+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
3 Май 2022, 18:10

"Хәтер җире" марафоны старт алды

Ул Белоретта башланды.

"Хәтер җире" марафоны старт алды"Хәтер җире" марафоны старт алды
"Хәтер җире" марафоны старт алды

Бүген Башкортстанда Русия Герое - Генерал Шәйморатов һәйкәленә җир белән гильза салуга багышланган “Хәтер җире” республика марафоны үзенең йөрешен башлады. Беренче масштаблы акцияне Белорет шәһәре кабул итте, ул 9 зона үзәгенең берсе булды, анда тантаналы чаралар узачак.

Мемориаллар, обелисклар һәм һәйкәлләр территориясеннән Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә җир белән гильзалар бөтен республикадан җыелачак. Бүген данлы традицияләребез дәвам итә дип ышанып әйтә алабыз. Безнең геройлар безне, илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген яклауны дәвам итә. Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады, Башкортстан Мәдәният министрлыгы исеменнән катнашучыларны Республика халык иҗаты үзәге генеральный директоры Артур Әлибәков сәламләде.

- Бөек Ватан сугышында җиңү өчен без барыбыз да бик бәя түләдек. Анда 33 меңнән артык Белорет кешесе катнашкан, шуларның 11 меңгә якыня сугыш кырларында башын салган, 22 меңнән артыгы өйләренә әйләнеп кайткан. Бүгенге көндә Бөек Ватан сугышында катнашкан 5 кеше исән калды, - дип билгеләде Белорет районы хакимияте башлыгы урынбасары Илгиз Тубаев.

Тантанада хәрби хәрәкәтләр ветераннары, яшь армиячеләр, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Катнашучылар һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды һәм һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас