Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Килен чагың булгандыр бит Синең дә бер, каенана...”

“Килен чагың булгандыр бит Синең дә бер, каенана...”
08.11.2018 / 2018 – Гаилә елы

“Килен чагың булгандыр бит Синең дә бер, каенана...”Татар эстрадасында билгеле җырчы Иркәнең бу җырын күпләрнең ишеткәне бардыр. Чыннан да, бу тема инде ничә гасыр буе актуальлеген югалтмый. Шулай булуга карамастан, килен белән каенана турында сүзләр кимегәне юк. Өлкән яшьтәге бер апаның әйткән сүзләре һәрвакыт истә.

“Кызым да, улым да бар. Әмма бианай әбигә караганда күпкә акыллырак булырга тиеш икәнен балаларым гаилә коргач кына аңладым. Гаиләдәге “һава торышы” хатын-кызга бәйле. Әни белән кыз ничек тә уртак тел таба, ә менә улымны югалтмас өчен килен белән мөнәсәбәтләргә һәрвакыт җитди игътибар бирдем”, — дигән иде ул.


Чыннан да, килен белән бианай ничек кенә дус булырга тырышса да, аңла­шылмаучанлыклар барыбер барлыкка килә. Монда инде ике якның да акыл белән эш итүе мөһим. Ә менә ике гүзәл зат арасында калган ир-егеткә ниш-ләргә? Монысына артык игътибар итмибез дә.
Гаиләдәге конфликтлардан ничек качып калырга? Каенана белән килен, чыннан да, дус булып яши аламы, әллә инде бу башкалар алдында гаиләне идеаллаштырып күрсәтү генәме?

Ул минем улыма лаек түгел!

Мондый сүзләрне һәр өченче бианай кабатлыйдыр. Әйе, ул улын дөньяга тудырган, аңа иң яхшы уенчыклар алып биргән, киендергән, тәрбияләгән. Аңа дөньяга караш, җәм­гыятьтә үз-үзен тоту һәм башка үзенчәлекләрне сал­ган. Гомумән, ул баласы өчен бары тик иң яхшы әйберләрне генә сайлаган. Шулай булгач, һичшиксез, аның улы — иң яхшысы. Алай гына да түгел, улы өйләнгәнче, чыннан да, әнисе аның өчен тормышындагы иң мөһим хатын-кыз ролен үти. Ашарга әзерләүче дә, киемнәрен юучы да, гомумән, аңа яшәү өчен уңайлы шартлар тудыручы ул. Әгәр дә ир кеше гаиләдә бердәнбер бала икән, бу төшенчәләр тагын да ныграк чагыла. Ә инде малайның әтисе дә юк икән, димәк, бианай өчен улы, чыннан да, дөньядагы иң мөһим, иң кадерле кеше булудан туктамаячак. Бу очракта каенана белән ниндидер килешүләр бәлки алып барып та буладыр, әмма бу — бик сирәк күре­неш. Һәм менә, бердәнбер көнне күпкә яшь, матур хатын-кыз аңардан бар назын биреп үстергән улын тартып ала. Киленне бианай, тәү чиратта, улының тор­мыш юлдашы, оныклары­ның әнисе итеп түгел, ә үзе-нең көн­дә­ше итеп кабул итә. Әлбәттә, акыллы бианай моны яшерергә тырышачак, әмма күңелдә бу көн­дәшлек барыбер саклана. Гаилә башлыгының әнисе улының игътибарын төрлечә үзенә җәлеп итәргә тырыша. Ә хатын-кызның, әлбәттә, ире өчен бердән­бер буласы килә. Шул ук вакытта, һәркемнең гаи­лә коруы — гадәти күре­неш. Килен сез уйлаганча, нинди генә начар булса да, ул улы­гызның сайлап алган кешесе. Ә тормышта төрле төшенчә­ләргә карашны аңарда сез булдыргансыз. Димәк, әлеге хатын-кызның нәкъ сезнең килен булуында сезнең дә өлешегез бар. Һәм шуны да онытырга ярамый, улыгыз аерылып сезнең янга кире кайтса да, ул элекке булмаячак.

Мин аны барыбер әнисеннән аерып алам!

Монда да шул ук көн­дәшлек хисе хөкем итә. Чыннан да, яшь хатынның болай уйларга хокукы бар кебек. Бианай яшь гаилә тормышына төрлечә кысылып, үзенең киңәшләрен көчләп такса, низаг чыгуы көн кебек ачык. Монда да хаклык бар, яшь кыз ярат­кан кешесенә кияүгә чыга. Аның белән генә киләчәккә планнар кора, тормышын аның белән генә күзаллый. “Мин бианайга кияүгә чыкмадым, ни өчен ул телә­гәнчә яшәргә тиешбез? ” — дип каршылык күрсәтә. Бианайның яшь гаилә тормышында ниндидер роль уйнаячагы көн кебек ачык. Моннан котылып булмый да төсле. Әмма аның холкы, теләк­ләре, уйлары да яшь гаилә тормышына үз­гәреш­ләр кертми калмый. Кемдер килененә ошамаган нәрсә­ләрне үзенә әйтә. Ә икен­челәре, “килен белән мөнәсәбәтне бозмаска тырышып”, бу сүзләрне улы аша ишеттерә. Бу очракта нәкъ икенче ысул куркынычрак, ди психологлар. Чөнки ки­леннең җитешсез­лекләрен улына күрсәтеп, бианай аның да хатыны турындагы фикерен үзгәртә. Икенчедән, кайчан да булса яшь килен иренең дә, биа­насының да характерын аңлый башлаячак. Һәм ире теленнән чыккан сүзләр­дә дә бианасы тавышы ише­телүен сизеп, ничек тә ул белән ананы аерырга тырыша.
Ничә генә яшьтә булса да, ана белән баланы аерып булмый. Яшь киленнәр моны үзләре әни булгач ныклап аңлый. Әмма бу очракта яшь гаилә башлы­гының үз-үзен ничек тотуы күп нәрсәгә йогынты ясый. Психологлар аларга бер­ничә киңәшне истә тотарга тәкъдим итә.
* Килеп чыккан низагны тикшерегез. Хатыныгыз белән әниегез ара­сында ниндидер аңлашыл­мау­чан­­лыкларга беркайчан да күз йоммагыз.
* Конфликтны кем барлыкка китергәнен ачыклагыз, аннары аны ничек тә “йомшартырга” тырышыгыз. Хатыныгыз икән — матур сүзләре­гезне кызганмагыз, әние­гез бул­са — аның пе­­шер­гән бә­лешләре килененә бик ошаганы турында әйте­гез.
* Тормыш иптәшен ярат­­кан ир һәрвакыт гаиләсе яклы булырга һәм ба­лаларының киләчәге өчен борчылырга тиеш.
* Үзегезнең мөстә-кыйль­­­­­легегезне күрсә­тер­гә онытмагыз һәм әниегезне шәхси тормышыгызга кертмәгез.

Нишләргә ярамый

1. Үз-үзегезне бернәрсә дә булмаган кебек тотмагыз.
2. Бер хатын-кызны икенчесе алдында акламагыз.
3. Берсе сезгә зарлана икән, аңа кушылып, икенчесен тәнкыйтьләмәгез.
4. Әниегез яисә хатыныгыз турында кире фикер белдермәгез.
5. Әгәр дә алар әрләшә икән, кайсыдыр якны алмагыз.
6. Һәрвакыт әниегез фикеренә колак салмагыз.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җилдәй җитез чаптарлар
Сегодня, 10:33 :: Спорт
Җилдәй җитез чаптарлар
Уфада Шәехзадә Бабичка һәйкәл куелачак
Сегодня, 09:51 :: Ватанпәрвәрлек
Уфада Шәехзадә Бабичка һәйкәл куелачак
Митхун Чакраборти, яшә!
Сегодня, 09:49 :: Мәдәният һәм сәнгать
Митхун Чакраборти, яшә!
Наталя Орейро Русиягә яшәргә килмәкче
Сегодня, 09:29 :: Мәдәният һәм сәнгать
Наталя Орейро Русиягә яшәргә килмәкче




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»