Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Гомер буе хатыныма гашыйкмын”

“Гомер буе хатыныма гашыйкмын”
12.10.2018 / 2018 – Гаилә елы

“Гомер буе   хатыныма гашыйкмын”Лира һәм Илдар Фәрхетдиновларны бер-берсенә, балаларына, тормышка олы мәхәббәт берләштерә.

Барысы да “Әллүки”дән башланды. Кызлары Лаура белән уллары Данилның балалар журналына язышуына әти-әнисе дә битараф түгел, киресенчә, моны хуплый иде. Иске Туймазы мәктәбенең татар теле укытучысы Лира Гыйниятуллинаның укучылары да кемузардан бер-бер артлы хатлар юллап торды. Тиздән “Кызыл таң”дагы “Очкын” кушымтасының һәм “Әллүки”нең кечкенә хәбәрчеләре актив журнал алдыручыларыбыз булып китте.


Чыннан да, бүлешер уңыш­лары бар Иске Туймазы авылы мәктәбе укучы­ларының. Аларны кызыксындырып, теге яисә бу эшкә җәлеп итүче, иҗат дәрте уятучы – әлбәттә, укытучылары Лира Хәләф кызы. Дәрес­лекләрдә бирел­гәннәр белән генә чикләнмичә, яңадан-яңа кызыклы юнәлеш-ләр табып, халкыбызның мә-дәнияте, сәнгате, тарихы аша туган тел серләрен ача ул балаларга. Кино елында “Алтын­чәч” әкияте буенча фильм төше­рәбез, дип игълан иткәч, мәсәлән, анда катнашырга теләүче балалар күп булган. Йөгерек теле, сәнгатьле уку осталыгы булганнар сайлап алуда җиңеп чыккан. Авылда яшәүче үзбәк милләтеннән бул­ган игезәк малайлар да башкорт телендә фәнни хез­мәтне мавыгып язган. Казанда үткән бәйгеләрдә зур тәҗрибә туплап кайткан укучылары остазларына рәхмәтле. Ә бер укучысының Шүлгәнташка җәйге сәфәре дә уку елында фәнни хезмәткә әверелә. Оригиналь фикерләүгә ия Лира Хәләф кызы укучыларына мавыктыргыч тема бирә белә, жюри әгъзалары да аларны зур кызыксыну белән тыңлый.
Укучылары белән район, республика күләмендә тел һәм әдәбият буенча үткән барлык диярлек бәйгеләрдә, чараларда катнашырга теләк-омтылыш каян килә соң? Гаиләсе белән очрашкач, ниндидер яңалык, укучыларының уңыш-казанышлары белән еш бүлешеп торган Лира Хәләф кызына күптән уйда йөрткән шушы сорауны биреп тә торасы түгел иде. Барысы да ап-ачык: илһам чыганагы – гаиләдә, әлбәттә.
...Булачак ире Илдар белән бер күрешүдә үк икесенең бербөтеннең ике яртысы булуларын аңлыйлар. Күп тә үтми, яшь гаилә барлыкка килә. Иске Туймазы авылына килен булып төшкән Кандра­күл кызын шушы төбәккә тагын да ныграк беректергәне – яшь­ләрнең йорт салуы. “Күп бүл­мәле, зур өй төзим, һәр бүл-мәсендә бер бала үсәчәк”, – дип вәгъдә бирә Илдар Лираның әнисенә. Шулай килеп чыга да. Һәрвакыт бергә, бердәм, бер сүзле булалар һәм барысын да җиңеп чыгалар. Хәзер инде зур йортта хатыны белән ике улы Линар һәм Артур әтиләрен төньякка эшкә озатып калалар.
Уфа авиация институтын тәмамлаган Илдар 90нчы елларда “Сургутнефтегаз” җәм­гыя­тенә урнаша һәм бүген дә шунда бораулаучы вазыйфасын башкара. Үзенең Русия­нең Хезмәт Герое исеменә лаек булган мастер җитәкче­легендә эшләп йөрүе, хезмәт-тәшләренең барысының да күпбалалы, ныклы гаиләле булуы белән горурлана. “Өч дистә ел дәвам итсә дә, гаи­ләдән китеп яшәүгә күнегү бер­ничек тә мөмкин түгел­дер?” – дип сорыйм. Һәм Илдар Җәмгытдин улы искиткеч җавап бирә: “Бер нәрсә хакына барысына да түзәргә була – һәр нефтьче эшләп кайткач, хатынына яңабаштан гашыйк була”.
Бу хак сүзләрдер. Шулай булмаса, уллары үсә төшкәч, әти-әнисе аларга эне һәм сеңел алып кайтырга җөрьәт итәрләр иде микән?
– Тормышыбыз җитеш, бөтен нәрсә бар. Үземдә әни хисләре көчәюен тойдым. Данил туды. Барыбер нидер җитми. Бер кыз кирәк иде. Инде дөньябыз түгәрәкләнде, Лаурабыз – барыбызның да шатлыгы, – ди Лира Хәләф кызы.
Балаларны төрле яклап үстерүгә зур игътибар бирәләр бу гаиләдә. Ире эштә булганда Лира, сабыйларны күтәреп, Линар белән Артурны Туймазыга бокска, йөзүгә йөртә. Шуның өчен, укып, автомобиль руле артына утыра. Бүген ул – 10 ел стажлы водитель. Авылдагы музыка мәктәбе дә бер хәзинә була. Абыйлары пианинога йөргән-дә Данил белән Лаура алардан өйрәнеп тора. Дүрт яшен-дә Данил шашка-шахмат уйный инде. Ул әнисен җиңә башлагач, малайның бу сәлә­тен үстерергә карар итәләр. Бүген Данил – үз яшендәгеләр арасында шахмат буенча район чемпионы. Данил белән Лаура пианинога, гимнастикага, биюгә, йөзүгә йөриләр. Лаура вокал, рәсем белән дә шөгыльләнә. Данил – ГТОның бронза, Лаура көмеш билге-ләренә лаек булганнар. Гаилә-дә барысы да татарча сөйлә-шә.
Бүген инде Линар, нефть техникумын тәмамлаганнан соң, әтисе эшләгән пред­прия­тиедә хезмәт сала. Читтән торып УДНТУда укый. Ә Артур, Туймазы 1нче интернат-мәктә-бен алтын медальгә тәмам-лап, Мәскәү инженер-физика институтында 3нче курста белем ала. Атом-төш физикасы буенча махсуслаша. 7нче сыйныф укучысы Данил – район хакимияте башлыгы стипендиаты. Бер ел элек укудагы казанышлары өчен Кырымда ял итеп кайткан. Башлангыч сыйныфлардан ук фәнни эшләр яза. 2016 елда татар теле буенча республика фән­ни-гамәли кон­ференциясендә җиңүче була. 3нче сыйныфта укучы Лаура да абыйлары артыннан тартыла, кайда гына булмасын, гимнастик күнегү-ләр белән чыгыш ясый, пианинода уйный.
Үзләре дә эшчән, күп­ба-лалы гаиләләрдә үскән Лира белән Илдарның шундый балалар тәрбияләве гаҗәп түгел. Алар картәтиле-нәнәйле булуы белән дә бәхетле бүген. Лираның әти-әнисе Мәхтүрә апа белән Хәләф абыйның бергә тормыш коруларына 60 ел тул­ган.
Талантлы кеше бөтен яклап та талантлы була, диләр. Лира Хәләф кызы шигырьләр язарга да вакыт таба.
Гаилә корып, нигез салып,
Кирпечләрне тездек без.
Ярдәм иттек,
терәк булдык
Беребезгә беребез.
Карап торып сокланырлык
Матур булды өебез.

Алтын юбилеен билгеләгән көннәрдә Лира Хәләф кызына, аның гаиләсенә түгәрәк табыннар, тигез гомер телибез.

Резеда НУРТДИНОВА.
Туймазы районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Уфада фатир алам дисәң...
Сегодня, 21:58 :: Социаль өлкә
Уфада фатир алам дисәң...
Сабый  кайнар суга егылган...
Сегодня, 21:40 :: Яңалыклар
Сабый кайнар суга егылган...
Бүләккә- чәчәк гафу ителәчәк
Сегодня, 20:10 :: Көнүзәк
Бүләккә- чәчәк гафу ителәчәк
Азат Абитов:
Сегодня, 19:22 :: Мәдәният һәм сәнгать
Азат Абитов: "Йөрәгем әлегә бикле"
Камелия - дөнья чемпионы!
Сегодня, 15:02 :: Спорт
Камелия - дөнья чемпионы!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»