Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Утыз ел бер көн ялсыз!

Утыз ел бер көн ялсыз!
20.11.2018 / 2018 – Гаилә елы

Утыз ел бер көн ялсыз!Наҗия һәм Фәсәхетдин Хаҗиевлар бар гомерен терлекчелеккә багышлаган.

Наҗия белән Фәсәхетдин Хаҗиевлар туган ягына, авылына тугры калып, кендек каны тамган туфракның бәрәкәтен табып, шунда гомер кичергәннәр. Аларның икесенең фермада эшләгән чорын бергә кушсаң, 60 елдан артып китә.


Бүген Хаҗиевлар уллары Исхакның гаиләсе белән бергә яши.
— Әти-әни өлкән яшьтә. Аларны кадер-хөрмәттә яшәтү балалар бурычы бит. Шуларны уйлап, бер ел элек Сибайдан күченеп кайттык. Байгилде лицее автобусында балалар йөр­тәм, — ди Исхак Ха­җиев.
Әңгәмәбез Хаҗиев­ларның иркен, җылы өендә дәвам итте.
— Беренче танышуыбыз фермада булды. Күрше авылдан Байгилде фермасына савучы булып эшкә урнашкач, Наҗияне күреп, аның уңган­лыгына сокландым. Кечкенә буйлы, какча гәүдәле бик чибәр кыз. Ул вакытта савучылар көндә­лек сөтне май заводына илтеп тапшыру өчен кизү тора иде. Илле килограммлы сөт флягаларын ат арбасына күтәреп салалар, барып җиткәч бушаталар. Фермага кайтканда, флягаларны юарга су тутырып алып кайталар. Шушы авыр эшен бераз җиңеләйтер өчен мин аның кайтканын көтеп торып, ярдәмләшә идем. Шулай дуслашып киттек. Озакламый өйләнеш­тек.
1959 елда “Кызыл таң” гәзитендә “Ирләр сыер сава” дигән мәкалә басылып чыкты. Анда Кырмыскалы районында берничә ир-егет савучы булып эшкә урнашкан, дигән хәбәр языл­ган иде. Моны укыгач, минем дә алардан калышасы килмәде. Ул вакытта беренче балабызга бер яшь иде. Наҗия белән киңәш­ләштек тә, икебез дә сыер саварга булдык. Миңа 14 баш сыер бирделәр. Эшнең читтән карап торганда гына җиңел тоелуын беренче чиләк сөтне сауганда ук аңладым. Сыер савуның барлык нечкәлек­ләренә Наҗия өйрәтте. Савымны арттыру юлларын эзли башладым. Иң тәүдә читән улакларны тактадан ясалганнарына алыштырдым. Азыкны терлекче белән бергә фермага алып кайткач, тиешле норманың яртысын бүлеп бирәм. Болай иткәндә мал азыгы улактан коелып, тапталып бетми. Сыерлар ашап беткәч, калганын салам, су эчерәм, тоз ялатам, үземчә тәрбия­лим. Тырышлык юкка китмәде — савым артты, безнең ферма колхоз буенча беренче­леккә чыкты. Ике ел эшләгәч, ферма мөдире вазыйфасын тәкъ­дим итте­ләр. Беренче мәлне бик авыр булды: эшче куллар җитешми, мал азыгына кытлык, фермада фонарь яндырып эшлибез. Шулай булуга карамастан, ярышта алдынгы буласы килә. Халыкны дәрт­ләндерү юлын таптым: комсомол яшьләр фермасы оештырдым. Савучылардан эшкә вакытында килүне таләп иттем. “Комсомол җые­лышында тәртибеңне тикше­рәбез!”— дигән сүздән куркалар иде. Яңа ферма бинасы, терлек­челәр йорты төзедек. Социалистик ярыш Иглин һәм Нуриман районнары арасында була иде. Байгилде фермасы һәрвакыт алдынгылар сафында булырга тырышты. Җиңгән өчен бирелгән премия акчасына “Кызыл почмак”та савучыларга ял вакытында кереп йомшак диванга, кәнәфигә утырып телевизор карау, радио тыңлау мөмкинлеге тудырдык.
Тырышлыгымны күреп, терлекчеләр һәрвакыт яр­дәм­гә килде, ялгызымны гына авырлыкта калдырмадылар. Коллективның бер­дәмлеге дә ышаныч арттырды, көч бирде. Фермадан башка яшәүне күз алдына да китермәдем. Бер көн ялсыз 30 ел буе ферма мөдире булып эшләдем. Аллаһка шөкер, хезмәтемне лаеклы бәһа­ладылар. “Баш­кортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булдым, — ди Фәсәхетдин Әдият улы.
Иренең сөйләгәнен сабыр гына тыңлап утырган Наҗия апа сүзгә кушылды:
— Без гел эш дип яшә­дек. Җиңелрәк хезмәт урыны эзләп тә карамадык. Таң атканчы чыгып китә идек тә, караңгы төшкәч кенә кайта идек. Без өйләнешкәндә Фәсәхет­дингә — 21, миңа 18 яшь иде. Бер-бер артлы алты балабыз дөньяга килде. Икебез дә колхоз эшеннән бушамагач, алар үзаллы булып үсте. Кызларыбыз, улларыбыз хуҗалыктагы барлык эшләрдә ярдәмче булдылар. Йөзебезгә кызыллык китер­мәделәр. Кайгыларны да күп күрергә туры килде. Өч улыбыз бик иртә якты дөньядан китте. “Барысына да ничек түздек, ничек өлгердек икән?” — дип аптырыйм. Яшьлек белән авырлыклар сизел­мәгән.
Ирем гадел, тырыш, уңган булды. Ул ферма мөдире булгач, миңа ике­ләтә тырышып эшләргә туры килде. Җә­мә­­гать эш­ләрендә дә актив идем. Берничә тапкыр авыл, район Советы депутаты итеп сайладылар. Сайлаучы­ларның наказларын намус белән, җиренә җиткереп үтәргә тырыштым. Яшь­ләргә әйтәсем килгән сүзем шул — күңел биреп эш­ләгән эш бәрәкәт китерә һәм тырышып дөнья көтсәң генә тормыш алга бара, — ди Наҗия Идият кызы.

Зөһрә ИСЛАМОВА.
Нуриман районы.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Куркыныч лифт...
Сегодня, 15:57 :: Җәмгыять
Куркыныч лифт...
Грипп эпидемиясенә әзербезме?
Сегодня, 15:40 :: Сәламәтлек саклау
Грипп эпидемиясенә әзербезме?
Гомере бетмәгән икән...
Сегодня, 15:34 :: Җәмгыять
Гомере бетмәгән икән...
Илһам Шакировның исеме ничек мәңгеләштереләчәк?
Сегодня, 15:28 :: Мәдәният һәм сәнгать
Илһам Шакировның исеме ничек мәңгеләштереләчәк?
Сибайда экологик хәл тотрыклы
Сегодня, 15:28 :: Яңалыклар
Сибайда экологик хәл тотрыклы
Темәстә - яңа янгын сүндерү депосы
Сегодня, 15:22 :: Башкортостанга - 100 ел!
Темәстә - яңа янгын сүндерү депосы




Новости русской версии сайта

Яңа номер

7 (25311) от 18 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»