Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Җырны хәтерләтә бу мәхәббәт

Җырны хәтерләтә бу мәхәббәт
06.12.2018 / 2018 – Гаилә елы

Җырны хәтерләтә  бу мәхәббәтАвыргазы районында яшәүче Янсаевлар күпләргә үрнәк булырлык.

Гаилә тормышының тәүге көннәреннән үк алларына зур максатлар куеп, аннары шуларны бернигә дә карамыйча тормышка ашыручы яшьләребез белән матур безнең җәмгыять. Чыннан да, әле бер-береңә ныклап өйрәнеп тә бетмәгәнсең, ә алда күпме мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Менә шушы вакытта гаиләләрнең ныклыгы сынала да инде.


Авыргазы районының Толбазы авылында яшәүче Янсаевлар — әле яшь булуына карамастан, тормышта инде барьяклап та җитешкән гаилә. Үзләре төзеп кергән өй дә, алма кебек уллары да, яратып башкарган эшләре дә бар аларның. Моннан тыш, районда үткән бер генә мөһим иҗтимагый чарадан да читтә калмый алар.
Эльвира Филарит кызы Степановка авылында туып үсә. Мәктәпне тәмамлагач, З. Биишева исемендәге Стәрлетамак педагогия академиясендә урыс теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча укый. Аның ире Артур Альберт улы Сәмән авылында дөньяга килә. Мәктәп тәмамлаганнан соң, Эльвира белем алган уку йортында укуын дәвам итә. Әмма аларның уку еллары бер вакытка туры килми. Эльвира унберенче сыйныфта укыганда Артур алар­ның авылына укытучы булып эшкә килә. Егет Эльвираның абыйсы белән якын аралашкан була һәм еш кына дусты яшәгән өйгә кунакка килә. Шул вакытта таныша да инде яшьләр. Кыз мәктәп тәмамлагач, егет аңа очрашып йөрергә тәкъдим итә. Бу 2007 елда була. Эльвира 3нче курсны тәмамлагач, яшьләр никах укыта, ә бер елдан инде гөрләтеп туй да ясый. Эльвира укуын тәмам­лагач, яшьләр Стәрлетамак­та калырга карар итә. Икесе дә эшкә урнаша. Әмма яшьләрнең күңеле һаман да авылны сагына.
— Үз өебезне, бакчабызны булдырасыбыз килде. Озак та уйламыйча, 2013 елда Толбазыга кайттык. Биредә икебезгә дә Авыргазы күппрофильле колледжында эш булды, — ди Эльвира.
Янсаевлар бүген 3 яшьлек Тимурны тәрбияли. Бик шук, шаян, әле кечкенә булуына карамастан, матур, ягымлы итеп сөйләшүче бу малай әти-әнисенең көтеп алган кадерле баласы була.
Эльвира районда волонтерлык хәрәкәтен оештыручы буларак та билгеле. Агымдагы ел илдә “Волонтерлар елы” дип игълан ителгәч, Эльвира бу эшкә җиң сызганып тотына.
— Дөресен генә әйткәндә, яшьләрне бу эшкә җәлеп итү катлаулы. Без бит һәр эшнең ниндидер нәтиҗәсе булырга тиеш дип өйрәнгән. Бу яшь буынны ниндидер эш башкаруга үгетләү генә түгел, аларда мәрхәмәт­лелек, киң күңеллелек кебек сыйфатларны тәрбияләүне дә таләп итә, — ди ул.
Бүген инде укытучы Никита Краснов, Артур Сәйфетдинов, Радик Мостафин, Оля Давыдова һәм башкаларның исемнәрен зур горурлык белән әйтә. Алар бик күп конкурсларда, форумнарда актив катнаша. Моннан тыш, төр­ле күргәзмәләр, концертлар оештыруда, өлкәннәрне заманча тех-нологияләр куллануга өйрәтү, тирә-якны чистарту һәм башка бик күп эшләрдә катнаша.
— Әлбәттә, бу эшләрне эш сәгатендә генә башкарып өлгереп булмый. Соңга кадәр колледж тормышы белән кайнаган чаклар да күп. Әмма икебез дә бер урында эшләгәч, бер-беребезне аң-лыйбыз. Ә кичен чаралар үткәр­гәндә Тимурны да үзебез белән алып киләбез, — ди яшь хатын.
Чыннан да, колледж укытучыларына мәктәпләрнекенә караганда аермалы булырга кирәк. Монда инде үз фикере булган яшьләр белем ала. Бары тик аларның ничек яшәвен тулысынча аңлап, аларга кызык булган чаралар үткәреп, кирәк чакта дус та, кайбер чакта киңәшче дә булып кына аларның абруен яулап була. Шуңа да Янсаевлар өйдә генә түгел, эштә дә бер-берсенә таяныч, ярдәмләшеп эшләргә өйрәнгән.
— Артур җитди, төпле фикерле булуы белән үзенә җәлеп итте. Ул беркайчан да бүгенге көн белән генә яшәми, аңа һәр­вакыт иртәгәсе көннең имин булуын да тәэмин итәргә кирәк. Бик максатчан, тыйнак. Ир-егет, минемчә, үзенең уңышлары турында сөйләп йөрергә тиеш түгел. Миңа аның шушы сыйфаты бик ошый. Ә инде бергә яши башлагач, аның хуҗалык эшләрендә алтын куллы булуы да ачыкланды. Агач белән эш итәргә кирәкме яисә эретеп-ябыштыру эшләреме — барысын да үзе башкара, — ди Эльвира.
Артур урындагы волейбол командасында уйный. Районда үткән спорт чараларында алар уңышлы чыгыш ясый.
— Ә миңа хатынымның аш-суга оста булуы бик ошый. Өйдә һәрвакыт тәртип. Гомумән, аны үземә юлдаш итеп сайлаганмын икән, димәк, минем өчен аннан да яхшырак гүзәл зат юк.
Улыбыз әле кечкенә булса да, аны әле үк яхшы белән яманны аера белергә өйрәтергә кирәк дип уйлыйм. Һәм инде, әтисе буларак, киләчәктә аны да спортка җәлеп итүгә җитди игътибар бирәчәкмен, — дип сүзгә кушыла Артур.
Янсаевлар төзелеш эшләрен башкаруда район хакимиятенең ярдәме тиюенең дә алар өчен зур куаныч булуын ассызыклый.
— Әлбәттә, төзелеш эшләрен дәвам итәсе бар әле, әмма боларның барысын да үз көчебез белән булдырачагыбызга шиклән­мим. Инде икенче бәби алып кайту турында уйлана башладык, чөнки гаиләнең бәхете – балаларда. Шул ук вакытта гаилә ир, хатын, балалар белән генә чиклә­нергә тиеш түгел. Аңа әти-әнилә-ребез дә, бертуганнарыбыз да керә. Буыннар бәйләнеше дәвам итәргә тиеш. Шуңа да һәр туган белән җылы мөнәсәбәттә булу мөһим, — ди Эльвира.
Янсаевларның өеннән еш кына гитара тавышы да ишетелә. Артур уйнаганга Эльвира кушылып җырларга гадәтләнгән. Чыннан да, бәхетле гаиләләрнең тормышы, җырдагы көй һәм сүзләр кебек, бер-берсе белән тыгыз үрел-гән була. Артур белән Эльвира да шул матур җырны хәтер­ләтә.

Гөлия Гәрәева.
Авыргазы районы.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Куркыныч лифт...
Сегодня, 15:57 :: Җәмгыять
Куркыныч лифт...
Грипп эпидемиясенә әзербезме?
Сегодня, 15:40 :: Сәламәтлек саклау
Грипп эпидемиясенә әзербезме?
Гомере бетмәгән икән...
Сегодня, 15:34 :: Җәмгыять
Гомере бетмәгән икән...
Илһам Шакировның исеме ничек мәңгеләштереләчәк?
Сегодня, 15:28 :: Мәдәният һәм сәнгать
Илһам Шакировның исеме ничек мәңгеләштереләчәк?
Сибайда экологик хәл тотрыклы
Сегодня, 15:28 :: Яңалыклар
Сибайда экологик хәл тотрыклы
Темәстә - яңа янгын сүндерү депосы
Сегодня, 15:22 :: Башкортостанга - 100 ел!
Темәстә - яңа янгын сүндерү депосы




Новости русской версии сайта

Яңа номер

7 (25311) от 18 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»