Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Авылга әнә шундый яшьләр кирәк!

Авылга әнә шундый яшьләр кирәк!
11.12.2018 / 2018 – Гаилә елы

Авылга әнә шундый яшьләр кирәк!Күпбалалы Гөлнара һәм Руслан Ваһаповлар кебек гаиләләр — Күгәрченнең киләчәге.

Һәр авылны чәмләнеп дөнья көтүче, матур итеп йорт-кура тергезүче, ихатасын гөл итеп тотучы, бакчасын шау чәчәккә күмүче тырыш, уңган гаиләләр бизи. Бигрәк тә анда бер-берсен күз карашыннан аңлаучы яшь гаилә яшәсә, ә ихатасы сабыйлар тавышыннан гөрләп торса, авылның яме тагын да арта. Гөлнара һәм Руслан Ваһаповлар — бүген Күгәрченнең ямен һәм матурлыгын арттыручы гына түгел, аның киләчәген дә кайгыртучы күпбалалы гаиләләрнең берсе. Туган авылларында төпләнеп калган яшьләр былтыр гына үзләре төзеп кергән зур, матур йортта өч бала тәрбияли.


Әле кайчан гына сыйныфташы Гөлнараны Руслан, барлык кыюлыгын җыеп, капка төбенә кадәр озата килгән иде. Бишенчедә укып йөргән чаклары, мәктәптә “Көзге бал” бәйрәме уза. Сыйныфларында үткерлеге, чаялыгы белән лидерлыкны үзенә алган кызга малайлар якын килергә дә курка. Ә менә сабырлыгы, җаваплылыгы белән аерылып торган Руслан курка торганнардан булмый, бәйрәмнән соң Гөлнараны озатып куя.
Бишенче сыйныфта кабынган мәхәббәт очкыннары аларны мәктәп еллары буйлап озата килә. Мәктәп тәмамлагач, Руслан Күмертау техникумында — физкультура укытучысы, ә Гөлнара Салаватта сатучы һөнәре ала. Ял саен авылда очрашып торган яшьләрнең бергә булу, гаилә кору теләге көчле була. Балачактан кулга-кул тотынышып үскән кыз белән егеткә әти-әниләре дә каршы килми, укуны тәмамлау белән никах укыталар.
Шул вакытта яшь парның мәхәббәте тагын бер сынау үтә — Руслан хәрби хезмәткә чакырыла. Килен булып төшкән Гөл­нара бер ел буе бианай-биатай янында яши, иренең хезмәт итеп кайтуын көтә. Руслан кайткач, авылны гөрләтеп туй үткәрәләр.
Хәзер инде яшьләр кавышканга 10 ел үткән. Мәхәббәт җимешләре булып, бер-бер артлы өч сабый дөньяга килгән. Өлкән уллары Румильгә — 8, уртанчылары Ильвинага 6 яшь, ә кечкенә Динарлары яшь ярымлык кына.
Ваһаповлар ана капиталына авылдан иске өй сатып ала. Былтыр шуны сүтеп, аның урынына зур, яңа йорт тергезәләр. Ә аннары гараж, җәйге аш бүлмәсе, мунча төзиләр. Без барганда да Руслан ихаталарында төзелеш эшләре белән мәшгуль иде.
— Руслан Себердә эшләмәсә, бу кадәр төзелешне башкарып чыгып булмас иде, әлбәттә. Әлегә кадәр күп итеп мал асрадык, бишәр баш эре мал сата идек. Ике яклап та әти-әниләр ярдәмгә килеп тора, рәхмәтебез чиксез аларга. Туганнар белән дә бер­дәм, тату яшибез, — ди Гөлнара.
Бу яшь гаиләнең уңганлыгына, чәмләнеп дөнья көтүенә сокланмыйча мөмкин дә түгел. Руслан Себердән кайткан ялларында төзелеш белән шөгыльләнсә, Гөлнара да өйдә балалар карап кына утырмый. Яз көне тавык чебешләре алып үстерә. Быел, мәсәлән, 300 баш чебеш үстереп сатканнар. Уңган хуҗабикәнең күңел биреп башкарган эшләрнең берсе — чәчәкләр үстерү. Моны ул вакытны күп ала торган вак эш дип карамый, кыштан ук өендә петуния орлыклары утыртып, үсентеләр үстерә башлый. Яз җиткәч, аллы-гөлле чәчәк аткан петунияләрне сорап килүчеләр дә байтак була. Азмы-күпме, монысы да иш янына куш.
— Әтиләре Себергә киткәч, балалар сагына. Үземә дә ансыз дөнья көтү, балалар карау авырга туры килә. Авылда эш булса, яшьләр дә күбрәк калыр иде. Тормыш та күпкә кызыклырак булыр, авыл да гөрләп торыр иде, — ди Гөлнара.
Әлбәттә, авылның уты сүнмә­сен өчен бүген Ваһаповлар гаи-ләсе кебек уңган, чәмле яшьләр кирәк. Нәкъ менә Гөлнара һәм Руслан кебек дөнья көтә торганнары!

Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Куркыныч лифт...
Сегодня, 15:57 :: Җәмгыять
Куркыныч лифт...
Грипп эпидемиясенә әзербезме?
Сегодня, 15:40 :: Сәламәтлек саклау
Грипп эпидемиясенә әзербезме?
Гомере бетмәгән икән...
Сегодня, 15:34 :: Җәмгыять
Гомере бетмәгән икән...
Илһам Шакировның исеме ничек мәңгеләштереләчәк?
Сегодня, 15:28 :: Мәдәният һәм сәнгать
Илһам Шакировның исеме ничек мәңгеләштереләчәк?
Сибайда экологик хәл тотрыклы
Сегодня, 15:28 :: Яңалыклар
Сибайда экологик хәл тотрыклы
Темәстә - яңа янгын сүндерү депосы
Сегодня, 15:22 :: Башкортостанга - 100 ел!
Темәстә - яңа янгын сүндерү депосы




Новости русской версии сайта

Яңа номер

7 (25311) от 18 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»