Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Дөрләп янсын, мәңге сүнмәсен!

Дөрләп янсын, мәңге сүнмәсен!
30.11.2018 / 2018 – Гаилә елы

Дөрләп янсын, мәңге сүнмәсен!Чакмагыш һәм Уфа районнарында Татарстанның Мәдәният министрлыгы биргән грант исәбенә “Гаилә учагы” конкурслары үтте.

Шушы көннәрдә Чакмагыш районы Мәдәният сараенда “Гаилә учагы” конкурсы кысаларында үзенчәлекле чара үтте. Гаилә елына багышланган ул чараның иганәчеләре булып – “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе һәм шәхси эшкуарлар Р. Гатауллина, Г. Гобәйдуллина чыгыш ясады.


Фойеда балалар сәнгать мәктәбе укучыларының рә­сем­нәре, балалар иҗат йортында шөгыльләнү­челәрнең һәм районда яшәүче оста­ларның кул эшләре күргәз­мәсе оештырылды. Башкаладан килгән кунаклар да үзәк китапханә хезмәткәре Алсу Гәрәеваның сәйлән белән эшләнгән калфакларын, Рапат урта мәктәбе укытучысы Резеда Ишморатованың шакмаклап чиккән рәсем­нәрен һәм балаларның кул эшләрен кызыксынып карады. Балалар приюты тәрбиячесе Регина Мозафарова исә топиарий ясау буенча осталык дәресе күрсәтте. Бәйрәмгә килүчеләрне “Идел” халык инструментлары ансамбле татар халык көйләрен башкарып сәламләде. “Гаилә учагы” фестиваль-конкурсы республика күләмендә үткәрел­гән “Шәҗәрә” бәйрәме кысаларындагы “Гаиләм – минем калгәм” бәйгесендә икенче дәрәҗә Дипломга лаек бул­ган, әле күптән түгел “Үрнәк ал” бәйгесендә Башкортстан Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән Гафаровлар гаиләсенең матур чыгышы белән башланды. Иркен, якты залдагы мул сыйлы табыннар янында гаилә кыйм­мәтләренең асылын яхшы аңлаган күпбалалы, караучысыз калган сабыйларга кү­ңелен ачкан патронат гаилә­ләргә сокланмау мөмкин түгел. Бәйрәмне алып баручы, “Сәхибҗамал” татар хатын-кызларының Чакмагыш бү­лекчәсе җитәкчесе Луиза Ишморатова башкаладан килгән кунаклар – Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасарлары: “Кызыл таң” нәш­риятының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, Альбина Хәлиуллина, Халыклар дуслыгы йортының методик оештыру бүлеге мөдире, якташыбыз Фидрат Ямалетдинов белән таныштырды. Чараны район хакимияте башлыгы­ның кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова ачты. Чыгышында ул һәр гаилә өчен мөһим булган социаль яклау чараларының районда уңышлы тормышка ашырылуын билгеләп үтте, Гаилә елы кысаларында авылларда, район үзәгендә бихисап мәдәни конкурслар, спорт ярышлары, очрашулар оештырылуын һәм анда күркәм гаиләләрнең катнашуын ассызыклады.
– Ялгыз гына бәхетле булу мөмкин түгел, гаилә үзе генә дә шулай ук бәхетле яши алмый. Барыбыз бергә булганда гына бәхеттән һәркемнең йөзе балкып тора, шуңа бергә булыйк, – диде чыгышында Светлана Фларис кызы.
Очрашуның иң күркәм өлеше чарада катнашкан гаиләләр белән танышу булды. Ятим балаларга бар күңел җылысын биреп, үз канаты астына алып тәрбия­ләгән гаиләләр аеруча сокландыра, горурлык хисләре уята. Бәй­рәмдә катнашучы Имәнлекул авылыннан Васиковлар һәм Чакмагыштан Юнысовлар гаиләләре мәр­хәмәт­лелек, изгелек үрнәге булып торалар. Алар берничә ятим балага тулы тормыш белән яшәү мөмкинлеге бүләк иткәннәр.
Тәрбиягә балалар алган гаиләләрнең хуҗабикәләре Гөлсинә Васикова һәм Альмира Юнысова сабыйлары белән таныштырып, аларның уңышлары турында горурланып сөйләде. Әйе, адәм баласы җир йөзенә бәхетле булу өчен туа, әмма тормыш аны төрле яклап сынаулар алдына да куя. Яңа Каръяуды авылында гомер кичерүче Марат Хәйдәров сөйгәне, тормыш юлдашы Зинфирасын мәңге­леккә югалтканнан соң гаи­ләне таркатмыйча, балаларын дәүләт карамагына тапшырмыйча ялгызы тәр­бияли. Авырлыкларга баш имәгән әти сабыйлары өчен җан атып яши, алар өчен сабырлык үрнәге дә ул, горурлык та. Бәйрәмдә исә улы Денис һәм кызы Эльвира­ның бергәләп җыр башкаруы олы бүләк булып кабул ителде. Тантанада ятим балаларга әти-әни назы бүләк иткән, игезәк кызлар тәрбияләүче Эльза һәм Фидрат Шәйдул­линнар, күп балалы әти-әни булу бәхетенә ирешкән Алия һәм Ришат Зариповлар, Таңсылу һәм Аль­берт Фатыйховлар, Ләйсән һәм Данил Кинҗә­кәевлар, Рәмилә һәм Рифат Сәлимгәрәев­лар, Олеся һәм Юрий Самойловлар, Гүзә­лия һәм Борис Галиев­ларның гаилә­ләре белән танышу да булды. Залдагы экранда күрсәтелгән фотолар да бу гаиләләрнең көндәлек мәшә­катьләрен бик тулы чагылдырды. Һәр гаилә­дә сәнгать­кә, спортка мәхәб­бәт тәрбияләү аерым урын алып тора. Чара барышында да шуклык-шаянлыклары, мәшә­катьләре белән һәркай­сы үзенчә яраттырган сабыйларга карап, һәр гаи­ләнең сөенеч-шатлык белән яшәгә­нен аңлыйсың. Конкурс булгач әти-әниләрнең җыр башкарулары, балалар­ның дәрт­ле биюләре, татар милли кием­нәре коллекциясе тәкъ­дим итү дә һәр гаиләне бергә туплаучы гимн булып яңгы­рады, алар­ның бердәм­леген дәлилләде.
Гаиләләр белән танышу исә балалар сәнгать мәктә­бенең, мәдәният йортының иҗат коллективлары һәм хезмәткәрләренең чыгышлары белән үрелеп барды. Күркәм чараны йомгаклап Альбина Хәлиуллина, Фидрат Ямалетдинов, Фаил Фәтхет­динов чыгыш ясап, халкы­бызның рухи мирасын, гореф-гадәтләрен, гаилә кыйм­мә­т­ләрен саклау, ныгыту юнә­лешендә бихисап эш башкаручы район хакимияте җитәк­челегенә рәхмәтләрен җит­керде. Әлеге максатлы эшнең дәвамлы булуын теләп, бәй­рәмдә катнашкан һәр гаиләгә милли-мәдәни оешма­ның дипломнары һәм бүләк­ләр тапшырылды. Чарадан һәркем һәр йортта, һәр өйдә нур чәчеп, гаилә учагы дөр­ләсен, тормышның һич шиңмәс гөлләре – бәхетле балалар гөрләсен дигән уй-теләкләр белән таралышты.
* * *
Уфа районында да “Гаилә учагы” конкурсы Татарстанның Мәдәният министрлыгы биргән грант исәбенә “Гаилә кыйммәтләре” һәм гореф-гадәтләре фестивале кысаларында үтте.
Ул көнне Уфа районы Николаевка авылы мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын юк иде. Фойеда район иҗат йорты оештырган ки­ездән эшләнгән әйберләр һәм картиналар күргәзмәсе чагу һәм эчтәлекле булуы белән аерылып торды.
Уфа районы гаиләләрен котларга Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтә­шева, хакимият башлыгы урынбасары Люцина Ризванова, автономия рәисе урынбасарлары Фаил Фәтхетди­нов, Альбина Хәлиуллина һ.б. мәр­тәбәле кунаклар килгән иде.
Беренче булып сәхнәгә Миловка авылында яшәүче өч бала тәрбияләүче Вәли­евлар гаиләсе күтәрелде. Гаилә башлыгы Дамир инженер булып эшли, тормыш иптәше Эльза өйдә балалар тәрбия­ли. Әлеге гаилә башкаруындагы җыр тамаша­чыларның күңеленә хуш килде. Николаевка авылыннан Наталья һәм Владимир Ерёминнар, Эльвера һәм Игорь Степаненколар, Казыр авылыннан Гөлназ һәм Руслан Сакаевлар гаиләсендә дә өчәр бала тәрбияләнә.
Дүрт бала тәрбияләп үстерүче Зөлфия һәм Валерий Осинцевлар Кириллово авылында яши. Гаилә башлыгы Валерий Чечня сугышы ветераны, хатыны авылдагы башлангыч мәктәп мөдире. Ике зур уллары – университет һәм колледж студентлары.
Дмитриевка авылыннан Гөлнара һәм Рөстәм Бакиевлар, Людмила һәм Андрей Ильиннар биш балага гомер бүләк итсә, Октябрьскийдан килгән Ригита һәм Анатолий Добриннар алтынчы бәби­ләрен көтәләр.
Октябрьский авылыннан дүрт кыз һәм ике малай үстерүче Гүзәл һәм Фәнис Шәрәфетдиновлар гаиләсе тырышлыгы, уңганлыгы бе­лән аерылып тора. Фәнис – журналист, бала карау ялында булган Гүзәл башкаланың 5 нче шифаханәсендә эшли.
Раушания һәм Евгений Соловьевлар гаиләсе ата-ана назыннан мәхрүм калган ике баланы үз тәрбиясенә алган. Марсель һәм Исиданы алар үз балалары кебек тәрбиялиләр, яраталар. Балалар бик күп шөгыльгә ия.
Кичәнең икенче өлешендә районның яшь гаиләләре үзара көч сынашты. Жуково авылыннан Маликовлар милли традицияләргә тугры калучы иҗади гаилә булуларын исбат итте. Маликовлар күп кенә музыкаль инструментларда уйный белүе белән тамашачылар күңелен яулады. Улларының әти-әнисе белән курайда уйнавы, әнисе белән кызының җыр-биюгә әвәслеге сокландырды. Кәлимул­лин­нар гаиләсе бердәмлектә алдынгылыкны бирмәде, сәх­нәгә күтәрелгән өлкән буын вәкилләре дә гаилә чыгышларын бизәде. Ике кечкенә кыз үстерүче Гәрәевлар гаиләсе ихласлыгы, дәрт­лелеге, тапкырлыгы белән тамашачы күңелен яулады. Зубоводан килгән Әхмәтов­лар гаиләсе һәр яктан да үзен­чәлекле, кыюлыгы белән җиңеп чыкты һәм Гран-прига ия булды.
Фестивальдә катнашучыларга дипломнар һәм кыйм­мәтле бүләкләр тапшырылды. Җыр-моң, биюләр белән үрелеп барган кичәдә Рә­фыйк Муллакаев, Ильмир Залиев, Екатерина Ямщикова һәм башкаларның чыгышлары тамашачы күңеленә хуш килде.

Гөлүсә Фәрвәҗева,
Альбина Хәлиуллина.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җилдәй җитез чаптарлар
Сегодня, 10:33 :: Спорт
Җилдәй җитез чаптарлар
Уфада Шәехзадә Бабичка һәйкәл куелачак
Сегодня, 09:51 :: Ватанпәрвәрлек
Уфада Шәехзадә Бабичка һәйкәл куелачак
Митхун Чакраборти, яшә!
Сегодня, 09:49 :: Мәдәният һәм сәнгать
Митхун Чакраборти, яшә!
Наталя Орейро Русиягә яшәргә килмәкче
Сегодня, 09:29 :: Мәдәният һәм сәнгать
Наталя Орейро Русиягә яшәргә килмәкче




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»