Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бүгенгедәй бәхет көтсен сезне Гомерегезнең алтын көзендә...

Бүгенгедәй бәхет көтсен сезне Гомерегезнең алтын көзендә...
18.12.2018 / 2018 – Гаилә елы

Юбилярлардан бер  төркем.Юбилярлардан бер төркем.Туймазы районының Кәкребаш авылында үзенчәлекле бәйрәм узды.

Быел республикада игълан ителгән Гаилә елы уңаеннан шәһәр һәм районнарда бик күп матур чаралар үтте. Аларда дистәләрчә ел бергә тату яшәүче парлар да, яшь гаиләләр дә хөрмәтләнде. Агымдагы ел безнең өчен дә вакыйгаларга бай булды, бик күп күркәм чаралар узды. Ноябрьнең матур бер көнендә без авылның иң актив кешеләренең юбилейларына багышланган үзенчәлекле бәйрәм оештырдык.


Авылыбызның иң хөрмәтле кешеләренең берсе, аксакалыбыз, терәк-таянычыбыз — Русия күләмендә узган “Минем авылым” иҗади конкурсында “Авылым урамнары” номинациясендә җиңүче, “Безнең мирас” журналы бүләге иясе, язучы-сатирик, 17 китап авторы Әнәс абый Сафуанов. Күптән түгел ул 80 яшен билгеләп узды. Әлеге чарада аның хөрмәтенә иң затлы кунагыбыз — “Озын көй” төбәкара конкурсы лауреаты Марс Төлкебаев башкорт халык җыры “Шәүрә”не башкарды.
Аннары сәхнә түренә бер-бер артлы 60, 55, 45 яшен билгеләүче­ләр чакырылды. Әйтик, 60 яшен тутыручы Сөләйман Гыймаев — мәдәният йортының иң актив үзешчән артистларының берсе. Бу авылда туып-үсмәсә дә, ул инде ун ел дәвамында төрле рольләрдә уйнап, авыл халкының яраткан артистына әйләнде. Өч бала әтисе. Кичәгә аны котларга төпчек улы Юлай гаиләсе белән кайткан иде. Сөләйман үзенә генә хас юмор белән тормыш юлы турында шигырь укып ишеттерде.

Курыкмадым бер эштән дә,
Актан да, карадан да,
Хатын-кызны бик яратам,
Шуңа гел яннарында.
Картлар йорты, детсады да
Гел “женский” коллектив.
Үзем почти тыныч кеше,
Күңелемдә позитив,


дип тамашачыларны көлдереп тә алды.
55 яшен тутырган Әнвәр Заһи­дуллин белән Фәйрүзә Казбулатова, 45 яшен билгеләгән Илшат Габитов, Илдар Гәрәев, Булат Вәлиев — шушы төбәкнең хөрмәтле кеше­ләре.
Әнвәр Заһидуллин эшкуарлык белән шөгыльләнә: теплицада яшелчә үстерә. Хатыны Люция — фельдшер, ул да сәхнәбез йолдызы. Алар аерым да, бергә дә бик ма­тур җырлый, бии, Әнвәр паро­дия остасы да. Кызлары Әдилә мәдәният йортының “Юлдаш” ан­самблендә бии. Бик матур, уңган, соклангыч гаилә.
Фәйрүзә Казбулатова үзе бер талант иясе. Дистә ел дәва­мында бер генә бәйрәмне дә калдырмый катнаша. Туймазыда ашыгыч ярдәм хезмәтендә шәфкать туташы булып эшли. Бик ярдәмчел, авыл кешесе авырып китсә, аңа гына шалтырата. Күпләрне үлем тырнагыннан коткарган кеше ул.
Бер төркем үзешчәннәр – сәхнәдә.Бер төркем үзешчәннәр – сәхнәдә.Алар, гомумән, гаиләләре белән сәнгатькә гашыйк. Әйтик, күрше Тукмак-Каран авылыннан Илшат Габитов — Фәйрүзәнең икетуган энесе, озак еллар Себер якларында эшли. Бу ике моң иясе күп җырларны дуэт белән башкара. Илшатның тормыш иптәше — Шаран районының Ярәмкә авылы кызы Гөлназ да сәхнәдән төшми. Ә хезмәте бер дә сәнгать белән бәйләнмәгән. Ул “САВА Агро-Усень” хуҗалыгында озак еллар зоотехник булып эшли. “Башкортстан Респуб­ликасының атказанган авыл ху­җалыгы хезмәткәре” исемен йөртә, авыл Советы депутаты. “Талантлы кеше бар яклап та талантлы”, диләр бит, Гөлназның эше никадәр генә җаваплы булмасын, авылда үткәрелгән бер бәйрәм дә ансыз һәм Илшатсыз үтми. Кызлары да, үзләренә охшап, сөйкемлеләр, сәнгатькә гашыйклар.
Илдар Гәрәев та тумыштан сәхнәгә гашыйк. Ул унбиш ел дәвамында сәнгать түгәрәгенә йөри. Оста гармунчы да, бу сәләт аңа әтисе Фәез абыйдан бирел­гәндер. Ул да, әнисе Роза апа да авылыбызның моңлы сандугачлары булган. Хәзер олы яшьтәләр инде. Олы уллары Филүскә дә гармун җене кагылган. Илдар — янгын сүндерүче, эшендә бик мактаулы. Гомумән, бар кеше белән дә уртак тел таба белүче ярдәмчел кеше.
Тагын бер сәнгатькяр гаилә — Вәлиевлар. Әниләре Разия апа моң иясе, әтиләре мәрхүм Минзаһит абый тирә-якта танылган гармунчы иде. Алар биш баласына да моңнарын тигез өләшә алган. Сәхнәдә Булат белән апасы Әлфия Шәяхмәтова булса, кичәнең шәп үтәсенә шик юк.
Менә шундый соклангыч гаиләләр яши төбәгебездә. Алар булганда бернинди авырлык та куркытмый, тормыш зилзиләләрен җыр-бию, җор сүзләр белән үткәреп җибәрәбез. Авыл халкының җылы сүзләрен ишетеп, рәхмәтләренә төренеп яшибез, иҗат итәбез. Бүгенгебез имин, киләчәгебез тагын да яктырак булачагына тамчы да шигебез юк.

Зөләлә ТӨХВӘТУЛЛИНА,
авыл мәдәният йортының иҗат коллективы мөдире.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Куркыныч лифт...
Сегодня, 15:57 :: Җәмгыять
Куркыныч лифт...
Грипп эпидемиясенә әзербезме?
Сегодня, 15:40 :: Сәламәтлек саклау
Грипп эпидемиясенә әзербезме?
Гомере бетмәгән икән...
Сегодня, 15:34 :: Җәмгыять
Гомере бетмәгән икән...
Илһам Шакировның исеме ничек мәңгеләштереләчәк?
Сегодня, 15:28 :: Мәдәният һәм сәнгать
Илһам Шакировның исеме ничек мәңгеләштереләчәк?
Сибайда экологик хәл тотрыклы
Сегодня, 15:28 :: Яңалыклар
Сибайда экологик хәл тотрыклы
Темәстә - яңа янгын сүндерү депосы
Сегодня, 15:22 :: Башкортостанга - 100 ел!
Темәстә - яңа янгын сүндерү депосы




Новости русской версии сайта

Яңа номер

7 (25311) от 18 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»