

Булачак сәфәр алдыннан Дим мәктәбендә тантаналы чара узды, анда мәктәп укучылары, укытучылар, шулай ук Бишбүләк районы хакимияте башлыгы Артур Зарипов һәм “Вектор” үзәге җитәкчесе Эльвира Тикшаева катнаштылар.
“Безнең эзтабарлар отряды оештырылуга 12 ел. Бу вакыт эчендә экспедицияләрдә 80нән артык егет һәм кыз катнашты, 118 сугышчының җәсәдләрен таптылар. Быел отряд Ленинград өлкәсенә унөченче тапкыр бара. 22 апрельдән 8 майга кадәр балалар казыну-эзләнү эшләрендә катнашачак, аларга үз җитәкчеләре белән палаткаларда яшәргә һәм ашарга әзерләргә туры киләчәк. Без эзтабарлар отрядына җылытылган палатка һәм мобиль мич тапшырдык. Бу аларга гади булмаган шартларда эшләргә ярдәм итәчәк. Экспедициянең нәтиҗәле эшләп, яңа уңышлар белән әйләнеп кайтуын телибез. “9нчы рота” эзтабарлар отряды җитәкчесе Владимир Анатольевичка яшьләрне патриотизм рухында тәрбияләве һәм бик мөһим эш башкарганы өчен зур рәхмәт”, - дип язды Бишбүләк районы хакимияте башлыгы Артур Зарипов “ВКонтакте”дагы битендә.
Фото: vk.com/arturzaripov74