+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
16 апрель 2022, 14:01

"Бу һәйкәл бабаларыбызга рәхмәт билгесе булачак"

Колонналарның биеклеге - 4,9 метр.

"Бу һәйкәл бабаларыбызга рәхмәт билгесе булачак""Бу һәйкәл бабаларыбызга рәхмәт билгесе булачак"
"Бу һәйкәл бабаларыбызга рәхмәт билгесе булачак"

"Уфаның Совет мәйданында безнең генерал Шәйморатовка һәйкәл кую процессы турында сөйләргә телим. Билгеле бер этапта без һәйкәлне колоннада белән бизәү карарын кабул иттек. Бүген дә һәйкәлле бердәм ансамбль формалаштырачак 24 колоннаны күрсәтү мөмкинлеге бар. Колонналарны, сүз уңаеннан, безнең Учалы гранитыннан ясыйлар.

Эш катлаулы. Әмма беренче нәтиҗәләр инде таң калдыра. Әмма иң мөһиме - ике нәрсә: беренчесе - бу һәйкәлне без бөтен халкыбыз исеменнән борынгы бабаларыбызга, Ватаныбызны саклаучы сугышчыларга рәхмәт билгесе итеп төзибез; икенчесе - һәйкәл авторы - якташыбыз, билгеле һәм бик тәҗрибәле скульптор, күп кенә шедеврлар авторы Салават Щербаков.

Ходай ярдәме һәм безнең үҗәтлек белән Миңнегали Шәйморатов һәйкәлен Республика көненә урнаштырабыз", - дип язган бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Фото: rbc.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас