыннан икен­чесенә китеп, бөтенләй чит-ят җирдә эш башлау җиңел булмый. Нәкъ шунда ул туганнарын, дусларын өзелеп яратуын, аларның никадәр якын кешеләр булуын, сагыну ачысын бөтен булмышы белән тоя. Ләкин, һәр­вакыт­тагыча, Гали Галә­ветдин улы янында ныклы таянычы, терәге Гөлгенә ханым була. “Уңышка ирешкән һәр ир артында акыллы хатын-кыз торыр, дигәннәре нык дөрес”, — ди Гали Галә­ветдин улы. Алар — сыйныфташлар. Моннан биш дистә елга якын элек үсмер чакта кыюсыз гына борын төрткән сөюләренә бүгенге көнгә кадәр тугрылар. Гөлгенә Зәки кызы да күпбалалы гаиләдә үскән, Уфадагы авиа­ция институтын тәмам­лаган, гомер буе төрле оешмаларда баш бухгалтер, баш икътисадчы вазыйфаларын башкарган. Кызлары Ләйсән, әнисе юлыннан китеп, шушы уку йортын тә­мамлый. Бүген ул өч кыз тәр­бияли. Уллары Дамир тәүдә Баш­кортстан дәүләт педагогия институтында, аннары Башкортстан дәү­ләт универ­сите­тының Юридик институтында белем ала. Әле Туймазыда үз эше белән шөгыльләнә. Аның гаи­ләсендә ике кыз, ике ул үсә.
— Шәхси компьютер уйлап табучыларның берсе Стив Джобс: “Балаларыгызны бай булырга түгел, ә бәхетле булырга өйрә­тегез”, дигән бит. Без аларны шулай үстердек. Вазыйфалы урыннарны биләү сә­бәп­ле, минем балаларга акыл укып утырырга вакытым булмады. Без күбрәк шәхси үр­нәктә тәр­бияләдек, — ди Гали Галә­ветдин улы.
Аның урынына бүген оныклар тәрбияләшергә вакыт бераз арткан. Гали Хәйретдинов елдан артык республиканың Дәүләт архивы җитәкчесе йөген тарта. Яшьтән яратып өлгергән спорт төре белән шөгыль­ләнергә дә вакыт табарга тырыша, ярышларда катнаша. Ул 1980 елдан — чаңгыда йөрү буенча спорт мастеры. Спорт белән дус булу аңа җаваплы эшлә­рендә чыдамлык, түзем­лелек, рух ныклыгы бирә.
— Мин армиядә вакытта, әнине үзләренә яшәргә алып китәргә карар итеп, абыем йортны саткан, — ди ул. — Шул акчаны кайткач миңа бирде. Аңа таяклары белән бер пар ялтырап торган пластик чит ил чаңгысы килде. Акчаны кызганмадым, чаңгыга бул­ган мә­хәб­бәтем көчле иде. Ә яшьлек мәхәб­бәт­ләренә бервакытта да хыянәт итмим мин!

Резеда ГАЛИКӘЕВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Әстагфирулла, Юнир абый түгелме соң!
Вчера, 16:34 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әстагфирулла, Юнир абый түгелме соң!
Халыкка якын булу мөһим
Вчера, 15:39 :: Сәясәт
Халыкка якын булу мөһим
Куркыныч җинаятьче качкан
Вчера, 15:15 :: Яңалыклар
Куркыныч җинаятьче качкан








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»