Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Балдак кию мотлакмы?

Балдак кию мотлакмы?
09.02.2018 / 2018 – Гаилә елы

Балдак кию мотлакмы?Тиздән гражданлык никахы белән яшәүчеләр дә “гаиләле”ләр исемлегенә керергә мөмкин.

Былтыр республикада 27931 яңа гаилә барлыкка килгән. 2016 ел белән чагыштырганда, бу 2500гә күбрәк. Мөнәсәбәтләрен теркәгәннәр арасында күпчелекне 25-34 яшьлек­ләр тәшкил иткән. Ә менә иң өлкән “яшь пар” дип Әбҗәлил районында яшәүче 93 яшьлек кияү һәм 78 яшьлек киленне атарга мөмкин.


Яшьләр әле дә туй өчен истә калырлык даталарны сайлый. Былтыр исә 07.07.2017 көнне 796 пар гаилә тормышына аяк баскан. 8 июль – Гаилә, мәхәб­бәт һәм тугрылык көне буларак билгеләнә. Бу көнне Башкортстанда 410 гаилә барлыкка килгән.
2017 елда аерылышучылар саны да башка еллар белән чагыштырганда ким­рәк булды. Гаилә мөнәсә­бәтләрен 15646 пар таркат­кан. 2016 ел белән чагыштырганда, бу 78гә азрак. Һаман да тәүге 5 ел гаилә өчен кризис чоры буларак санала. Әмма өлкәнәйгәч аерылышырга уйлаучылар да юк түгел. Былтыр, мәсәлән, бездә 92 яшьлек ир һәм 82 яшьлек хатын мөнәсәбәтләрен өзгән.
Республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова билгеләвенчә,
ЗАГСка кергәннәрнең 4 проценты гына аерылыша. Шуның 40 проценты тәүге биш елга туры килә.
Чыннан да, безнең халыкта гаилә мөнәсәбәтлә­ренә игътибар җитди. Ә Русия буенча бөтенләй башка төрле саннарны китерә бел­гечләр. Мәсәлән, Русиядә парлар­ның 40 проценты мөнә­сәбәтләрен рәсмиләш­терми, ягъни алар “гражданлык никахы” белән яши. Шунысы кызык, мондый парларда ирләрнең 85 проценты үзен өйләнмәгән дип хис итә. Ә хатын-кызларның бары 8 проценты гына үзенең азат булуын таный. Тагын бер кызыклы үзен­чәлеккә игътибар итик: озак кына бергә яшәп, мөнә­сәбәт­ләрен теркәгән һәр өченче ирне мондый карарга хатыны этәрә икән. Һәр дүртенче ир традиция буенча өйләнергә карар итә, бары тик һәр бишенче егет кенә өйлә­нүенең сәбәбе мәхәб­бәт булуын аңлый. Психологлар мондый гаилә­ләр өчен тәүге 4 ел кризис чоры дип билгели. Бу вакыт үткәч тә бик күп парлар таркала. Шулай да “гражданский брак”та туган балалар­ның 64 проценты әти-әнисенең туен күрә ала икән.
Мөнәсәбәтләрен рәс­миләштерми яшәүче­ләрне, гадәттә, ЗАГСка әти-әни булу теләге китерә. Беренче елда яшьләрнең 18 проценты өйләнешә икән, икенче елда бу сан 20 процентка җитә. Гражданлык никахына кире карашта гына булу дөрес түгел. Мөнәсә­бәт­ләрен теркәми яшәүче­ләр гаилә тормышына әзерлек белән килә, ди белгечләр. Аерылышырга ниятләгәннәр арасында гражданлык никахы белән яшәүчеләр 30 процентка кимрәк.
Әмма “законсыз” озак яшәүче парлар тормышына да үзгәреш кертмәкче власть органнары. Дәүләт думасына Гаилә кодексына “Фактик гаилә мөнәсәбәт­ләре” дигән төшенчәне кертү турында закон проекты тәкъдим ителгән. Аңа ярашлы, егет белән кыз 5 ел дәвамында ЗАГСка керми яшәсә дә, алар чын гаилә дип кабул ителәчәк­ләр. Закон проекты текстында фактик гаилә мөнә­сәбәтләренә нәрсә керте­ләчәге дә күрсәтелгән. 5 ел дәвамында бергә яшәү, ике ел дәвамында бергә яшәү һәм уртак бала тәрбия­ләүчеләр әлеге категориягә карый.
Әгәр дә закон проекты дәүләт тарафыннан хупланса, никахсыз бергә яшәү­челәр дә, “чын гаилә”ләр кебек үк, гражданлык һәм гаилә кодексларын үтәргә тиеш булачак.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 21:14 :: Җәмгыять
"Роддом сатам! Кем ала?"
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?
Вчера, 20:26 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?
207 пассажир һәм экипаж исән
Вчера, 19:11 :: Җәмгыять
207 пассажир һәм экипаж исән




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»