Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Әти, әни һәм без!

Әти, әни һәм без!
26.01.2018 / 2018 – Гаилә елы

Әти, әни һәм без!Республиканың халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиаллары айлык түләүләр алуга гаризалар кабул итә башлады.

Билгеле булуынча, Русия Президенты Владимир Путин узган ел ахырында балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең яңа алты чарасын билгеләде. Алар арасында тәүге балага 1,5 яшькә кадәр айлык түләүләрдән башка, быел икенче яисә өченче бала туган очракта, ипотека ставкасын киметү, ана капиталы программасын озайту һәм аны куллану мөмкинлекләрен киңәйтү дә бар.

Моннан тыш, узган елдан яшь ата-аналар бала туганда 300 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган социаль түләүгә хокуклы, ул торак шартларын яхшыртуга юнәлтелергә тиеш.


Республиканың халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиаллары быел туган яисә уллыкка алынган беренче, өченче һәм аннан соңгы балага айлык түләүләр алуга гаризалар кабул итә башлады.
Билгеле булуынча, тәүге балага акча федераль бюджеттан бүленә. Башкортстан быел социаль ярдәмнең шушы чарасын гамәлгә ашыру өчен 533 миллион сум алачак. Түләү тәртибе турында тиешле документ Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән. Гаризага бала тууын раслаучы документлар (туу турында таныклык, опека һәм попечительлек органнарының баланы опекага алу турында карарыннан өземтә); Русия Федерациясе гражданы булуыңны дәлилләүче документлар; гаилә әгъзаларының кереме турында мәгълүмат теркәлә.
Беренче бала туганда бирелә торган айлык түләү баланың төбәктәге яшәү минимумы күләменә тиң. Башкортстанда бу 8892 сум тәшкил итә. Пособие балага 1,5 яшь тулганга кадәр түләнәчәк.
Гаиләнең бу түләүгә хокукы бармы-юкмы икәнен белер өчен гаилә әгъзалары кеременең соңгы 12 айдагы гомум күләмен (әти, әни һәм бала яисә әни һәм бала) уникегә, аннары, яңа туган баланы да кертеп, гаилә әгъзалары санына бүләргә кирәк. Әгәр дә килеп чыккан сан 14247 сумнан артмаса, гаилә бу түләүне алырга хокуклы.
Быел туган өченче һәм аннан соңгы балага килгәндә, әлеге айлык акчалата түләүләр күләме, республика Башлыгы Указына ярашлы, агымдагы елда 8993 сум тәшкил итә. Былтыр ел азагында безнең республика беренче тапкыр әлеге төр айлык түләүләргә федераль бюджеттан акча бүленгән төбәкләр исемлегенә кертелде. Бу пособие балага 3 яшь тулганчы түләнәчәк. Ул җан башына уртача керем ба­ла­ларның яшәү минимумы күлә­меннән артмаган күпбалалы гаилә­ләргә биреләчәк. Бүген ул 8483 сум тәшкил итә.
Шунысы да билгеле булсын, ике түләү буенча да яңадан исәпләү үткәреләчәк. Әйтик, бала гыйнварда туып, документлар социаль яклау органнарына мартта яисә июньдә генә килеп керсә дә, әлеге гаилә тиешле түләүләрне бала туган айдан ала башлаячак. Тик шуны истә тотарга кирәк, документларны бала туганнан соң алты ай эчендә тапшыру зарур.
Әгәр дә гаилә югарыда аталган түләүләргә дәгъва итәргә хокуклы булса, аңа Республика халыкны социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең яшәгән урын буенча филиалына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаны күпфункцияле үзәкләр, шулай ук электрон төрдә Дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга мөмкин.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Казаннарга барам әле...
Вчера, 15:05 :: Җәмгыять
Казаннарга барам әле...
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!
Вчера, 14:48 :: Җәмгыять
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»