

25 апрельдән Күпфункцияле үзәкнең "Минем документлар" белгечләре бөтен республикада традицион бейджлар урынына, үз исемнәрен күрсәтеп, униформада Георгий тасмасын һәм яугир исеме белән фотография урнаштырачак.
Бу көннәрдә әйләнә-тирәдәгеләргә үзләренең гражданлык позицияләрен һәм Җиңү көненә мөнәсәбәтен күрсәтү бик мөһим. Республиканың барлык районнарында Күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре бәйрәм чараларында катнашачак.
Исегезгә төшерәбез, Күпфункцияле үзәк "Үлемсез полк" сафларында узу өчен Геройларның фотосурәтләрен бастырмый. Фотосурәтләрне бастыру өчен акциядә катнашучы фотоательега, яки Русия почтасы бүлекләренә мөрәҗәгать итә ала.
Фото: bashinform.ru