+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
27 апрель 2022, 13:53

Безне тетрәндергеч язмалар көтә

Башкортстан юлдаш телевидениесе эфирында фронтовик шагыйрьләр тавышларының уникаль язмалары яңгыраячак.

Безне тетрәндергеч язмалар көтәБезне тетрәндергеч язмалар көтә
Безне тетрәндергеч язмалар көтә

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан БСТ, «Юлдаш» радиосы һәм Мәҗит Гафури театрының уртак «Яугир сүзе» проекты чыга.

- Бөек Ватан сугышы җырлары һәм шигырьләре - дошманны җиңеп кенә калмыйча, үз фикерләрен, характерын, Ватанга булган мәхәббәтен һәм җиңүгә омтылышын сәнгать образларында чагылдыра алган халкыбызның рухи байлыгының мөһим сәхифәсе. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән шагыйрьләр һәм язучылар фашизмга каршы көрәшкә баса. Аларның төп коралы сүз була. Башкортстан радиосы архивларында фронтовик шагыйрьләрнең тавышлары сакланган – алар үз шигырьләрен укыйлар. Нәкъ менә шушы язмалар видеороликлар өчен нигез булды, - дип сөйләде проект авторлары.

- Шагыйрьләр тавышы - социаль, мәгърифәти роликлар һәм рәсемнәр өчен искиткеч материал бит ул! - ди «Башкортостан» телерадиокомпаниясенең радиотапшырулар буенча директор урынбасары Тәнзилә Үлмәсбаева. - Әлегә ун исем сайлап алынган, күбрәк тә эшләргә була. Безнең фонотекада егермедән артык Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрьнең тавышы, берничә йөз шигырь һәм поэма язмасы саклана.

Проектны тормышка ашырырга БСТ режиссеры Светлана Громова, шулай ук танылган мастер Руслан Юлтаев алынды.
- Фронтовик шагыйрьләрнең сүзләре тулы бер буын тормышының һәм батырлыгының рухын, әхлакый мәгънәсен чагылдыра. Һәр роликка без әлеге көннән тарих уйлап чыгардык, - ди Светлана. - Без, параллельизм алымын кулланып, буыннар арасында күпер үткәрдек. Мәңгелек кыйммәтләр, үткән белән киләчәк арасындагы элемтә, тарихка сакчыл караш турында язмалар килеп чыкты.

Республиканың төп телеканалы экраныннан Муса Гали, Хаким Гыйләҗев, Кадыйр Даян, Мостай Кәрим, Хәниф Кәрим, Сәлах Кулибай, Якуб Колмый, Наҗар Нәҗми, Гыйлемдар Рамазанов, Зәйни Рәфыйковның хәрби лирикасы яңгыраячак.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас