Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сынар өчен яраткандыр Ходай, Җиргә килгән һәрбер баласын...

Сынар өчен яраткандыр Ходай, Җиргә килгән һәрбер баласын...
30.11.2018 / 2018 – Гаилә елы

Сынар өчен яраткандыр Ходай, Җиргә килгән һәрбер  баласын...Матур гаилә корган, тату һәм тигез имин тормышта яшәгән парлар турында язмаларны гәзит битләрендә еш күрергә була. Ә минем уемда — язмыш тарафыннан сынауларга дучар ителеп, көн саен батырлык ясаучылар... Геройларым белән күптән таныш булсам да, кулга каләм алырга авылдашымның социаль челтәрдәге битендә беркетелгән “Үземә вәгазь” язмасы мәҗбүр итте. Аның эчтәлеге Рәзинә һәм Инфар Сәетовларга гына түгел, һәммәбез өчен тормышта таянырдай гади төшенчәләрдән тора: “Аякларың авыртканда, аяксызга кара. Син атлыйсың, ә ул кеше җирдән шуып бара. Күзләрең начар күргәндә, юкка зарланасың. Сукырлыкның ни икәнен, син аңлый алмассың... ...Читләп үтмә, урап үтмә, бәхетсезне күрсәң. Булган бәхетеңне алмас, әгәр күрә белсәң”. Мине тетрәндергән юлларны 27 ел авыру кызын тәрбияләүче Рәзинә апаның үз авызыннан ишеткәндәй булдым.

“Ни өчен сабыема шундый язмыш насыйп итте?” дигән җавапсыз сорауны үз-үзләренә аз бирмәгәндер алар. Гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгән Рәзиләгә тугыз айлык чагында ДЦП диагнозы куела. Мондый хөкемне ишеткән ана күңелендә нинди уйлар узганы турында фаразлый гына алабыз. Авыру бала багу – көн саен кабатланып килгән сабыеңны юындыру, ашату, өс-башын карау, аның һәр ымына игътибар бирүдән гыйбарәт. Әмма монысы да айсбергның өсте генә... Балаң яныннан беркая китә алмый көн күрү тора-бара яшәү мәгънәсе, көндәлек таләпкә әверелә. Гадәттә, гомерлеккә инвалид кәнәфиенә беркетелгән баланы тәрбияләүче гаилә-ләрдә нарасыйларын мөм­кин кадәр тулы тормыш белән яшәтергә омтылалар. Сәетовлар да кызлары өчен күз нурларын, күңел җылы-сын кызганмый. Бәхет-сезлеккә, мәктәп яшенә җиткән Рәзилә сәламәтлеге буенча укуны үзләштерә алмый. Табиблар кызга икенче төркем инвалидлык бирә. Ә авыруы һаман катлаулана гына бара. Төп чиргә бәйле эпилепсия барлыкка килә, күз күрүе начарлана...
Рәзиләнең тормышына төс биргән, бер юанычка әйләнгән шөгыле – ул радио тыңлау. “Юлдаш” каналын аңардан да даими тыңлау-чы, һәр җырчыны, һәр алып баручыны тавышыннан танучы, артист­ларның иҗа-тын яхшы белүче кеше бар микән? Үзе җырлый алмаса да, моңлы җанлы кыз сихри җыр дөньясына мөкиббән киткән. Ә көннәрдән бер көнне ул әнисеннән чын артист күрер өчен үзен концертка алып баруны үтенә. Һәм шул вакыттан алып Рәзилә дистәләгән сәхнә йолдызын якыннан күрүгә ирешә – Рәзинә апа мөм-кинлек туу белән кызын төрле тамашаларга йөртә. Әлбәттә, ялгызы гына боларның барысын да оештыра алмас иде. Янәшә-сендә – ире, улы Инсаф һәм тугры дуслары. Рәзинә апаның сыйныфташы Резида Вәлитова (күпләр аны “Кызыл таң”ның үткен ка­ләмле хәбәрчесе яки үзенә тартып торучы сихри тавышка ия “Юлдаш” кана­лының татар телендәге тапшырулар алып баручысы буларак белә), Рәзиләнең куанычына, яраткан радио алып баручысы Филүс Касыймовны кунакка алып кайтып, туган көн бүләге ясый. Очрашу дәвамлы була. Филүс әфәнде яңа танышының хыялын тормышка ашыра – “Юлдаш”ка сәяхәт оештыра. Туган көннәрендә дә шундый сюрпризлар ясалып тора – чираттагы гомер бәйрәмен яраткан артистлары бизи. Якын дуслары Әдибә һәм Халит Газизовлар да мөмкинлек туу белән Рәзи-ләне туганнарына алып бара, машина таләп ител-гәндә, һичкайчан үтенечен кире какмыйлар. Әле күптән түгел генә “Калтай кичлә-ре”н­дә дә йөртеп алып кайтканнар. Күршеләр ярдә­мен­нән башка да булмый тормышта... Димәк, искә алган­нарның һәммәсе дә вәгазь язмасына таяна икән лә...
Яшәр өчен кеше ярдә­менә мохтаҗ кыз өчен туган көнен көтеп алу – чыннан да, зур куаныч. Һәм бу көтелмәгән шатлыклы очрашу булачагына өметлә­нүдән генә гыйбарәт түгел, көн саен чире белән көрәшеп, яшәү хакына чираттагы җиңү яулау ул.
“Иреннәрне
каты тешләп,
Яшәгәнгә соң ни җитә!
Түзә белү ул кемне дә
Көмеш түгел,
алтын итә”
,
– дип язган Рәзиләнең язмышташы, танылган ша­гыйрә Кәүсәрия Шәфый-кова. Рәзилә, аның төп караучысы – әнисе дә түзә белә, димәк, алар да алтынга тиң сабырлыкка ия.
Гомумән, мондый диаг-ноз­лыларның тормышы вакыйгаларга фәкыйрьрәк, шуңа да алар аралашырга, сөйләшергә бик ярата, бәйрәмнәрне көтеп ала. 3 декабрь – Инвалидлар кө-нен дә Рәзилә үз көне итеп кабул итә. Ул көнне Рәзинә апаның элекке хезмәттәш-ләре, күрше-күлән бүләкләр белән Рәзиләнең хәлен белергә килә. Ә бу — аның өчен чын бәйрәм. Сөен­де-рер өчен күп тә кирәк түгел, нибары “читләп үтмәскә, урап китмәскә” генә...
Сәетовлар кебек авыру баласыннан баш тартмаган, көн саен тыйнак батырлык ясаган үрнәкле гаиләләргә Кәүсәрия Шәфыйкова язган юлларны берникадәр үзгәр-теп: “...Иң кирәкле нәрсә сезгә – зур сабырлык! Сабырлыклар булсын сездә, язмыш үзе таң калырлык!” – дип телисем килә.

Әлфия АРСЛАНОВА.
Кушнаренко авылы.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Куркыныч лифт...
Сегодня, 15:57 :: Җәмгыять
Куркыныч лифт...
Грипп эпидемиясенә әзербезме?
Сегодня, 15:40 :: Сәламәтлек саклау
Грипп эпидемиясенә әзербезме?
Гомере бетмәгән икән...
Сегодня, 15:34 :: Җәмгыять
Гомере бетмәгән икән...
Илһам Шакировның исеме ничек мәңгеләштереләчәк?
Сегодня, 15:28 :: Мәдәният һәм сәнгать
Илһам Шакировның исеме ничек мәңгеләштереләчәк?
Сибайда экологик хәл тотрыклы
Сегодня, 15:28 :: Яңалыклар
Сибайда экологик хәл тотрыклы
Темәстә - яңа янгын сүндерү депосы
Сегодня, 15:22 :: Башкортостанга - 100 ел!
Темәстә - яңа янгын сүндерү депосы




Новости русской версии сайта

Яңа номер

7 (25311) от 18 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»