+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
5 Май 2022, 04:25

Очучы батырлыгы – мәңгелек язмаларда

Геройның туган ягында шулай дип аталган иҗади бәйге узды.

Очучы батырлыгы – мәңгелек язмалардаОчучы батырлыгы – мәңгелек язмаларда
Очучы батырлыгы – мәңгелек язмаларда


Башкортстанда данлыклы очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тууына 100 ел тулуга багышланган чаралар уза. Аның кысаларында Илеш районының Югары Яркәй авылы үзәк китапханәсендә “Очучы батырлыгы – мәңгелек язмаларда” дигән әдәби-иҗади бәйге игълан ителгән иде. Озакламый аның җиңүчеләре билгеле булачак. Бу конкурсның максаты булып, ике тапкыр Советлар Союзы Герое М. Г. Гәрәевның батырлыгы турында хәтерне саклау, хөрмәт тәрбияләү, яшьләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирү тора. Бәйге берничә номинациядә узды. Шулар арасында эссе язучылар да катнашты. Бүген шуларның берничәсен тәкъдим итәбез.

Безнең Муса

Илебез тарихында бик зур фаҗига – 1941 елның 22 июнь көнен без өлкәннәр сөйләве буенча гына беләбез. Ул чәчәк аткан болыннарда печән чапкан, ял көне дип халык су буена төшкән гадәти бер көн була. Чалт аяз көн үзенең күркәм табигый бизәкләре, кайнап торган эш һәм күңелле ял күренешләре белән күпләрнең хәтерендә мәңгелеккә сакланып калган.
“Чыгырыннан чыгып котырынган Гитлер фашистлары безнең әнә шул күркәм тормышыбызны, күңелле яшәвебезне күралмады: Совет илен юк итәргә, безне коллыкка төшерергә теләде”, – дип сөйли иде безгә сугыш ветераннары. Без үсә барган саен, аларның сөйлә­гәннәрен ныграк аңлый барабыз. Күпме гомер киселгән, күпме кан-яшь түгелгән. Никадәр гаилә кадерле кешеләрен югалткан, никадәр бала ятим үскән. Совет халкы бик зур югалтулар белән фашизмны җиңгән, безгә бәхетле, тыныч балачак бүләк итүгә ирешкән.
Без, бүгенге көндә якты, матур мәктәптә укучы, тыныч илдә яшәүче балалар, үз гомерләрен кызганмыйча Бөек Җиңү яулап алган батыр сугышчыларны онытырга тиеш түгелбез.
Һәр кешенең үз төбәге, туган җире бар. Минем туган җирем – җырларда җырланган, даны еракларга таралган Илеш җире. Әйе, даны еракларга таралган Илеш җире, чөнки туган ягымны данлаган бөек шәхесләр күп. Бөек Ватан сугышында катнашкан легендар очучы-штурмовик, 20 яшендә тәүге “Батырлык өчен” медален алган, авылдан чабата киеп чыгып китеп, 1945 елда майор дәрәҗәсенә ирешкән Башкортстанда бердәнбер ике тапкыр Советлар Союзы Герое исемен алган батыр якташым – Муса Гәрәевның тууына быел 100 ел. Аның батырлыгы тарих битенә мәңгелеккә алтын хәрефләр белән язылган.
Муса Гәрәев физик яктан да, рухи яктан да бик көчле кеше булган. Әмма ул беркайчан да, хәтта бала чагында да сугышып йөрмәгән. Әгәр дә ул көчле булмаса, беркем дә очарга ризалашмаган яңа самолетларда, иң авыр, иң катлаулы, беренче тапкыр үтелә торган маршрутларда очар идеме!?
Муса Гайса улы үзенең туган ягы, яшел бишеге Башкортстанны да, гүзәл төбәге Илешне дә, аның халкын да, чишмә-күлләрен дә, урман-кырларның саф һавасын да яраткан. Ул һәрвакыт туган ягына ашкынып кайта торган булган, чөнки туган ягы гына аңа яшәргә көч, дәрт биргән.
Сугышның дәһшәтле елларында беренче һәм бердәнбер мәхәббәтен очрата. Галина Александровка аны көчле ихтыярлы итә. Соңгы көннәренә кадәр Муса Гайса улы тормыш юлдашы, балалары, оныклары хөрмәтендә яши.
Муса Гәрәев тагын бер мәхәббәте – авиациягә гомере буе тугры кала. Сугыш тәмамлануга ук аңа табиблар авиация белән саубуллашырга киңеш итә, әмма ул, медицинаны җиңеп, тагын егерме елга якын оча.
Ә халык аны ничек ярата! Ничек инде яратмасын, ул бит “безнең Муса”! Башкортстаныбызны батырлыгы белән данлавы да, депутат буларак тигән ярдәме дә һәм башка бик күп эшләре белән дә халык күңелендә урын алды. Әмма иң төп сәбәбе – аның үз-үзе булып калуында, үзен тудырган һәм тәрбияләгән халык­ның һәм шул чорның иң яхшы сыйфатларын үзендә туплауда. Белемле, гади, тыйнак, изге күңелле, ата-ана традицияләренә тугрылыклы – болар барысы да Муса Гәрәевны игенче һәм академик, солдат һәм маршал, яшь егет һәм аксакалга бертигез якын итә. Менә нәрсә ди аның турында авылдашлары: “Безнең Муса – безнең өчен ул абый да, ул да. Шушындый батыр ул, батыр белән ничек горурлан­мыйсың! Сугышка кадәр оялчан бер егет иде, ә сугышта нинди батырлык күрсәтте!”
Мин туган җиремнең бөек кешесе, зур шәхес – ике тапкыр Советлар Союзы Герое, батыр очучы-штурмовик Муса Гәрәев белән чиксез горурланам, аның турында язылган шигырьләр укырга, фильмнар карарга, музейларында булырга яратам. Ул очкан самолет куелган парк безнең иң яраткан урыныбыз. Аның исеме безнең күңелләрдә мәңгегә сакланачак!
Батыр йөрәк – Илеш улы
Һәрчак халык телендә.
Мәңгелек ул, хәтер саклап,
Балкый туган җирендә!

Айгүзәл ВӘЛИЕВА,
Югары Яркәй 4нче урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы.

Бәхет йолдызлыгында туган...

Муса абый турында ишетмәгән, белмәгән кеше юктыр. Ул — безнең якташыбыз, сугыш ветераны, ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган батыр очучы. Күптән түгел без аның музеенда булдык. Бик күп экспонатлар белән таныштык, ул очкан самолётка да утырып карадык. Өйгә кайтканда мин юл буе уйландым. Ул ничек очучы булып киткән икән соң? Мәктәп китапханәсеннән алган китапларны укыгач, мин күп яңалыклар белдем...
Муса Гәрәев Иләкшиде авылында туган. Бераздан аның әти-әнисе Таш-Чишмәгә яшәргә күчкән. Анда мәктәп булмаган, шуңа күрә ул Иләкшидегә йөреп укыган. Нык буранлы көннәрдә дусларында кунып калган.
Муса абый минем кебек гап-гади бер малай булган. Авылда яшәгәч, бала чактан ук эшләп үскән. Аңа алты яшь булганда, ул әтисенә җир сөрергә ярдәм иткән. Атка атланып, йөгәнне тотып барган. Ә минем әле дә атка атланып караганым юк.
Ул зурларны һәрвакыт хөрмәт иткән. Аның якын дуслары да булган. Әсхәт исемлесе аннан бер яшькә генә зур булган. Ә ул аңа “абый” дип дәшкән.
Муса абый кыю булган. Бервакыт, иптәшләре белән мәктәпкә барганда, юлда ана бүренең өч баласын имезеп ятканнын күргәннәр. Балалар кире кайтырга булганнар. Бераз уйланып торгач, Муса, бүрене сак кына урап үтәргә кирәк, дигән. Шулай иткәннәр дә. Андый чакта мин нишләр идем икән? Уйларга да куркыта...
Мәктәптә Муса абый яхшы укыган, һәр сыйныфны бетергән саен аңа китап бүләк иткәннәр. Ул иң беренче булып пионерга кергән. Отрядта быргычы булган, төрле лозунглар язган, концертларда катнашкан, гармунда уйнаган. Шул вакытларда иң яхшы өч пионерны лагерьга путевка белән бүләкләгәннәр. Алар арасында Муса да булган. Шунда ул авиамодельчеләр түгәрәгенә йөргән. Анда кечкенә самолет макетлары ясарга өйрәнгән. Зур үскәч, үзенең очучы булачагын уйлап та карамаган.
Муса абый китаплар укырга яраткан. Ул мәктәпкә кергәнче үк укый белгән. Укый башлаган китабын бетермичә ашарга да утырмаган. Ул бигрәк тә очучылар белән кызыксынган. Мәктәптән кайтканда дусларына да сөйләгән. Аның балачак кумиры – Валерий Чкалов.
Элек авылларда эш беткәч, спектакльләр куйганнар. Ә Муса белән Әсхәт һәрвакыт суфлер булган. Алар өстәл астында утырган. Муса керосин лампасын яктырткан, ә Әсхәт уйнаучыларга сүзләрне әйтеп торган.
Муса абый спортны бик яраткан. Волейбол уйнаган, тимераякта шуган, чаңгыда йөргән. Шуңа күрә ул тап-таза, озын буйлы булган. Үзеннән зуррак малайлар белән ат сакларга йөргән. Бервакыт ул урман эчендә агып яткан чишмәне тапкан. Иптәшләре белән аны буып куйган һәм җәйге эссе көннәрдә алар рәхәтләнеп су кергәннәр.
Мусаның туган авылы янында куе урман да, сазлыклы күл дә булган. Шул күлдә бик күп торналар яшәгән. Алар оя корган, бала чыгарган. Бервакыт Муса дуслары белән торна оясын тапкан. Йомыркалар җып-җылы икән. Мондый эре, ак йомыркаларны аларның бер дә күргәне булмаган. Шуңа күрә малайлар аларны өйгә алып кайтырга уйлаган. Тик кайтып җиткәнче, шаярып, ватып бетергәннәр. Берсе генә исән калган. Мусаларның казлары шул вакытта бәбкә чыгарырга утырган булган. Малайлар барысы бергә аларга барган. Торна йомыркасын каз оясына салырга булганнар. Мусаның әнисе, торнаны кызганып, риза булган. Өч көннән соң торна баласы йомыркадан чыккан. Аңа пешкән йомырка ашатканнар. Тик берничә көн үткәч, ул югалган. Аны өйдәге песи тотып ашаган. Әнисе бу хәлгә бик борчылган. Ә ике торна, кычкыра-кычкыра, гел Мусаларның өйләре өстендә очып йөргән..
Дусты Моталлап белән мәктәп тәмамлагач, алар Уфага киткән. Муса тимер юлчылар әзерли торган техникумга укырга кергән, һәм аэроклубка да барып язылган. Көн дә аэродромга йөргән. Беренче тапкыр самолетка утырган, парашюттан сикергән. Укуын тәмамлагач, авылга кайткан. Шунда гына әтиләренә хәрби очучы булачагын әйткән. Алар бик кайгырган. Әнисе торна баласы турында исенә төшергән. Шулай итеп, Муса торналар кебек һавада оча башлаган.
Муса Гәрәев – ике тапкыр Советлар Союзы Герое булган батыр очучы. Аның орден, медальләре дә күп. Кыю, куркусыз булганы өчен генә ул бу бүләкләрне алмаган. Муса абый үзе оча торган штурмовикны бик яхшы өйрәнгән. Аның белән нәрсәләр эшләп булганын яттан белгән. Шуңа күрә хәрби бурычларны уңышлы үтәгән. Аның самолеты ике урынлы булган. Икенче утыргычта укчы утырган. Муса абый арттан очып килә торган истребительләрне дә ничектер күз кырые белән күрә алган. Шуңа аның укчысы Саша исән калган. Муса абый аның белән бөтен сугышны үтеп чыккан. Үзе бер тапкыр да яраланмаган.
Башкортстанның данлы улы Муса Гәрәев – чыннан да, бәхет йолдызлыгында туган очучы ул.

Идел АКМАЛОВ,
Карабаш урта мәктәбенең
7нче сыйныф укучысы.

Ул — безнең горурлык

Бөек Ватан сугышында халкыбыз яулаган Бөек Җиңү тарих битләрендә алтын хәрефләр белән язылган. Безнең күңелләрдә мәңге сүнмәс кояш булып балкый ул. Зур җиңү үткән гасырда иң мөһим вакыйга булып хәтердә кала. Безнең Илеш халкы тылда да, яу яланнарында да батырларча көрәшеп, Җиңү яулауга үзләренең өлешләрен керткән. Районыбыздан 5648 сугышчының югары Хөкүмәт бүләкләренә лаек булуы билгеле. Ике якташыбызга “Советлар Союзы Герое” исеме бирелә. Таш-Чишмә авылыннан летчик-штурмовик Муса Гайса улы Гәрәев бу югары исемгә ике тапкыр лаек була. Районыбыз үзәге Югары Яркәйдә Муса абыйның 1992 елда йорт-музее ачыла. Анда бик күп мәгълүмат саклана.
Музейга сәяхәт ясаганда, капкадан килеп керү белән аның бюсты каршы ала. Музейның эченә үтү белән тарихи вакыйгалар турындагы материаллар белән танышасың. Ике катлы музейның беренче катында Муса абый очыш ясаган самолетның макеты, фотографияләре бар. Икенче катта сугыштан соң яшәгән еллары турында бик күп материаллар тупланган. Музейда Муса абый үзе исән чагында төшерелгән видеотасма да саклана. 2012 елда ачылган
М. Гәрәев исемендәге скверны “Ан-2” самолет-һәйкәле бизәп тора. Без сыйныф белән елына бер тапкыр Муса абыйның музеена, туган авылындагы йорт-музеена сәяхәт итәбез.
Ул — районыбызның олы горурлыгы. Аның батырлыгын без онытырга тиеш түгел, аның даны безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр!
Ил азатлыгы өчен изге сугышта һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерү бүген дә дәвам итә. Илебез күге тыныч, аяз булсын, сугыш афәте киләчәк буыннарга кагылмасын иде.

Арина БАСИКОВА,
Югары Яркәйнең Т. Рахманов исемендәге мәктәбенең
8нче сыйныф укучысы.

Муса Гәрәевка ачык хат

Исәнмесез, Муса абый!
Әйе, миннән бик күпкә өлкән булсагыз да, мин сезгә “бабай” дип түгел, ә “абый” дип дәшәм. Ни өченме? Чөнки сез минем күз алдыма коңгырт чәчле, бөркет карашлы, ачык йөзле, үткен күзле егет булып килеп басасыз. Аннан соң, абый дип дәшү безнең якта яратып, хөрмәт итеп, үз итеп мөрәҗәгать итүне дә аңлата бит.
Миңа әле 17 яшь. Мин туганда Сез бу дөнья­­да булмагансыз инде. Ә шулай да Сезнең хакта беләм һәм тагы да күбрәк белергә тырышам.
Әле дә хәтеремдә: башлангыч сыйныфта укып йөргән чагым булгандыр. Әти-әнием белән район үзәге Яркәй урамы буйлап китеп барабыз. Ә каршыбызда – самолет! Чып-чын самолет менә! Күреп калуым булды – йөгердем самолет янына. Шундый зур, шундый матур! Артымнан куып җиткән әнием чак тотып калды, югыйсә, инде мин самолетка үрмәләп үк азаплана идем. “Ярамый, кызым. Бу бит истәлек. Муса абый Гәрәевның батырлыгына багышланган истәлек бит бу”, – дип тотып калды. Сезнең белән беренче тапкыр танышуым менә шулайрак булды, Муса абый. Ә үсә төшкәч, мәктәптә укытучы апа­ла­рымнан сезнең батырлык турында бик күп тапкырлар ишетергә туры килде.
Шулай да хәтеремдә иң уелып калган вакыйга, әлбәттә, Сезнең туган авылыгыз Таш-Чишмәгә бару, андагы йорт-музеегызга керү булгандыр.
Менә мин акрын гына Сез йөргән урамнар буйлап киләм, Сез яланаяк йөгергән яланнар буйлап атлыйм. Сезнең иң яраткан урын – чишмә буенда басып торам мин. Хәтере­гездәме, Муса абый, җәйләрен, дустыгыз Моталлап белән чишмә буена барып, куе үләнгә сузылып ятып, зәңгәр күккә карап, хыял дөньясына чума торган булгансыз… Беренче тапкыр зәңгәр күктә очкан самолетны да нәкъ шушы чишмә буенда ятканда күргәнсез бит. Очучы булу хыялы да, бәлки, шул минутларда тугандыр. Һәм шушы хыял канатлары Сезне аэроклубка алып килә.
“Штурмовиклар һөҗүмгә бара” дигән китабыгызда беренче тапкыр самолетта очкан көнегезне шундый матур итеп язгансыз, Муса абый. Ул юлларны укыган һәр кешенең күңелендә зәңгәр күккә мәхәббәт уянадыр. Ышанырлык та түгел, кайчандыр иярле ат хакында хыялланган авыл малае, корыч канатлы кошны иярләп, зәңгәр күктә гизә... Күз күреме җитмәс киңлекләр өстеннән бөркеттәй очасы да очасы...
Барлык уй-хыялларны җимереп, Бөек Ватан сугышы башлана. 1942 елның 25 сентяб­рендә Сез фронтка очкансыз, Муса абый. Сезгә нибары 20 яшь. Беренче сугышчан очы­шыгыз Сталинград күгендә була. Бу очышларда Сез күп нәрсәгә өйрәнәсез: дошманның аэродромнарын бомбага тотарга, танк колонналарына ут яудырырга, артиллерия һәм миномет батареяләрен кыйратырга. Әйе, Сез хәзер күккә беренче тапкыр күтәрелгән малай түгел, ә Туган илнең теләсә нинди заданиесен үтәргә әзер торган тәҗрибәле очучы булгансыз.
Сугышның соңгы көненә кадәр самолет штурвалы артыннан төшмәгәнсез. Сез җитәкләгән эскадрилья барлыгы 655 сугышчан очыш ясый. Немецларның йөзләрчә танк-самолетларын, тере көчен “Ил-2” штурмовигында җир белән тигезләгән өчен 1945 елның 28 февралендә Сез “Советлар Союзы Герое” исеменә лаек буласыз. Ә тагын да бер айдан, 1945 елның 19 апрелендә Сезгә, Муса абый, Пруссия күгендәге батырлыкларыгыз өчен икенче тапкыр “Советлар Союзы Герое” исеме бирелә. Хәйран калырлык бит, ике ай эчендә ике тапкыр илебезнең иң югары наградасына лаек булгансыз. 1945 елның Беренче Май бәйрәме көнне Сезгә берьюлы ике Алтын Йолдыз тапшырганнар. Мин сезнең батырлыкка сокланам, Муса абый!
Сезнең шәхси тормышыгыздан да үрнәк алырлык мизгелләр бик күп. Мине иң таң калдырганы — ялкынлы ут эчендә туган мәхәббәте­гезгә гомер буе тугры калуыгыздыр. Парашютлар җыючы Галя исемле кызга бер күрүдә гашыйк буласыз, ә аннары ут эчендә кечкенә туй ясыйсыз. Соңгы сулышыгызга кадәр бер-берегезгә булган саф хисләргә тап төшерми саклыйсыз. Безгә, бүгенге көн яшьләренә, бик күп нәрсәләргә өйрәнәсе бар сездән, Муса абый.
Мин бүген 17 яшьлек ХХI гасыр кызымын. Алдымда яткан китабыгыз битләрен кабат-кабат укыйм. Сезнең кебек зәңгәр күккә гашыйкмын мин дә. Туган җиремә ятып, биек күккә карап, хыялланырга бик тә яратам. Ә хыялым – яңа йортлар төзүче архитектор булу. Зәңгәр күккә ашкан мәһабәт өйләр саласым килә. Иртән торгач, тәрәзәңне ачып куясың, ә анда – зәңгәр күк. Иге-чиге юк кебек аның. Чынлап та, аны яратмау мөмкин түгел! Туган җиремнең матурлыгына һәм киңлегенә хәйран калам, ә иреннәрем үзеннән-үзе: “Шушы матур тормышны саклап калганыгыз өчен рәхмәт сезгә, Муса абый, зур рәхмәт!” – дип пышылдый.
Хатым тәмам... Беләм, соңга калдым... Укымассыз минем хатымны, тик минем бурыч, Муса абый, Сезнең исемне ерак киләчәккә яңгырату. Кыска гына хат юлларымда күңелемдә булган уй-кичерешләрне язып та бетерә алмаганмындыр, бәлки. Шуңа күрә хатымның азагына нокта куярга ашыкмыйм әле... Уйлар да зәңгәр күк кебек бит ул, очсыз-кырыйсыз күк кебек...
Муса абый, Сезне чиксез ихтирам итеп, якташыгыз — Илеш районының Янтуган авылы кызы Алия Усманова.

Илешемнең батыр бөркете

Муса кебек батыр егетләрне
Халык күңеленнән яшермә,
Син бит бүген Муса исеме белән
Данлы авыл булдың, Таш-Чишмә.

Хәтерлисең микән, Таш-Чишмәкәй,
Сабый чагын герой Мусаның?
Ат атланып, сөргән, чәчкән чагын,
Мәктәп сукмагыннан атлавын?

Яшьлек елларының ак хыялы –
Тимер юлдан җилә Мусабыз.
Ә аннары тимер юлдан түгел,
Кош юллары буйлап очабыз.

Югарырак, тагы өскә менә,
Биеклекләр аны өркетми.
Илен саклап көрәшергә әзер
Хәрби летчик Муса бөркеттәй.

Сталинградның күге – тәүге очыш,
Штурмовиклар бара һөҗүмгә...
20 яшьлек батыр егетебез
Ут яудыра дошман өстенә.

Кырым күге... дошман җиңелә бара,
Алыш саен арта осталык,
Батырлыгын Илеш егетенең
Күзәтәдер дөнья таң калып.

45нең мае – соңгы очыш
Пруссиянең зәңгәр күгендә...
Ике Алтын Йолдыз кадый бүген
Бер генерал Муса күкрәгенә.

Илешемнең батыр бөркете син,
Газиз Уралымның лачыны.
Башкортстанымның горурлыгы,
Ватанымның сүнмәс йолдызы!
Алия УСМАНОВА,
Дөмәй урта мәктәбенең
11нче сыйныф укучысы.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас