Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Алар салават күперенең җиде төсе кебек

Алар салават күперенең җиде төсе кебек
18.09.2018 / 2018 – Гаилә елы

Алар салават күперенең җиде төсе кебекИлүсә һәм Гавис Әхмәровларның барлык балалары да югары белемле.

Әхмәровлар — Краснокама районында билгеле шәхесләр. Узган елның җәендә Яңа Кабан урта мәктәбе директоры Гүзәлия Гавис кызы, аннары район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Зинфир Гавис улы, ел ахырында Яңа Актанышбаш урта мәктәбе директоры Илфак Гавис улы белән танышкан идек. Ә быел яз “Ягулык-энергетика комплексы” идарәче компаниясенең баш инженеры Раил Гавис улы белән танышу бәхете елмайды. Аларның бертуганнар булуын ачыклаганнан соң, күңелемдә бу гаилә белән якыннанрак танышу теләге туды.


Алар салават күперенең җиде төсе кебек


— Сез ничә бертуган һәм барыгызны бергә кайчан очратырга мөмкин? — дип кызыксындым Раил Гавис улыннан.
— Без — җиде бертуган һәм елга ике тапкыр – февральдә һәм августта төп йортта җыелабыз, чөнки 10 февральдә — әниебезнең, ә 16 августта әтиебезнең туган көннәре.
Безнең сөйләшү май ахырында булган иде. Шуңа августны көтәргә булдым. Ниһаять, 16 август. Мин Яңа Актанышбаш авылында Илүсә һәм Гавис Әхмә­ровлар йортында. Алар мине күптәнге танышларыдай ачык йөз белән каршы алды һәм табын янына чакырды.
Гавис Әмир улы 1935 елда Яңа Актанышбаш авылында гаиләдә икенче бала булып туган. 1941 елда әтисен фронтка алалар һәм ул 1942 елда Туган илебез азатлыгы өчен канкойгыч сугышларда батырларча һәлак була. Ә 1943 елда Гавис беренче сыйныфка укырга бара. Ул 9 Май – Җиңү көнен бик яхшы хәтерли. — Ул көнне безне, мәктәп укучыларын, колоннага тез­деләр һәм авыл Советы алдындагы мәйданга алып бардылар. Анда зур митинг булды, дип искә төшерә ул.
1950 елда Гавис 7нче сыйныфны тәмамлый. Мәк­тәптә ул гел “бишле” билгеләренә генә укый. 4нче сыйныфтан башлап, ел саен Мактау грамоталары белән бүләк­ләнә. Ленин һәм Сталин рәсемнәре төше­релгән ул грамоталар гаилә сандыгында әле дә саклана. Менә аларның берсе: “Ях­шы укуы һәм үрнәкле тәртибе өчен Яңа Актанышбаш мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Әхмәров Гавис Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 7 июнь, 1949 ел”.
Сугыштан соңгы елларда авылларда техника булмый, шуңа атлы эш бик абруйлы исәпләнә. Ни дисәң дә, ат җиккән колхозчы көрәк яисә сәнәк тоткан кеше түгел инде. Ә Гависны исә хәтта ат караучы итеп куялар! Ул колхоздагы барлык атлар өчен җаваплы була.
1955 ел Гавис Әхмәров өчен иң мөһимнәрнең берсе. Аны Совет Армиясе сафларына чакыралар һәм Германия Демократик Республикасына, социализм лагереның иң алгы рубежларын сакларга озаталар. Ул Потсдам шәһәрендә зенит батареясында хезмәт итә. 1956 елда Венгриядә булган вакыйгаларның шаһиты булырга да туры килә аңа. Ул елларда хәрби хезмәтне чит илләрдә үтүчеләргә кыска вакытлы отпуск бирелми иде. Ә Гавис Әхмәровка, хәрби частьта бердәнбер хәрби хез­мәткәргә, туган ягына ялга кайтып килү бәхете елмая. Армиядә комсомолга кабул ителүе белән дә чиксез горурлана Гавис абзый.
Туган якларына солдат 1958 елда кайта. Һәм авылда атларның икенче планга күчә баруын күрә, чөнки 1957 елда МТСлар бетерелә һәм аларның техникасын колхозларга таратып бирәләр. Авыл­ның киләчәге механизаторлар кулында булачагын аңлап алган Гавис Әхмәров Николо-Березовкадагы һөнәр­­челек-техник училищега укырга керә. Бер ел дәва­мында механизатор һөнәренең неч­кәлекләрен үз­ләштерә. Училищены да Мактау грамотасы белән тәмамлый.
Өч ел тракторчы булып эшләү дәверендә Гавис Әхмәров күп нәрсәгә өл­герә: өйләнә, зур булмаган иске йорт сатып ала, гаиләдә беренче бала — уллары Зинфир туа.
Гавис Әмир улының җәмәгате Илүсә Мәгафур кызы исә районда яхшы билгеле Бәхтиевлар нәсе­леннән. Аларның хәтта язмышлары да охшаш. Ул 1940 елда шул ук Яңа Актанышбаш авылында гаи­ләдә икенче бала булып туган. Аның да әтисе сугышта һәлак булган. Шулай ук җиде сыйныф тәмам­лагач, фермага савучы булып эшкә килә.
МТСларны бетерү белән беррәттән, колхозлар эрелән­дерелә. Яңа Актанышбаш, Шушнур, Яңа Мошты, Түбән Такыя һәм тагын берничә кечкенә авыл “1нче Май” колхозына бер­ләшәләр. Авылларда эш оештыру өчен төпле белемле җитәкчеләр таләп ителә. Шуның өчен 1963 елда Николо-Берёзовкадагы һөнәрчелек училищесында комплекслы бригада җитәкчеләре әзерләү буенча берьеллык мәктәп оештырыла. Алдынгы, аек фикерләүче механизатор буларак, Гавис Әх­мәровны шул мәктәпкә укырга җи­бәрәләр. Илүсә икен­чегә авырлы килеш кала.
Гавис Әхмәровның бригадирлар мәктәбен тәмам­лаганнан соңгы язмышы колхоз идарәсе утырышында хәл ителә.
— Я, Гависка нинди камыт кидерәбез? – дип сорый колхоз рәисе, партком секретаре ягына борыла биреп.
— Училище директоры: “Аның муены агач камытка да, тимеренә дә чыдаячак”, дип әйтте, — дип, серле генә елмая тегесе.
— Алай булгач, без аңа тимер камыт кидерик, — дип шулай ук серле генә әйтә рәис һәм Гавис Әхмәровны колхозның баш инженеры итеп тәгаен­лиләр.
Партком секретаре, училище директорына барып, Гавис Әхмәровның нинди вазыйфада эшли алачагы белән кызыксынган икән. Бу хакта аның үзенә соңыннан гына сөйлиләр.
Бу хәл 1964 елда була. Һәм шуннан алып, 2000 елга кадәр, ягъни 36 ел дәвамында Гавис Әхмәров шушы вазыйфада эшли. 1995 елда ул пенсиягә чыга, ләкин шуннан соң да ул тагын биш ел эшли.
Ә эш күләме гаять зур була. Колхозда 60-70 трактор, 35-40 ашлык комбайны, башка төр техника исәпләнә һәм аларның тоткарлыксыз эшләвен тәэ­мин итәргә кирәк була. Әлбәттә, беренче елларда белем ягының саерак булуы үзен сиздерә. Шуңа Гавис Әмир улы, эштән аерылмыйча, Бәлә­бәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру техникумын ­тәмамлый.
Өлкән буын “1нче Май” колхозының районда гына түгел, республика буенча алдынгы чакларын хәтер­лидер. Монда, әлбәттә, баш инженерның да өлеше зур була. Шуңа 1977 елда Гавис Әхмәровның БАССР Югары Советы Прези­диу­мының Мактау грамотасы белән бүләкләнүе һич тә гаҗәп түгел. Ә 1986 елда Гавис Әхмәровның күк­рәгендә “Почет билгесе” ордены балкый. Соңрак, 1994 елның ноябрендә, аңа “Баш­кортстан Респуб­ликасының атказанган авыл хуҗалыгы хез­мәткәре” дигән мактаулы исем бирелә.
— Аллаһка шөкер, дәүләт бүләкләрем бихисап. Шулай да арада иң кадерлесе — Владимир Ильич Ленинның 100 еллык юбилее уңаеннан бирелгән юбилей медале, — ди Гавис Әмир улы.
Ә ни өчен шулай булуын үзе аңлата алмый. Бәлки, беренче җитди бүләк булгангадыр, ә, бәлки, СССР­да туганнар өчен Ленинның иң изге кеше булуы өчен­дер.
1963 елда икенче уллары Рәмзид туа һәм гаилә башлыгы яңа йорт сала башлый. 1964 елда өй туе уздыралар. Әхмәровлар бүген дә шушы йортта яши. Дөрес, соңрак аңа янкорма өстәргә туры килә, чөнки тагын ике уллары Илфак белән Раил һәм кызлары Гүзәлия туа.
— Гүзәлиягә иптәшкә тагын бер кыз алып кайтырга булган идек, игезәк­ләребез Илназ һәм Финаз тудылар. Шулай итеп, без күп балалы гаилә булдык, — дип шаярта Гавис Әмир улы.
1978 елда Яңа Актанышбашта балалар бакчасы ачыла. Гүзәлия, Илназ һәм Финаз шунда йөри башлыйлар. Һәрвакыт алар янә­шәсендә булу максаты бе­лән Илүсә апа бакчага пешекче ярдәм­чесе булып урнаша. Балалар үсеп, мәк­тәп­кә китә, ләкин Илүсә апа балалар бакчасыннан аерыла алмый һәм анда барлыгы 17 ел эшли. Күпба­лалы ана буларак, 50 яше тулгач, аңа пенсия билге­лиләр, әмма эштән җибәр­миләр, тагын 5 ел эшләвен үтенәләр. Ул, әлбәттә, каршы килә алмый.
Әхмәровларның биш улы әтиләре юлыннан китә — Башкортстан авыл ху­җалыгы институтын тә­мамлыйлар. Рәмзид белән Раил механика факуль­­те­тын хуп күрсә, Зинфир, Илназ һәм Финаз зооинженерлык факультетында укып чыгалар. Илфак белән Гүзәлия укытучы һөнәрен сайлый — Башкортстан дәүләт универ­ситетының математика факультетын тәмам­лыйлар. Бүген Әхмә­ровлар, Рәм­зидтән кала, барысы да районда эшли. Техник фәннәр кандидаты Рәмзид Әхмәров — Башкортстан дәүләт аграр уни­вер­сите­тының механика факультеты доценты.
— Балаларыгызны ничек шулай акыллы, эш сөючән итеп тәрбияли алдыгыз? Барысы да югары белем алган һәм тормышта үз урынын тапкан... — дип кызыксынам бәхетле әни һәм әтидән.
— Моның өчен Гавис­ның әнисе, каенанам Раухнисага рәхмәтлебез, — ди Илүсә Мәгафур кызы. — Без икебез дә эшләдек, балалар янында һәрчак ул булды. Бик акыллы кеше иде.
— Балаларның укуын исә әниләре контрольдә тотты, — ди Гавис Әмир улы. — Мин иртә таңнан караңгы төнгә кадәр эштә булдым, колхозда ял көннәре дигән төшенчә юк иде.
— Улларыбыз әтилә­ренең шәхси үрнәгендә үсте. Аның начар гадәт­ләре булмады. Балаларга начар үрнәк күрсәтмәс өчен 27 яшендә тәмәке тартуын ташлады хәтта. Һәрчак бер-беребезне аңлап яшәдек, балаларны кече яшьтән үк эшкә өйрәттек, — дип өсти ана кеше.
— Балаларга һәрвакыт, урлашмагыз һәм алдашмагыз, дип кабатлап тордым. Аллаһа шөкер, моңарчы ялганда тотылганнары яисә кеше малына кул сузганнары булмады, моннан соң да булмас, дип ышанам, — дип йомгаклады әңгәмә­безне Гавис Әхмәров.
Гавис Әмир улы һәм Илүсә Мәгафур кызы 58 ел бергә яшиләр. Буген алар тугыз оныкларына һәм дүрт туруннарына яраткан дәү әти һәм дәү әни.
2020 елда Әхмәровлар гаиләсе берьюлы өч юбилей: гаилә башлыгына – 85 яшь, Илүсә апага – 80 яшь тулуны һәм бергә гомер итүләренең 60 еллыгын билгеләячәкләр. Кү­рүе­гез­чә, алар бу түгәрәк даталарга саллы йөк белән килә. Ходай аларга сәла­мәтлек бирсен!

Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре,
Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.
Краснокама районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Театр – ул искиткеч могҗиза!
Сегодня, 08:19 :: Мәдәният һәм сәнгать
Театр – ул искиткеч могҗиза!
Иҗади имтиханны – якташлар алдында
Сегодня, 07:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Иҗади имтиханны – якташлар алдында
Уфа мэры - беренче урында!
Вчера, 22:00 :: Сәясәт
Уфа мэры - беренче урында!
Без - беренче урында!
Вчера, 19:25 :: Авыл хуҗалыгы
Без - беренче урында!
Кем нинди машинада йөриячәк?
Вчера, 19:12 :: Көнүзәк
Кем нинди машинада йөриячәк?








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»