+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
21 апрель 2022, 08:45

Сибай хакимияте ветеранга матур бүләк ясаган

Бу көннәрдә Сибайның Учалы урамыннан узучылар 25нче йорт ихатасында эш кайнавын күргәндер. Бу йортта Бөек Ватан сугышында катнашучы, “Фронтовые подруги” шәһәр клубы әгъзасы Ольга Неретина яши. 10 майда аңа 100 яшь тула!  

Сибай хакимияте ветеранга матур бүләк ясаганСибай хакимияте ветеранга матур бүләк ясаган
Сибай хакимияте ветеранга матур бүләк ясаган

Җиңү бәйрәме һәм олы юбилее алдыннан шәһәр ветеранга бүләк итеп, йортына ремонт эшләргә, ихатасын төзекләндерергә карар иткән.
Подрядчы оешма җитәкчесе Рөстәм Котыев әйтүенчә, эшләр үткән якшәмбедә башланган, бакча киртәләп алынган, койма буяла, бер үк вакытта йортның тышы яңартыла. Участоктан барлык чүп чыгарылачак, 9 майга таба өйнең эче тулысынча юылып, җыештырылачак, идәнгә ковролин җәеләчәк. Предприятие директоры билгеләвенчә, мондый хөрмәтле кешегә ярдәм күрсәтү күңелгә юаныч бирә.
Ольга Неретинаны кешеләр бары җылы итеп телгә ала. Аның кешелекле, ачык булуын билгели.
Ветеран әбекәй үзе тормышка оптимистик карашта, аяклары йөрмәсә дә, 9 майда коляскага утырып, бәйрәмгә чыгарга ниятли. Ярдәмнәре өчен ул шәһәр хакимиятенә рәхмәтле.

Фото: https://sib-worker.ru/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас