Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Материалы за Август 2018 года

“Башкортстан товары” билгесе булырга тиеш

“Башкортстан товары” билгесе булырга тиеш Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Русия сыйфат системасы” җәмгыяте җитәкчесе Максим Протасов белән очрашты.
Анда төбәктә җитештерелүче товарлар сыйфаты һәм якларның арытаба бәйләнеше мәсьәләләре тикшерелде. Очрашу кысаларында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Документ Русия сыйфат системасы эшчәнлегенең барлык төрләре буенча берлектәге эшне күзаллый. Алар арасында – товарларны тикшерү һәм республиканың исәп үзәкләрен җәлеп итү, базарда сыйфат билгесе булган товарларны алга этәрү, шулай ук, Башкортстан предприятиеләрендә сыйфат менеджменты системасын кертү бар.

Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, сыйфат стандартларын һәм менеджментын кертүдә Башкортстан Русия субъектлары арасында лаеклы урын били. Бу эш арытаба да дәвам итәчәк.

Максим Протасов, үз чиратында, Русия сыйфат системасының ил төбәкләрендәге эшчәнлеге үзенчәлекләре турында сөйләде һәм республикада җитештерелүче продукция сыйфатын арттыру буенча алып барылган эшкә югары бәя бирде.


31.08.2018 (№ ): Яңалыклар









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»