+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
3 Май 2022, 18:13

"Хәтер җире" марафоны Баймак аша узды

Марафонда республиканың тагын берничә районы катнашты.

"Хәтер җире" марафоны Баймак аша узды"Хәтер җире" марафоны Баймак аша узды
"Хәтер җире" марафоны Баймак аша узды

Башкортстанда Русия Герое - Генерал Шәйморатов һәйкәленә җир белән гильза салынуга багышланган “Хәтер җире” республика марафоны дәвам итә. 3 майда Баймак шәһәрендә Баймак, Күгәрчен, Хәйбулла, Зилаер, Зианчура районнары һәм Сибай шәһәре делегацияләре катнашлыгында марафон узды.

Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән катнашучыларны Республика халык иҗаты үзәге генеральный директоры Артур Әлибәков сәламләде.

"Бөек Ватан сугышы - илебез, бөтен күпмилләтле совет халкы өчен кырыс сынау булган тарихның аерым бите. 500дән артык Баймак егете бөтенхалык каһарманы, Русия каһарманы Миңнегали Шәйморатов башлангычында сугышкан. 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар генералы истәлегенә Уфа шәһәрендә һәйкәл кую - республика тормышында мөһим вакыйга. Бу истәлекле вакыйгада катнашу - бөтенебез өчен дә зур горурлык, - дип билгеләде Баймак районы хакимияте башлыгы Фәнис Әминев.

Республика марафоны Башкортстан Республикасының барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән китереләчәк җир салынган гильзаларны һәйкәл нигезенә салу максатында үткәрелә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас