+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
1 Май 2022, 07:30

Яугир композитор йортына мемориаль такта куелды

Туймазы шәһәрендә Бөек Ватан сугышы ветераны, композитор, Башкорт АССРының атказанган мәдәният хезмәткәре, Туймазы шәһәренең шәрәфле шәхесе Әкрам Даутов 1969-1986 елларда яшәгән йорт диварына мемориаль такта кую тантанасы үтте.

Яугир композитор йортына мемориаль такта куелдыЯугир композитор йортына мемориаль такта куелды
Яугир композитор йортына мемориаль такта куелды

Әкрам Даутов – Бөек Ватан сугышының башыннан алып ахырына кадәр фронтта булган кеше. Батальон командиры, гвардия майоры дүрт тапкыр яраланган, контузия алган. 1945 елның маенда Әкрам Даутов Германиянең Бад Либенберг шәһәренең хәрбм комменданты урынбасары итеп тәгаенләнә. 1947 елның гыйнварында демобилизацияләнеп Кандрага кайта. Аның күкрәген II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, “Батырлык өчен”, “Хәрби батырлык өчен”, “Сталинград оборонасы өчен”, “Берлинны алган өчен” медальләре бизәп торган. Соңрак аңа I дәрәҗә Ватан сугышы ордены тапшырыла.

Әкрам Даутовның сугыш елларындагы күп кенә җырлары окопларда һәм блиндажларда языла. Аның планшетында хәрби карта белән бергә нота кәгазьләре дә була.

Әкрам Даутов – 700дән артык җыр авторы.

Тантаналы чарада мактаулы кунаклар, композиторның кызы Заирә Шәрипова, туганнары, композиторның фатыйхасын алып, үзе дә аккордеончы булып киткән Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Булат Махиянов катнашты.

Җыелучыларны район хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Подоприхин сәламләде.

Мемориаль тактага чәчәкләр салынды.

Арытаба район мәдәният хезмәткәрләре композиторның җырларын, көйләрен башкарды. Аны күреп белүчеләр истәлекләре белән уртаклашты.

 

Фотолар Туймазы районы хакимиятененең мәдәният бүлеге архивыннан.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас