

Ун ел буена һәр спектакль аншлаг белән уза. Кемдер - 7, кемдер 10 тапкыр да караган. Аңа билет алу елдан-ел авырлаша. Таһир Таһировның "Галия" спектакленнән соң, бу икенче шундый уңыш түгелме икән әле... "Бәхет хакы"ның уңыш серен күзалларга була, без аның авторы Халисә Мөдәррисова белән сөйләштек.
- Бу әсәрем башта "Бәйге хакы" повесте буларак дөнья күрде, - диде ул. - Шул исемдәге җыентыкта 2003 елда чыккан иде ул. Анда минем кеше язмышларын күзәтеп баруым, күпләрнең тормышны бер бәйге итеп кабул итеп, ат чабышындагы кебек, бер юртакка югары ставка куеп, калганнарын игътибарсыз калдыруы турындагы уйлануларым чагылыш тапты. Чыннан да, күпме шәхесләребез илдә танылу ала, ә гади генә гаилә, балалар бәхетенә ирешә алмый, газизләре тормыш баткагына бата башлагач, тырышып карыйлар, әмма инде соң була.
Беренче шалтырату Мәҗит Гафури театрының әдәби бүлегеннән булды. Андагы белгечләр миңа әлеге әсәр нигезендә пьеса язарга тәкъдим итте. Мин баш тарттым. Чөнки драматургия - әдәбиятта иң катлаулы жанр. Шуңа безнең драматургларыбыз да бармак белән генә санарлык.
Әмма моның белән килешмәделәр театрда, аның режиссеры Айрат Абушахманов Нуриман районы үзәгендәге йортыбызга үзе килде. Ничек итсә итте, күндерде мине пьеса язарга. Мин дәртләнеп эшкә тотындым да, бер атнада язып та өлгерттем. Айрат Әхтәм улы янә килде.
- Юк, Халисә апа, бармый бу! - дип ярды да салды. Яңадан эшкә тотындым. Дүрт тапкыр килде безгә режиссер. Соңрак Уфага чакырды. Биредә мин ике ай яшәдем. Пьесаны 10 тапкыр тулысынча язып, аямыйча янә сыздым. Төнге өчләргә кадәр язам. Иртән тугызга килеп, текстны бастырам, 11дә репетицяләр башлана. Анда һәркем үз тәкъдимен кертә, әсәр шулай языла. Музыкаль бизәлешен мәрхүм Илшат Яхин алып бара. Аның хатыны Чулпан Әскарова, безнең яшьлектәге "пятачоклар"дагы элементларны кертеп, биюләр куя. Җыр көйләрен үзешчән һәм танылган композитор Мөдәррис Гыйзетдинов яза. Кайчак ул җыр текстын да көтеп тормый. Әдәби бүлек кызлары йөгереп килә: "Халисә апа, шигырь кирәк!" Алтын йомырка салдырталар болар миннән, кыскасы. Бу ике айда тормыштан тәмам аерылдым дияргә дә ярый, дөньяны ирем алып барды, ябыктым, арыдым...
Аның каравы, бөтен театр ул көннәрдә бер йодрыкка укмашты. Фидан белән Нурия, Илсөяр Гыйзетдинова, Суфия Корбангалиева, Светлана Хәкимова, яшьләрдән Артур Кунакбаев һәм башка артистларның һәрберсе белән туганлашып беттек дияргә ярый. Чөнки һәр күренешне киңәшләшеп, яратып эшләдек.
10 ел аншлаг белән барган спектакль турында үземә күп язалар. Бик бай кешеләр, югары урында эшләүче түрәләр дә: "Берничә тапкыр карадык, өйгә иртәрәк кайтырга, якыннарыбызга, бигрәк тә балаларга игътибарлырак булырга өйрәндек", - диләр. Моннан да зур бәянең булуы мөмкинме соң?
10 яшең белән, "Бәхет хакы"! Озын гомерле бул!