Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Тәрбиягә бала алам!” Кемне? Кайдан? Ничек?

“Тәрбиягә бала алам!” Кемне? Кайдан? Ничек?
18.10.2018 / 2018 – Гаилә елы

“Тәрбиягә бала алам!”  Кемне? Кайдан? Ничек?Баланың дөньяга килүен күпләр көтеп ала. Чыннан да, яңа туган сабый өйгә ямь өсти, ата-ана башка мәшәкатьләр белән яши башлый. Әмма һәркемнең үз язмышы, моны беркем дә үзгәртә алмый. Әти-әнисенә кирәк булмаганнар да, ятим калганнар да җитәрлек. Шул ук вакытта бала тавышыннан мәхрүм булган гаиләләр дә күп.

Башкортстанда күпбалалы гаиләләргә игътибар артканнан-арта. Аеруча тәрбиягә бала алучыларга яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруга, бу балаларның чын шәхес булып формалашуына, сәламәтлегенә, белем алуына юнәлтелгән чаралар арта. Аларны тәрбияләүгә, сәламәтлеген, буш вакытын үткәрүне кайгыртуга республика җитәкчелеге дә, урындагы үзидарә дә җитди карый. Чыннан да, нинди генә язмышка дучар булса, бездә һәркем лаеклы яшәргә, җәмгыятьтә үз урынын табарга тиеш.
Тәрбиягә бала алучыларга нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? Бу җәһәттән аларны дәүләт һәм хокукый база ничек яклый? Бүген шушы һәм башка сорауларга җавап эзлибез.


Нинди очракта караучысыз калган санала?

Һәр бала өчен әти-әнисенең матди хәле, психологик торышы һәм социаль яктан тәэмин ителгән булуы зарур. Баланың авыр тормыш хәлендә калу сәбәпләрен берничәгә бүләләр:
– әти-әнисенең вафат булуы;
– ата-ананың вазыйфасын үтәүдән баш тартуы;
– ата-аналарның иректән мәхрүм ителүе;
– суд карары буенча ата-ананың хокукларыннан мәхрүм ителүе яисә аларның чикләнүе;
– суд тарафыннан ата-ананың эшкә яраксызлыгы танылу;
– ата-ананы мәҗбүри рәвештә ниндидер авырудан дәвалау.
Мондый очракларда баланы балалар йортына урнаштыралар.
Әгәр дә баланы ниндидер гаилә тәрбиягә алырга ниятли икән, тәү чиратта, туганнарына өстенлек бирелә.

Уллыкка алыргамы? Әллә опекунлыккамы?

Тәү чиратта уллыкка һәм опекунлыкка алуның аермасын ачыклыйк.
– Опекага алган яисә кабул иткән гаиләнең баланы 18 яше тул­ганчы тәрбияләве күз уңында тотыла. Ә уллыкка алынган бала, чын мәгънәсендә, гаилә әгъзасы статусына ия. Ягъни ата-ана аның өчен гомер буе җаваплы.
– Опекага алынган баланы тәрбияләү өчен дәүләт матди ярдәм күрсәтә, уллыкка алынган баланы тәрбияләү өчен ата-ана бары тик үз көченә генә ышана ала.
– Опекага алу урындагы хакимиятнең мәгариф идарәсенең опека һәм тәрбиягә алу бүлегендә гамәлгә ашырылса, уллыкка алуны суд ярдәмендә генә башкарып була.
– Опекага алынган бала 18 яше тулганчы опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре тарафыннан даими тикшерелеп тора, ә уллыкка алынган бала тәүге 3 елда гына күзәтү астында була.

Опека

Гадәттә, опекага 14 яшькә кадәр булган балаларны яисә эшкә яраксыз өлкәннәрне алалар. Тәрбиягә (попечительлек итү) алынган балалар, мәсәлән, 14-18 яшьлек үсмерләр яисә аннан өлкәнрәкләр булырга мөмкин. Әмма аларны даими контрольдә тотарга кирәк. Мәсәлән, наркотик кулланучыларны, эчкечеләрне бу төркемгә кертәләр. Тәрбиягә алучы караучысының башка кешеләр белән ниндидер килешү төзүен тикшереп торырга хокуклы.
Опекага алу ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны махсус белемле туганнарының яисә башка гражданнарның тәрбиягә алуын күз уңында тота.
Гадәттә, балага 14 яшь тулгач, аның хокукый вәкиле попечитель статусына күчә.

Уллыкка алу

Баланы уллыкка яисә кызлыкка алу сабыйның бөтенләй башка төрле социаль һәм матди тормышын күз уңында тота. Ул 18 яшькә кадәр генә түгел, гомер буе аның өчен җаваплы булуны билгели.
Баланы уллыкка яисә кызлыкка бары тик суд тикшерүе буенча гына алып була. Моның өчен мотлак рәвештә бала ятим яисә ата-анасы аңардан баш тарткан, яки аны ата-анасының берсе генә тәрбияләгән булырга тиеш. Әгәр дә баланы әтисе яисә әнисе генә тәрбияли икән, икенчесенең юклыгы турында ЗАГСтан 25нче формага ярашлы белешмә алырга кирәк.
Баланы уллыкка алу өчен махсус документлар җыюдан тыш, булачак ата-ана медицина тикшеренүе үтәргә, махсус курсларда белем алырга тиеш. Бу кешеләрнең ата-ана бурычларын җиренә җиткереп башкара алуын махсус комиссия тикшерәчәк. Монда булачак ата-аналарның шәхес буларак үзенчәлекләре, матди кереме һәм яшәү мохите югары дәрәҗәдә булырга тиешлегенә зур игътибар бирелә.

Опекуннарга ярдәм чаралары

Опекага һәм попечительлеккә бала алучылар арасында моның белән һөнәри шөгыль­ләнүчеләр дә бар. Гадәттә, алар гаиләләренә берничә бала ала. Еш кына алар бала өчен чын әти-әни ролен үти, ә 18 яше тулгач, аларны үзаллы тормышка чыгара. Бу очракта әлеге гаилә белән бала моңа кадәр яшәгән социаль учреждение арасында килешү төзелә. Аның үз хокуклары һәм бурычлары бар.
Опекага, попечительлеккә алынганнарга һәм бала алучы гаиләләргә хөкүмәт матди яктан ярдәм күрсәтә. Бала алучы кеше социаль учреждение эшчесе ролен үти, шуңа да моның өчен ай саен акча ала (18 яшькә кадәр булган балаларны тәрбияләүчеләр турында сүз бара). Быел аның күләме 16873 сум тәшкил итә. Кайбер төбәкләрдә бу күрсәткеч зуррак та булырга мөмкин. Шул ук вакытта, тәрбияләнүчегә опекуны кеременең 40 проценты күләмендә пособие дә түләнергә мөмкин.
Әгәр балигъ булмаган балага ятимлек турында статус бирелсә яисә аның ата-анасы мәҗбүри рәвештә кайдадыр дәваланса, наркологта исәптә торса, кайдадыр холык төзәтү учреждениеләрендә булса, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителсә яисә бу чикләнсә, сабыйга шушы пособие түләнә. Әгәр ата-ана баласын тәрбияләүдән үзе баш тартса, мондый пособие билгеләнми.







Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җилдәй җитез чаптарлар
Сегодня, 10:33 :: Спорт
Җилдәй җитез чаптарлар
Уфада Шәехзадә Бабичка һәйкәл куелачак
Сегодня, 09:51 :: Ватанпәрвәрлек
Уфада Шәехзадә Бабичка һәйкәл куелачак
Митхун Чакраборти, яшә!
Сегодня, 09:49 :: Мәдәният һәм сәнгать
Митхун Чакраборти, яшә!
Наталя Орейро Русиягә яшәргә килмәкче
Сегодня, 09:29 :: Мәдәният һәм сәнгать
Наталя Орейро Русиягә яшәргә килмәкче




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»