

Делегация вәкилләре Җиңү паркының мемориаль комплексында булды һәм Хәрби дан музеенда кадет сыйныфларында тәрбияләнүчеләр һәм яшүсмерләр өчен "батырлык дәресе" уздырды.
Игорь Курочкин Төньяк флотта хезмәт итүе турында сөйләде, үз хәрби юлының тарихы белән уртаклашты.
Очрашу ахырында Төньяк флот вәкилләре, кадетлар һәм яшьармиячеләр Хәрби дан музее экспозицияләре белән таныштылар, Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллин һәйкәленә һәм һәлак булган диңгезләр истәлегенә төзелгән диварга чәчәкләр салдылар.
Уфага делегация составында Төньяк флотының "К-21" хоккей командасы килде. Североморск һәм Башкортстан командаларының иптәшләрчә хоккей матчы 5 майда узачак.
Фото: "Башинформ"