+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
14 апрель 2022, 05:25

Кырмыскалыда яңа парк булырмы?

Ул "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль программасын гамәлгә ашыру ярдәмендә барлыкка килергә мөмкин.

Кырмыскалыда яңа парк булырмы?Кырмыскалыда яңа парк булырмы?
Кырмыскалыда яңа парк булырмы?
Мондый башлангычны Кырмыскалы авылының көньяк-көнчыгыш бистәсендә яшәүчеләр тәкъдим иткән. Төзелеш өчен мөмкинлек Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Торак һәм уңайлы шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль программасын гамәлгә ашыру ярдәмендә барлыкка килергә мөмкин.

Моның өчен кырмыскалыларга активлык күрсәтергә һәм әлеге территория өчен https://02.gorodsreda.ru/ сайтында тавыш бирергә кирәк. Тавыш бирү 15 апрельдә башлана һәм 30 майга кадәр дәвам итәчәк.

Җиңү яулаган очракта, 2023 елда биредә "Нескучный" дип аталган искиткеч парк барлыкка киләчәк. Паркта спорт һәм балалар мәйданчыклары, ял итү зоналары, җәяүлеләр өчен юллар һәм кече архитектура формалары урнаштыру күз уңында тотыла.

"Нескучный" паркыннан тыш, эш планына тагын ике объект: Прибельский авылындагы "Үзәк квадрат" паркы һәм Константиновка авылындагы “Җиңү паркы” дәгъва итә. Финанслау бары тик ике проектны гамәлгә ашыру өчен бүлеп биреләчәк.
 


Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас