Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Сөекле кешең белән куыш та оҗмах кебек”

“Сөекле кешең белән куыш та оҗмах кебек”
04.10.2018 / 2018 – Гаилә елы

“Сөекле кешең белән куыш та оҗмах кебек”Шулай булса да, гаиләнең матди иминлеген тәэмин итүгә һәркем җитди карарга тиеш.

Сер түгел, бүгенге тормыш финансларга тыгыз бәйләнгән. Гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә мөнәсәбәте ничек кенә яхшы булмасын, акча мәсьәләсе кайчан да булса ызгыш китереп чыгарырга мөмкин. Әлеге четерекле мәсьәлә “гаиләдәге һава торышын” бозмасын өчен психологлар түбәндәге киңәшләргә колак салырга тәкъдим итә.


Әлбәттә, иң дөрес юл – гаиләдәге акчага ир дә, хатын да бертигез карашта булса. Ләкин моны булдыру җиңел түгел. Хатын-кызга бала тәрбияләү бурычлары йөкләтелгәнлектән, аңа ирләргә караганда җиңелрәк, уңайлырак урында эшләргә туры килә. Ә күп вакыт ул эшләүдән бөтенләй баш тартырга мәҗбүр. Монда инде гаиләне тулысынча ир тәэмин итәргә тиеш була. Бу очрак хатын-кыздан, теләсә-теләмәсә дә, гаиләдә бала ролен үтәүне таләп итә. Ягъни ул һәр нәрсәгә иреннән акча сорарга мәҗбүр. Әлбәттә, ир хатыны теләгән чакта акча бирә алмаска да мөмкин. Бу – конфликтка китерүче сәбәпләрның берсе. Эшләмәүче хатын-кыз акча эшләүнең, аның күләмен һәм башка үзенчәлекләрен ире кебек үк кабул итми башлый. Аңлашылмаучанлыклар шуннан барлыкка килә.
Икенче сәбәп – гаилә башлыгының эшсез калуы. Белгечләр әйтүенчә, бу очрак гаиләдә башка төрле конфликтларга да нигез сала. Хатын-кыз эшләп тапкан акча бөтен гаиләне тәэмин итәргә җитәргә дә мөмкин, әмма бу күренеш аның иренә булган мөнәсәбәтен үзгәртергә сәләтле. Безне кечкенәдән “гаиләне матди яктан ир тәэмин итәргә тиеш” дип үстерәләр, хатыны канаты астында булганнарга берникадәр кире караш тәрбиялиләр. Бу очракта ир үзен хатыны алдында кимсетелгән итеп тойса, гүзәл зат аны булдыксыз итеп кабул итә башлый. Хатын-кызның хезмәт хакы иренекеннән югарырак булган очракта да бу күренеш күзәтелә.
Гаилә бюджетын планлаштырмау да низагларга китерергә мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, соңгы вакытта бу мәсьәләгә парлар игътибарын арттырды. Нәрсәдер сатып алу кирәклеге хакында үзара киңәшләшү бүген – гадәти күренеш. Шулай да бер-берсенең уй-хыялларына, максатларына тиешенчә игътибарлы булганда гына бу сәбәпле барлыкка килгән үпкәләрдән котылып калып булачак. Чөнки һәркемнең, көндәлек кирәк-ярактан тыш, үзенә генә нәрсәдер сатып аласы, булдырасы килә.
Акчаны ничек сакчыл тотынырга? Психологлар бу җәһәттән түбәндәге киңәшләрне тәкъдим итә.
1. Максат куегыз.
Фатир сатып алырга телисезме, машинагызны алыштырырга ниятләдегезме, әллә туган көнегез уңаеннан бәйрәм оештырырга җыенасызмы – бергәләп планлаштырыгыз. Монда тотынылачак акчаның күләме мөһим дә түгел. Тәү чиратта, бу гаиләдәге һәркем өчен мәгънәле, файдалы булырга тиеш.
2. Көндәлек булдырыгыз.
Гаиләдәге һәркем 1-2 ай дәвамында акчаны ни өчен тотынганын язып барсын. Бу кагыйдәгә һәркем намус белән карарга тиеш. Шул рәвешле гаилә бюджетының зур өлеше кая киткәнен ачыклый алачаксыз.
3. Чыгымнарыгызга игътибар итегез.
Гаиләдәге һәркемнең чыгымнарын билгеләгәннән соң, бер-берегез белән киңәшләшегез. Кемдер, бәлки, бу айда яңа кием алудан баш тарта алыр, икенчеләрегез машина өчен чыгымнарын кыскартыр. Шулай гына сез уртак максатка ирешә алачаксыз.
4. Алдан планлаштырыгыз.
Нәрсәдер сатып алу теләге тудымы? Хәзер үк аның артыннан кибеткә юлланмагыз, моның турында язып куегыз. Бераздан шушы язуны алып укыгыз. Чыннан да, бу әйбер әлеге вакытта сезгә бик кирәкме?
Шөгыльләрегез артык чыгымнар таләп итмәсен.
Әлбәттә, көндәлек мәшәкатьләрдән арынырга кирәк. Әмма моның өчен мотлак кибеткә юллану кирәкми. Саф һавада ниндидер спорт төре белән шөгыльләнү яисә балалар белән паркка бару да бик күп позитив тәэссоратлар калдырачак.
5. Вакыт чикләрен билгеләгез.
Әлбәттә, яңа машина сатып алу өчен берникадәр вакыт акча туплау кирәк булачак. Шуңа да акча җыя башлаганчы, бу эшне кайсы вакытка планлаштыруыгызны билгеләгез. Мәсәлән, “бер ел акча туплаганнан соң, яңа машина сатып алачакмын”, яки “3 айдан мин фатирга ремонт эшләтәчәкмен” дигән вакыт чикләре булырга тиеш.
Гаилә бюджетына балалар да игътибарлы булырга тиеш. Сабыегыз санарга өйрәнү белән печенье, кәнфит, уенчыкларга күпме акча киткәнен аңа аңлатыгыз. Балагыз ничектер акча эшләргә тырыша икән, моңа каршы килмәгез. Әлбәттә, бу эшләр аның кулыннан килерлек булырга тиеш. Ул булдырган акча үзенә генә түгел, “чәй эчәргә тәм-том” кебек әйберләргә тотынылса да ярый. Гомумән, балага акрынлап үзе акча эшли алган, аны дөрес итеп кулланган һәм үз көченә ышанган кешеләр генә “өлкәннәр” була алуын аңлатырга кирәк. Әгәр дә инде ул теләгән әйберен сатып ала алмый икән, моңа беркем дә гаепле түгел. Һәркем тормышта үз юлын үзе ярырга тиеш.
Җитеш тормышта яшәгез, дуслар!





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 16:30 :: Яңалыклар
Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 10:48 :: Яңалыклар
"Җәмгыять өчен бу зур югалту..."
Тимур, тимер кебек бул!
8-12-2018 :: Сәясәт
Тимур, тимер кебек бул!
Партия контролендә
8-12-2018 :: Сәясәт
Партия контролендә
Әнә шулай җырларга кирәк!
8-12-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әнә шулай җырларга кирәк!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

142 (25296) от 7 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»