

Бакалы - данлы тарихлы һәм үсеш перспективалы аграр төбәк. Халыкның яшәү сыйфатын яхшырту, тормыш дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә биредә эзмә-эзлекле эшчәнлек алып барыла.
Истәлек һәм ихтирам көне кысаларында районда Бөек Ватан сугышы ветераннарының, тыл хезмәтчәннәре, сугыш хәрәкәтләре ветераннарының каберлекләре, гомумән. зиратлар тазартылды, һәйкәл һәм обелисклар төзекләндерелде.
Бөек Ватан сугышында бу районның алты яугире "Советлар Союзы Герое" исеменә лаек булган, дүрт каһарман - Дан орденнарының тулы кавалеры. Бакалылылар данлы тарих белән хаклы рәвештә горурлана. Үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүгә районда зур игътибар бирелә. Биредә 51 һәйкәл һәм обелиск, шул исәптән Бакалыда Геройлар аллеясе бар.
Идрис Сәетгалиев фотосы.