Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Урта яшь кризисы”на бирешмәгез

“Урта яшь кризисы”на бирешмәгез
09.02.2018 / 2018 – Гаилә елы

“Урта яшь кризисы”на бирешмәгез60тан өлкәнрәкләр аерылышмый, ди белгечләр.

Гаилә турында сүз йөрт­кәндә, күбрәк яшьләргә игътибар итәбез, чөнки алар хәл итәсе проблемалар бик күп төрле. Өй төзергә һәм аны җиһазларга, балалар үстерергә, җәмгыятьтә үз урыныңны табып, карьера эшләргә һәм башка ният­ләрне гамәлгә ашыру өчен, чыннан да, бик күп көч һәм чыдамлык таләп ителә. Яшь гаиләнең беренче еллары шушы мәшәкатьләр белән үтеп киткәч, инде урта яшькә җиткәндә, барысы да җайланып, яшәүнең тәмен татырга гына кала төсле. Ә чынында ничек соң? Чыннан да, урта яисә өлкән яшьтәге парлар үзләрен бәхетле саныймы? Бүген шушы сорауларга тукталыйк.


“Көмеш туйдан соң... аерылышырбыз”
50 яшькә якынайган кеше инде гаиләнең, балаларның, көндәлек тормышның һәм тормыш иптәше­нең кем булуын бар яклап та белә. Фатир өчен түләнеп беткән, ошаган машина сатып алынган, балалар үсеп, чыгып киткән... Шушы вакытта нәкъ бер-берсе өчен яшәргә тиеш парның күңелен бушлык биләп ала, ди психологлар. Ашыгыч тормыш ритмына өйрәнгәч, мондый тыныч­лык аларга тынгы бирми. Әйе, тормыш иптәшеңнең кайчан йокларга ятуын да, чәенә күпме шикәр салуын да беләсең хәзер. Бер яклап, шулкадәр ачыклык, ә икен­чедән, бөтенләй ят кеше белән яшисең. Ул сине күрми дә, ишетми дә кебек. Бик күп гаиләләр 25-30 ел бергә яшәгәннән соң таркала. Сиңа йөкләтелгән барлык эшләр дә башкарылган кебек, хәзер инде үзең өчен яшисе килә. Шушы теләкләр яңа гаилә коруга этәргеч була да инде. Ят кешегә ошар өчен күп көч таләп ителми, ә менә яндагы кеше алдында яңача ачылу, чыннан да, кыен, ди белгечләр. Яңа гаиләдә бөтен нәрсәгә дә өйрәнергә туры киләчәк. Монда да шул ук көндәлек тормыш башланачагы турында уйламыйлар.
Статистика мәгълүматлары буенча, гаиләсеннән киткән урта яшьтәге һәр икенче ир кирегә өенә әйләнеп кайта. Ел ярым вакыт үтүгә “усал, явыз хатын” үзен кире кабул итсен өчен барысына да әзер алар. Аларны хәтта битәр­ләүләре, үпкә белдерүләре дә куркытмый.

“Син минем иң якын дустым”
55-60 яшьтән өлкәнрәк пар­ларның үз кыенлыклары бар. Аларның бер-берсенә карата мөнәсәбәте түгел, ә җәмгыятьтә тоткан урыны мөһим. Кеше хаклы ялга чыга, балалар, элекке кебек, аларга мохтаҗ түгел, сәламәтлек какшый, гомер кыскарганын аңлый башлыйлар... Әгәр гаиләдә берсе актив тормыш алып барып, күп аралашып, бар яклап та үзен яхшы хис итеп, икенчесе еш авырса, бик күп мөмкинлекләрдән чикләнсә, арада аңлашылмаучанлык барлыкка килергә мөмкин. Бу яшьтә кеше узган гомерен анализлый, чынга ашмаган хыяллары өчен борчыла. Кайберәүләр гомер көзе якынлашуын аңлап, әлегә кадәр читкә куел­ган эшләрен башкарырга ашыга.
Өлкән яшьтәгеләрне, аеруча, ялгыз калу, якыннарының алардан читләшүе куркыта. Бу чорда парлар бер-берсен яхшы дус буларак кабул итә. Өлкән яшьтәгеләр бер-берсендә рухи таяныч, юаныч күрә. Бу яшькә җиткән парлар сирәк аерылыша. Киресенчә, алар бер-берсенә никадәр кирәк, терәк булуларын яхшы аңлый башлыйлар, бер-берсен югалтудан куркалар.
Психологлар “Гаилә кризисы” дигән төшенчәгә бары тик кире карашта гына булырга кирәкми, ди. Чөнки кризис чорында кеше үсешә, гаиләнең нәрсә икәнлеген аңлый башлый, нәтиҗәләр ясый, мөнәсә­бәтләрнең кадере арта. Ә шушы кризистан һәркем дөрес чыгу юлы тапсын өчен ике як та көч салырга тиеш. “Гаилә таркалуга ир яисә хатын гына гаепле була алмый. Хәтта кемнеңдер ялгышы моңа сәбәпче булса да, сәбәпне төптәнрәк эз­ләргә кирәк. Бу вакытта аек акыл белән эш итү мәҗбүри”, – ди белгечләр.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 21:14 :: Җәмгыять
"Роддом сатам! Кем ала?"
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?
Вчера, 20:26 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?
207 пассажир һәм экипаж исән
Вчера, 19:11 :: Җәмгыять
207 пассажир һәм экипаж исән




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»