+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
15 апрель 2022, 06:40

Быел “Үлемсез полк” ничек үтәр?

“Быел, 2019 елдан башлап беренче тапкыр, "Үлемсез полк" традицион форматта узачак”, — дип язганнар Республика белән идарә итү үзәгенең социаль челтәрдәге битендә һәм бу хакта пост урнаштырганнар.

Быел “Үлемсез полк” ничек үтәр?Быел “Үлемсез полк” ничек үтәр?
Быел “Үлемсез полк” ничек үтәр?

“Исегезгә төшерәбез, 2020 һәм 2021 елларда Русия шәһәрләре урамнары буйлап күмәкләп үтүне COVID-19 пандемиясе аркасында гамәлдән чыгардылар. Чараны оештыручыларга аны онлайн-форматка күчерергә туры килде. Бу сәбәпле проект кыйммәтен югалтмады, чөнки батырлык истәлеге мәңгелек бит.
«Үлемсез полк» акциясе ничек узачак, Башкортстанның Республика белән идарә итү үзәгеннән "Сәлам" программасына турыдан-туры кушылуда үзәк хезмәткәре Ильяс Сәгыйтов һәм Башкортстанда "Русиянең Үлемсез полкы" хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе Вадим Курилов фикер алыштылар.
Шулай итеп, Уфада "Үлемсез полк" йөреше 9 майга, 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр планлаштырыла. Колонна Октябрь проспекты буенча узачак. Акцияне үткәрү урыны һәм вакыты турында актуаль мәгълүмат һәр муниципалитетның социаль челтәрләрендә барлыкка киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, Бөек Ватан сугышы буыны истәлегенә «Үлемсез полк»ның беренче акциясе Томскида 2012 елда узды. Соңрак ил буйлап һәм аннан тыш та популярлашты”.

Фото: ufa-news.net

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас