Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ир — Себердә, хатын...

Ир — Себердә, хатын...
08.11.2018 / 2018 – Гаилә елы

Ир — Себердә, хатын... “Иреңне Себергә җибәрдең дә, рәхәт, иркен яшисең” дигән сүзләрне еш ишетәбез. Чыннан да, эшсезлек мәсьәләсе республикада гына түгел, бөтен ил халкын борчый бүген. Дөресрәге, эшсезлек дию дә дөрес түгелдер, тораклы булу, иркен яшәү өчен бездәге эш хакы гына җитми. Шун­лыктан, яшь һәм урта яшь-тәге ирләр гаиләләрен тәэмин итү өчен айлар буе башка төбәкләргә чыгып китеп эшләргә мәҗ­бүр. Менә шул “иркен яшисең” сүзләре артында нәрсә ята?

Ләйсән Хәсәнова,
Стәрлебаш районы, укытучы:

— Ирем белән соң өйләнештек. Беренче балабыз туганда миңа — 30, аңа 35 яшь иде. Беренче баладан соң эшкә чыкмадым, икенчесен алып кайтырга булдык. Шул ук вакытта өй төзи башладык. Мин декрет ялында идем. Ирем район үзәгендә эш табалмагач, Себер якларына чыгып китәргә булды. Беренче еллардагы авырлыкларны сөйләп бетергесез. Кызны балалар бакчасына илтү өчен кечесен калдырыр кеше юк. Авырып китсәләр, дәваханәгә бару да зур авырлыклар тудыра. Шулай итеп, үземә руль артына утырырга туры килде һәм башка проблемаларны да мөстә­кыйль хәл итәргә өйрәндем. Авыл җирендә яшәгәч, бәрәңге утыртырга да, хуҗалыкны тәртиптә тотарга да кирәк. Иремнең яллары һәр­вакыт әлеге эшләр вакытына туры килми. Шулай итеп, бакчаны сөр-дерү өчен трактор табу да, кулга балта-көрәк тоту да минем иңнәргә торып калгалый. Миңа һәрвакыт “син көчле хатын” дип кабатлыйлар. “Көчле хатын”га әверелүем — иремнең читкә китеп эшләвенә бәйле. Чөнки балаларны тәрбия-ләүне дә, өй мәшәкатьләрен дә вакытында хәл итәргә кирәк.

Эльвира Аллаярова,
Уфа шәһәре, сатучы:

— Ирем белән өч бала тәр-биялибез. Уфада фатир сатып алу мәсьәләсен хәл итү өчен ирем читкә эшкә чыгып китте. Фатир алдык, әмма иремнең кире кайтырга исәбе юк. Андагы эш хакын мин биредә таба алмыйм, ди ул. Аның хезмәт хакына таянып, яшәргә өйрәндек.
Дөресен генә әйткәндә, ирем белән аерым яшәргә өйрәндек. Бер ай эшләп, бер ай ял итә ул. Кайткач, бер атна тирәсе ул — безгә, без аңа ияләшә алмыйбыз. Өйдәге ир кеше кулын көткән мәшәкатьләрне дә күрми ул, чөнки эш урынында үз проблемалары белән генә яшәп өйрәнә. Икенче атна башлангач кына, акрынлап мине һәм балаларны борчыган мәсьәләләрне күрә башлый. Тиз арада китәргә дә вакыт җитә. Аның каравы, балаларга да мөнәсәбәте үзгәрде. Кайткач та аларны кибеткә алып чыгып, теләгән нәрсәләрен алып бирә. 7-8 көн аларның телә­геннән каршы чыкмый. Аңлыйм, балаларны бик сагына. Ә соңыннан тегеләре очына башлый. Аннары: “Балалар мине тыңламый, мине бире­дә санлаучы кеше юк”, — дип зар­лана.

Рәзифә Лотфуллина,
Бөре районы, балалар бакчасында тәрбияче:

— Ирем белән яратышып өйлә-нештек. Бер-бер артлы ике балабыз туды. Шул акча җитмәүлек аны Себер якларына юлланырга мәҗбүр итте. Бездән аерылгач, холкы бик үзгәрде. Көнләшә торган гадәте элек тә бар иде, хәзер инде бу “чире” тагы да көчәйде. Авыл җирендә сүз йөртергә яратучылар да бар бит. Аның шундый сыйфатын белеп, юри котыртучылар да юк түгел. Имеш, ул эшкә киткәч, мин дә өйдән чыгып китеп йөрим. Ике баланы тәрбияләү, авыл тормышы мәшәкатьләре белән бер-бер артлы көннәр үткәне сизелми дә кала.
Иремнең аракы белән дуслашуын да шул эше белән бәйлим. Чөнки эштән кайткач, ул “ял итәргә тиеш”. Шулай итеп, хуҗалык эшлә­ре ул булганда да, булмаганда да — минем иңнәрдә.
Туганнар, дуслар белән аралашып яшисе дә килә. Тәүге елларда кунакка, ашка чакырсалар, бармый кала идем. Үземне ирсез хатын кебек хис итә идем. Балаларны да туганнар белән аралаштырып үстерәсе килә бит. Хәзер инде минем балалар белән генә кемгәдер кунакка баруым да гадәти күренеш.
Чыннан да, ирләре Себердә эшләүче хатын-кызларның көчле рухлы булуларына сокланмау мөмкин түгел. Ә анда эшләгән ир-егетләр моның турында нинди фикердә соң?

Айдар Хәлилов,
Аскын районы:

— Себергә эшкә чыгып китүемә озак еллар инде. Аның да нинди генә почмакларында эшләргә туры килмәде. Елның 6 аен гына гаилә белән яшәгәч, әлбәттә, үзгәрә­бездер, тормыш иптәшләребез дә башка төрлегә әйләнә.
Гаиләбезне бик сагынабыз. Балаларның үсүен дә күрми калабыз шикелле. Безгә нинди генә шартларда яшәргә туры килми. Әлбәттә, боларның барысын да сөйләп булмый. Әмма шунысы ачык, бу авырлыклар — гаилә хакына. Дөрес, анда эштән башка бүтән мәшәкать юк та кебек. Һәм шушы арыта да. Ә өйдәгеләргә, киресенчә, мин булмагач, бөтен эшне үзләренә эшләргә туры килә. Ягъни алар да, мин дә аерым яшәргә өйрәнәбез.
Кайбер ир-егетләр эшкә чыгып киткәч эчә башлый. Дөрес, бөтен җирдә дә андыйларны тотмыйлар, әмма күңел ачарга мөмкинлек бул­ган урыннар да җитәрлек. Барысы да шул эш-мәшәкать булмаганлыктан, дип уйлыйм. Аннары хатыннары турындагы имеш-мимешләр дә, төрле сүз йөртүләр дә күп очракта, шушы эшсезлек сәбәпле барлыкка киләдер.
Хәзер инде Себердә дә эш хакы төрлечә. Элегрәк урнашып калганнар күбрәк ала сыман. Эш шартлары да төрлечә. Шуңа да, гаилә-ләрдәге аңлашылмаучанлыкларны бер генә сәбәп белән бәйләү дөрес түгел. Әмма, гаилә икегә бүленгән икән, һәркем барыбер яраклаша, үзе генә яшәргә өйрәнә...
Чыннан да, һәркемнең сүзендә хаклык бар. Гаиләдәге проблемаларны бергәләп хәл иткәндә генә, шатлыкта да, кайгыда да бергә булсаң гына, яшәве җиңелрәк.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җилдәй җитез чаптарлар
Сегодня, 10:33 :: Спорт
Җилдәй җитез чаптарлар
Уфада Шәехзадә Бабичка һәйкәл куелачак
Сегодня, 09:51 :: Ватанпәрвәрлек
Уфада Шәехзадә Бабичка һәйкәл куелачак
Митхун Чакраборти, яшә!
Сегодня, 09:49 :: Мәдәният һәм сәнгать
Митхун Чакраборти, яшә!
Наталя Орейро Русиягә яшәргә килмәкче
Сегодня, 09:29 :: Мәдәният һәм сәнгать
Наталя Орейро Русиягә яшәргә килмәкче




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»