Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Эштә дә, тормышта да үрнәк

Эштә дә, тормышта да үрнәк
09.11.2018 / 2018 – Гаилә елы

Эштә дә,  тормышта да  үрнәкНәкъ менә шундый кешеләр җәмгыятебезнең таянычы булып тора.

Борһановлар бергә гаилә корып яши башлауларына 50 ел тулуны, ягъни Алтын туйларын билгеләп үтте. Роберт Абдрахман улы белән Сәгыйдә Барый кызы — икесе дә югары белемле һөнәр ияләре. Кайда нинди вазыйфа башкар­салар да, вакытлары, көчләре, сәламәтлекләре белән исәпләшеп тормаганнар. Икесенә дә “Хезмәт ветераны” исеме бирелгән, медальләр тапшырылган.


Тормыш уңышлардан һәм шатлыклардан гына тормый. Борчылулар, көе­нечләр, хәтта югалтулар аларны да урап узмагандыр. Әмма нинди генә шартларда да Борһановлар, эштә намуслылык үрнәге күрсәтеп, гаилә ныклыгын саклап, соклангыч балалар, оныклар үстереп, кешеләр арасында, тоташ җәмгыятьтә ихтирам казанган.
Бергә үткән ярты гасырлык гомер юлына караш ташлаганнан соң, ул йөз кызартырлык булмаган, дигән нәтиҗә ясады бу бәхетле парның якыннары һәм элекке хезмәттәшләре.
Роберт Борһанов Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан Авыргазы районының Корманай авылында гади колхозчы гаи-ләсендә туган. Замандашлары кебек үк, кечкенәдән эшләп үсә. Солтанморат урта мәктәбен тәмамлаганнан соң колхозда эшли. Өч ел армиядә хезмәт итеп кайта. Башкортстан авыл хуҗалыгы институты студенты булып китә. Диплом алгач, юл­лама буенча Үзбәк­станга эшкә җибәрелә. Андагы тормышка күнегергә дә өлгерми — Башкортстанга сорап кайтаралар. Мәчетле райо­ны авыл хуҗалыгы идарәсендә өлкән зоотехник булып эшли башлый.
Нәкъ менә шунда булачак хәләл җефете белән таныша да инде ул. Әти-әнисе ветлечебницада гади эшчеләр булган Олы Устьикин кызы Сәгыйдә партия райкомының беренче секрета­реның кабул итү бүлмәсендә секретарьша булып эш­ли икән. Яшьләр, бер ел дуслашып йөргәч, гөрләтеп туй үткәрәләр. Сә-гыйдә Барый кызы да институтта белем алып, хезмәт баскыч­лары буйлап зур банкның әйдәүче белгече дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.
Роберт Абдрахман улы зоотехния факультетында укыса да, икътисад буенча да төпле белем ала. Моны күреп, район авыл хуҗалыгы идарәсенең план-икътисад бүлеге начальнигы итеп үрләтәләр.
Мәчетледәге яшь һәм өметле плановик-икътисадчыга Уфада да игътибар итәләр. 1973 елның көзендә республиканың совхозлар берләшмәсе төзелгәч, андагы баш икътисадчы вазыйфасына Борһановны чакыралар. Ике елдан берләшмә Авыл хуҗалыгы министрлыгына кушылгач, аңа план-икътисад бүлегенең баш икътисадчысы эше тапшырыла.
Тагын сигез елдан аны БАССР Госпланына (Дәүләт план комитетына) авыл хуҗалыгы һәм хәзерләүләр бүлеге начальнигы итеп күчерәләр. 1985 елда Госплан рәисе урынбасары урыны бушагач, кандидатураны читтән эзләп тормыйлар, сыналган, тәҗрибә туплаган, әзерлекле кадр, дип, Борһановны тәкъдим итәләр.
Роберт Абдрахман улы 1983 елда — “Аеруча хезмәт күрсәткән өчен”, 1985 елда “Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнә. 1990-2000 елларда Авыл хуҗалыгы министрлыгында икътисад идарәсе начальнигы вазыйфасын башкарып, “Башкортстанның атказанган икътисадчысы” исеменә лаек булып, Русия Авыл хуҗалыгы министр­лыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнеп, икътисад фәннәре кандидаты һәм өченче класслы баш дәүләт советнигы буларак, 60 яше тул­ган көнне отставкага чыга һәм шул мәлдән башлап, тагын 15 ел эшчәнлеген фәнгә, педагогик хезмәткә һәм яшь кадрлар әзерләүгә багышлый.
Укыту эшенә күчәчәген алдан ук күздә тотып, диссертациясен ашыкмыйча һәм җентекле әзерли. Аны яклаганчы ук Авыл хуҗалыгы институтында һәм авыл хуҗалыгы белгечләрен кабаттан әзерләү, квалификацияләрен күтәрү курсларында имтихан алу комиссиясе рәисе булып тора. Дәүләт хезмәтеннән туктау белән курсларның кафедра мөдире итеп алалар үзен. Колхоз рәисләрен укыту башланган чор. Лекцияләр укып, кон­суль­тацияләр биреп һәм имтиханнар кабул итеп, ел ярым эчендә бөтен Башкортстанны йөреп чыга. 2005 елның феврален­нән Башкортстан дәүләт аграр университетының аграр җитештерү икътисады кафедрасы мөдире булып эшләде.
— Без хәзер икътисадчы-бухгалтерларның тоташ бер динас­тиясенә әйләндек инде, — ди Роберт Абдрахман улы.
Аларның ике кызы да — һөнәрләре буенча югары белемле бухгалтерлар. Эльза тәүдә республика салым хезмәтендә эшли, шуннан “Транснефтеурал” акционерлар җәмгыятендә әйдәүче икътисадчы-бухгалтер була. Тырышлыгын исәпкә алып, биш еллап элек бүлек начальнигы урынбасары итеп күтәрәләр. Гүзәл 17 ел “Альфабанк”та эшләп, хәзер Мәскәүгә караучы “СМПбанк”та (“Төньяк диңгез юлы банкы”) җаваплы хезмәткәр. Күптән түгел генә әле Мәскәүгә юбилей чараларына банктан берүзе барып, бүләкләр дә алып кайткан.
Борһановларның өлкән оныклары Эмиль дә “Транснефте-
урал”да эшли. 10нчы сыйныфта укучы Камилла да гаиләдәге өлкән буыннар кебек югары белем алырга хыяллана.
— Киләчәктә безгә сәламәтлекне саклап, оныкларның балаларын күрергә, аларның уңышларына куанырга гына кала инде. Бәлки, әле чираттагы шатлыгыбыз — Бриллиант туйны да бәйрәм итү насыйп булыр, — ди Роберт Абдрахман улы.

Фәрит Фаткуллин.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Әстагфирулла, Юнир абый түгелме соң!
Сегодня, 16:34 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әстагфирулла, Юнир абый түгелме соң!
Халыкка якын булу мөһим
Сегодня, 15:39 :: Сәясәт
Халыкка якын булу мөһим
Куркыныч җинаятьче качкан
Сегодня, 15:15 :: Яңалыклар
Куркыныч җинаятьче качкан








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»