Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Катнаш никахта бәхет тә уртак

Катнаш никахта бәхет тә уртак
16.01.2018 / 2018 – Гаилә елы

Катнаш никахта бәхет тә уртакСтатистика мәгълүматларыннан күренүенчә, Октябрьский шәһәрендә соңгы елларда күп кенә катнаш гаиләләр барлыкка килгән. Мәхәббәткә милләт һич кенә дә комачауламый, әлбәттә. Ольга һәм Илья Шәйхиевлар гаиләсе дә моңа анык мисал булып тора.


Гаилә башлыгы “ОЗНА-үлчәү системалары” җәмгыятендә хезмәт сала. Чын мәгънәсендә эш кешесе ул. Бар булмышы-язмышы шәһәрнең сәнәгать оешмалары белән бәйле. Илья Руслан улы Мәскәүдә Олимпиада үткән 1980 елда дөньяга аваз салгангамы, балачактан теремеклеге, елгырлыгы белән аерылып тора. Әти-әнисе үрнәгендә спорт белән җитди шөгыльләнә. Мәктәптән соң 68нче һөнәрчелек лицеена укырга керә, техник-механик белгечлегенә ия була. “Профессионал” уку үзәгендә белемен камил­ләштерә. 1999 елда “ОЗНА”га өйрәнчек сыйфатында эшкә килә егет. Төрле хезмәт баскычлары үтәргә насыйп була.
– Станокларны ремонтлау буенча слесарь булып эшләдем, – дип хәтерли Илья. – Остазларыма рәхмәт. Яша абый, Миша Сафин (хәзер инде икесе дә хаклы ялда) һөнәр нечкәлекләренә төшендерделәр, һәрчак ярдәм кулы суздылар. Яңа гына эшкә килүчеләр өчен бик тә мөһим бу...
Армия сафларында хезмәт итү чорында торак йортлар, сәнәгать объектлары төзү өлкәсендә ярыйсы тәҗрибә туплый якташыбыз. Туган шәһәренә әйләнеп кайтуга күп тә үтми, эшкә урнашу хәстәрен күрә, берничә оешмада эшләп ала. Әмма күңеле тәү тапкыр эш башлаган, инде үз итеп өлгергән “ОЗНА”га тартыла. Дәрт иткән — ниятенә ирешкән, диләр. 2003 елда егетне янә “ОЗНА”га кабул итәләр. Берничә ел металл корылмалар җыючы слесарь, бригадир була ул. Инде үзе яшьләрнең остазына әверелә.
Үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә “ОЗНА-Үлчәү системалары” җәмгыятенә өченче разрядлы газ белән кисүче сыйфатында эшкә күчә. Төп вазыйфасы – металл каркаслар җыю, сызымнарны дөрес уку, үз сменасында эш төрләрен оештыру-бүлү, тәгаенләнгәнне ахырынача җиткерү.
— Эш җиңелдән түгел, – ди әңгә­мәдәшем. – Әмма кызыклы, мин бер­төрлелекне яратмыйм. Ә биредә төрле биремнәр үтәү мөмкинлеге бар. Аеруча төптән уйлану, дөрес чишелеш табуны таләп итүче катлаулы мәсьәләләр чишү ошый. Көч-энергияңне кулланыр җирлек бар!
Тырыш хезмәте, профсоюз оешмасында активлыгы өчен И. Шәйхиев күпсанлы Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Ифрат тынгысыз җаннардан ул! “Балаларга мәйданчык бүләк ит”, “Балаларга ярдәм” хәйрия проектларында катнашкан. Бәйрәм чараларын оештыру-уздырудан да һичвакыт чит­ләшми. Озак еллар дәвамында җәмгыять­нең алыштыргысыз Кыш бабае булып тора.
2016 елда шәһәр Советына депутат булып сайлана Илья Шәйхиев. Шәһәребез мәнфәгатендә җан атучы заманда­шыбызның теләге – ихаталарда юллар салу, сыйфатлы балалар мәйданчыклары, велосипедчылар өчен махсус тукталышлар, сукмаклар булдыру.
Гаиләсен кайгырту-хәстәрләү уңаеннан да күпләргә үрнәк ул. Буш вакытын якыннарына бүлә, туган-тумача белән аралашып яшәргә омтыла. Әйтергә кирәк, Шәйхиевларның нәсел тамыры төрле милләт вәкилләренә барып тоташа: татар, урыс, немец... Ильяның хәләле Ольга – мари кызы. Иренә ныклы терәк, киңәшче ул. “Башкортстан фарфоры”нда менеджер булып эшли. Ике як туганнарга да бердәй игътибарлы, ихтирамлы карашта булырга, гореф-гадәтләрдән читләшмәскә тырыша Шәйхиевлар. Сабыйларын да шул рухта тәрбияли. Шөкер, балалары сынатмый, кызыксыну даирәләре дә шактый киң. Кызлары Анастасия “Щелкунчик” театр-студиясендә шөгыльләнә, инглиз телен җентекле үзләштерә. Уллары Степан йөзү, акробатика белән мавыга, “Гармония” студиясенә йөри. Әти-әнигә лаеклы алмаш үсеп килә, димәк!

Сәлия ГАРИФУЛЛИНА.
Октябрьский шәһәре.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Казаннарга барам әле...
Вчера, 15:05 :: Җәмгыять
Казаннарга барам әле...
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!
Вчера, 14:48 :: Җәмгыять
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»