Уфада аны үткәрү урыны - Октябрь проспекты. Колонна формалаштыру "Һалле шәһәре" тукталышыннан башлана. Йөреш үзе Кольская урамы белән кисешкән урынга кадәр планлаштырыла.
"Үлемсез полк" колонналарын оештыру бөтен республика буенча 10 сәгатьтән 11 сәгатькә кадәр узачак. Сугыш елларында хәрби комиссариатлар аларны хәрби частьларга озатыр алдыннан мобилизацияләнгән резервчылар арасыннан отрядлар җыю һәм формалаштыру өчен нәкъ бер сәгать вакыт бирелгән. Колоннаны формалаштыра башлау сигналы Юрий Левитанның чыгышы һәм "Изге сугыш" җыры булачак, алга таба хәрби еллар көйләре яңгыраячак.
11 сәгатьтә "Фашизмга каршы көрәштә һәлак булганнарның якты истәлегенә" гомумреспублика тантанасы башлана, шул исәптән Бер минут тынлык. Шуннан соң йөреш булачак. Аның башында "Җиңү көне" җыры сигнал булачак. Колонна хәрәкәт итү дәвамында хәрби маршлар һәм җырлар яңгыраячак. Колонна Ленин мәйданына барып җиткәч, катнашучылар "Без - халык армиясе" җырын башкарачак. Шуннан соң "Үлемсез полк" хәрәкәтен дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, ветеран сурәтләнгән штендерның тәкъдим ителгән форматы - А3, колоннада ул яхшы күренергә тиеш. Аның белән килергә мөмкинлеге булмаган кеше сугышта катнашучының фотосурәте, аның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, шулай ук Георгий тасмасы белән бейдж ясый ала.
Уфалыларны «Үлемсез полк» йөрешендә катнашырга чакырабыз.
Фото: ufacity.info