Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Мәхәббәтне саклау кирәк”

“Мәхәббәтне саклау кирәк”
08.11.2018 / 2018 – Гаилә елы

“Мәхәббәтне  саклау кирәк”Бәхетле гаиләнең сере нидә? Берәүләр дистә еллар дәвамында ир белән хатынның бергә яшәвендә, икенчеләр – уллы да, кызлы да булуда, дияр. Әлбәттә, боларның һәркайсында дөреслек бар. Гомумән, алтын туен билгеләүче парлар бер үзенчәлеккә таянса, яңа гына өйләнешкәннәр өчен бу кыйммәтләр бөтенләй башкача булырга мөмкин. Уфа шәһәрендә яшәүче Альбина Ситдыйкова: ”Гаиләдәге бәхет бер-береңне аңлауга бәйле. Шушы үзенчәлек кенә озак еллар бергә яшәүне тәэмин итә ала”, — дип исәпли.

­Альбина 1983 елда Уфада туа. Мәктәптә бары “4” һәм “5” билгеләренә генә укый ул. Балачак еллары күз ачып йомган арада үтеп тә китә, чыгарылыш кичәсе якынлаша. 11нче сыйныфта шау-гөр килеп шушы тантанага әзерләнгәндә булачак тормыш иптәше белән таныша. Егет тә шушы ук мәктәпне тәмамлаучы була. Параллель сыйныфларда укысалар да, яшьләр моңа кадәр бер-берсен белми.
— Чыгарылыш кичәсен­дә Ленарның минем белән вальс биергә теләге көчле иде. Укытучыларны ничек күндергәндер, анысын әле булса әйтми, әмма чыгарылыш кичәсендә, чыннан да, без бергәләп вальс әй-лән­дек, — ди Альбина.
Ничә еллар бер мәктәп­тә укып та бер-берсен бел-мәгән яшьләр соңгы мөм-кинлекне кулдан ычкындырмый. Икесе дә Уфа авиация техник университетына укырга керә. Студент елларында һәрвакыт бер-бер­сенә таяныч булалар. Укуларын тәмамлагач та, 2005 елда гөрләтеп туй ясыйлар.
Әлеге көндә Альбина “Гарант” компаниясендә мәгълүмати-хокук хезмәте департаменты директоры вазыйфасын башкара. Ә Ленар “ВТБ” банкында эшли.
Бүген бу яшь гаилә 11 яшьлек Каринаны һәм 4 яшьлек Элинаны тәрбияли. 5нче сыйныфта укучы Карина — әти-әнисенең дә, мәктәп­нең дә горурлыгы. Ул берничә ел инде гимнас­тика белән шөгыльлә­неп, республика һәм ил күлә­мен­дә үткән ярышларда призлы урыннар яулый. Мәсәлән, былтыр гына кыз Казанда үткән Бөтенрусия ярышларында 2нче һәм 3нче урыннар яулаган. Моннан тыш, бары “бишле” билгеләренә генә укый.
— Балаларны тәрбия-ләү­дә әти-әниләребезнең роле әйтеп бетергесез, — ди Альбина. — Чөнки бала­ның сәләтен үстерү өчен түгәрәкләргә йөртергә, аның белән даими шөгыльләнер­гә кирәк. Ә без ирем белән иртәдән кичкә кадәр эштә. Кечкенә булса да, бала — шәхес. Аңа ниндидер фи­кер­ләрне тагу, яисә көчләп ниндидер түгәрәкләр­гә йөртү дөрес түгел, минемчә. Каринаның, мәсәлән, беренче сыйныфта укыган чагында өй эшләрен тикшерә идем, хәзер инде ул боларга тулысынча үзе җавап бирә. Балага берникадәр ирек бирү дә кирәк, дип уйлыйм.
Чыннан да, өйдәге тынычлык, хатын белән иргә генә, яисә андагы ниндидер көндәлек эшләргә генә бәйле түгел, гаиләдә һәр-кем үзен уңайлы, иркен тотарга тиеш һәм һәркемнең фикере белән исәпләшү кирәк. Гаиләдә хатын-кыз да, ир-егет тә үзен кирәкле, бәхетле итеп тоя икән, барлык авырлыкларны җиңеп чыгарга була.
Вакыт үткән саен һәр гаиләдә беренче хисләр берникадәр суына барган төсле. Әмма яшьлектәге хисләрне юкка чыгармас өчен кайбер чакта үз-үзеңне элеккечә тоту да җитә. Мәсәлән, Альбина Ленар белән очрашып йөргән чакларында аның үзен курчалаганын дулкынланып искә ала. “Шуның белән үзенә каратты да инде”, — дип елмая ул. Бүген дә шушы сыйфатларына тугры кала Ленар. Чын-чынлап гаилә башлыгы булган ир кызларына да ир-ат образын булдыруга игътибар итә.
— Кызлар өчен әти — ышанычлы, яклаучы кеше, таяныч ул. Алар аны, чыннан да, барлык авырлыклардан коткарып калучы кеше дип кабул итә. Ә әни кеше кызларга хатын-кыз төшенчәсен аңлатып үсте­рергә тиеш, дип уйлыйм. Аш-су әзерләүдә дә, өйне пөхтә итеп тотуда да, матур булып калу серләренә дә төшендерү мотлак, — ди ул.
Чыннан да, Альбинаның әйткән сүзләрендә хаклык бар. Гаиләләре белән ял итәргә йөрүләре дә, бер-берсенә һәрвакыт таяныч булулары да әллә каян сизелә аларның.
— Мин беркайчан да хатын-кыз өйдә генә торып, бала тәрбияләргә тиеш дип уйламадым. Әгәр дә эш-ләргә теләге бар икән, ире белән бер үк күләмдә эшлә-ве дә тормыш иптәшенең абруен төшерми. Шул ук вакытта, без Ленар белән икәү берничә сәгатьтә зур бер табын әзерләргә мөм-кин­без. Аш-су бүлмәсендә беребез бер ризык әзер­ләсә, икенчебез — башканы. Минемчә, гаиләдә тигезлек булганда бер-береңә булган хисләр суынмый. Мәхәббәтне саклау кирәк, ә калган мәсьәләләрне ничек тә хәл итеп була, — ди ул.
“Гашыйк булу кыен түгел, мәхәббәтне саклап калу авыр”, диләр. Читтән караганда, Ситдыйков­ларның гаиләсе башкалардан әллә ни аерылмый да кебек. Икәүләп иртәдән алып кичкә кадәр эшлиләр, ике бала тәрбиялиләр. Әмма аларның өендә бул­ган тыныч атмосфера, гаилә әгъзаларының бер-берсенә булган игътибары һәм хөрмәте соклануга лаек. Чын мәхәб­бәт, чыннан да, бер авырлык алдында да баш имидер ул.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җилдәй җитез чаптарлар
Сегодня, 10:33 :: Спорт
Җилдәй җитез чаптарлар
Уфада Шәехзадә Бабичка һәйкәл куелачак
Сегодня, 09:51 :: Ватанпәрвәрлек
Уфада Шәехзадә Бабичка һәйкәл куелачак
Митхун Чакраборти, яшә!
Сегодня, 09:49 :: Мәдәният һәм сәнгать
Митхун Чакраборти, яшә!
Наталя Орейро Русиягә яшәргә килмәкче
Сегодня, 09:29 :: Мәдәният һәм сәнгать
Наталя Орейро Русиягә яшәргә килмәкче




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»