Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Язмышның иң олы бүләге

Язмышның иң олы бүләге
11.12.2018 / 2018 – Гаилә елы

Язмышның иң олы бүләгеШаранда алтмыш ел бергә гомер кичергән ветераннарны хөрмәтләделәр.

Гаиләдә иңне-иңгә куеп, балалар үстереп, җитәкләшеп 60 ел бергә яшәү һәм шушы уңайдан туй үткәрү һәр пар бәхе­тенә дә тими. Бу кадәр бергә гомер кичерү чыдамлык һәм алмаз, кебек ныклык таләп итә. Шуңа күрә әлеге бәйрәм-не алмаз яки бриллиант туй дип атау гадәткә кер-гән. Шаран районының Ярәмкә авылында 60 ел бергә яшәгәннәрне тәб­рик­ләү гаиләләр тантанасына гына түгел, ә авыл бәйрәменә әверелде.


Гомер, нинди генә вакыйгаларга бай булмасын, бик тиз үтә. Кәүсәрия апа белән Садрлиман абый Хисамиевларның һәм Галимә апа белән Мәгъдәнур абый Шагалиевларның шатлык-борчылулар, эш-мәшәкать белән үрелеп үткән гаилә тормышлары соклангыч. Аларның өйлә-нешүенә алты дистә ел үткән.
— Бу үрнәкле, хәзерге көндә дә бер-берсен хөрмәт итеп, үзара таяныч булып яшәүче ике гүзәл гаилә турында тирә-юньдә белмәгән, аларны хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Матур булып кала белгән шундый парларга карыйсың да яшәүнең мәгънәсен тоясың. Өйләне-шүнең кыенлыгы юк, ә менә тормыш сынаулары аша үткәндә гаиләне саклап калу өчен бик күп көч, акыл һәм сабырлык кирәк бит, — ди авылның социаль-мәдәни үзәге директоры Әлфира Әхмәтова. — Бу гаиләләр иң зур хөрмәткә лаек. Ихтыяр көчләрен, максатчанлыкларын, карашлары, уй-ниятләре берлеген килеп туган авырлыкларга каршы куеп, барлык киртәләрне дә җиңеп барган алар. Бу җи-һанда үзеңә тәгаен кешеңне табу — зур бәхет, ә инде аның белән тигез, озын гомер яшәргә язса, монысы — язмышның иң олы бүләге.
Ярәмкәнең социаль-мә-дәни үзәгендә оештырылган җырлы-моңлы тантанада өлкәннәрнең балачак болыннарын, яшьлек үзәннә-рен искә төшерделәр. Бөек Ватан сугышы китергән кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт, өшү-туңулар бу юбилярларны да читләтеп үтмәгән. “1941-1945. Сугыш чоры балалары” дигән китапта тасвирланганча: “Бер-ике көн, хәтта бер атна ашамау ачлык түгел әле ул. Ачлык дигәннәре айлар буе кычыткан, ат кузгалагы, ачы бә-рәңге яфраклары салып пешергән шулпа чөмереп яшәү, нык ябыгу, хәлсез-ләнү, баш авырту ул.” Шушындый хәлләрне баштан кичергәнгә күрә дә алар: “Күпбалалы гаиләдә тугач, ач-ялангач балачакны үт-кәргәч, сугыштан соңгы ел-ларның барлык авырлыкларын кичергәч, тормыш кадерен аңлыйсың,” — ди.
Садрлиман абый белән Кәүсәрия апа — сигез, Мәгъдәнур абый белән Галимә апа хезмәт сөюче өч бала тәрбияләп үстер-гәннәр, лаеклы тормыш юлына чыгарганнар. Үзләре намус белән хезмәт итеп, зур уңышларга ирешеп, балаларын да шундый итеп тәрбияләгәннәр.
“Кай арада кайтканбыз да кай арада эшкә киткән-без. Балаларны тәрбияләр-гә каян вакыт тапканбыз...”, — дип, бүген үзләре дә шакката алар.
Татулыкның, гаилә нык-лыгының асылы, ветераннарның уртак фикеренчә, бер-береңә карата түзем булуда, бер-береңне хөр-мәт итүдә, аңлашуда. “Бер-кемгә дә үпкә сакламаска, башкаларның күңелен калдырмаска кирәк,” ди алар.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Шаран районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җилдәй җитез чаптарлар
Сегодня, 10:33 :: Спорт
Җилдәй җитез чаптарлар
Уфада Шәехзадә Бабичка һәйкәл куелачак
Сегодня, 09:51 :: Ватанпәрвәрлек
Уфада Шәехзадә Бабичка һәйкәл куелачак
Митхун Чакраборти, яшә!
Сегодня, 09:49 :: Мәдәният һәм сәнгать
Митхун Чакраборти, яшә!
Наталя Орейро Русиягә яшәргә килмәкче
Сегодня, 09:29 :: Мәдәният һәм сәнгать
Наталя Орейро Русиягә яшәргә килмәкче




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»